SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

ВМО учителей татарского языка и литературы

Шәһәр методик берләшмә утырышы

DSC00168

2018 нче елның 20 нче сентябрендә Казан шәһәре мәгариф идарәсенең кече залында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырыш “Предмет компетенцияләре – һөнәри осталыкның нигезе” темасына багышланган иде. Анда мәгълүмати-методик бүлек методисты Зиннәтуллин Р.К чыгыш ясады. Ул РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Профессиональ стандарт. Педагог» норматив документының эчтәлегенә тукталды, профессиональ компетенцияләрнең төрләре, предмет компетенцияләре турында сөйләде. Өйрәнгәннәрдән чыгып, берләшмә әгъзалары практик биремнәр башкардылар. Утырышта филология фәннәре кандидаты, 41 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.В.Максимов сөйләп калыпларына нигезләнеп, татар теле дәресләрен модельләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Соңыннан аерым укытучылар өчен консалтинг уздырылды.

Юбиляр-язучылар

Хөрмәтле коллегалар! Сезгә ярдәм йөзеннән юбиляр-язучылар турында мәгълүмат урнаштырам. Октябрь аенда мәктәпләрдә “Әдәби мәйданчык” бәйрәмнәре үткәрелә башлый. Бу мәгълүматны элеге бәйрәмне үткәргәндә һәм башка чараларны оештырганда файдалана аласыз.

№ Ф.И.О. Дата Юбилей
1. Рәмис Аймәт 04.10.1968 50
2. Абдулла Алиш 15.09.1908 110
3. Дәрҗия Аппакова 02.03.1898 120
4. Фәнзаман Баттал 16.02.1939 80
5. Рабит Батулла 26.03.1938 80
6. Бурнаш Фәтхи 13.01.1898 120
7. Рәшим Бәшәр 07.10.1949 70
8. Хәй Вәхит 20.12.1918 100
9. Рәмзия Габделхакова 02.11.1959 60
10. Шәүкәт Галиев 20.11.1928 90
11. Гөлчәчәк Галиева 05.02.1928 90
12. Тәлгат Галиуллин 20.07.1938 80
13. Хатип Госман 21.05.1908 110
14. Аяз Гыйләҗев 17.01.1928 90
15. Әнвәр Давыдов 21.03.1919 100
16. Нәҗип Думави 19.05.1883 135
17. Дәрдемәнд 23.11.1859 160
18. Әмирхан Еники 17.02.1909 110
19. Гөлшат Зәйнашева 13.01.1928 90
20. Хәбир Ибраһим 19.11.1958 60
21. Ямаш Игәнәй 10.01.1938 80
22. Рахман Ильяс 15.03.1908 110

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынаша

IMG_6653

22-24 нче гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2018» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Яңа Савин районының 113 нче мәктәп базасында үзара көч сынашуларын дәвам итте. Район бәйгеләрендә җиңү яулаган Һадиева Илгия Илдус кызы (71 нче мәктәп), Халитова Лилия Азат кызы ( 170 нче мәктәп), Әбсаләмова Илмира Хәмит кызы (39 нчы мәктәп), Нәҗипова Эльвина Рифат кызы (27 нче гимназия), Галиева Нурия Минлехан кызы (151 нче мәктәп), Дәүлиева Нина Павел кызы (67 нче мәктәп), Галимуллина Лилия Фәргат кызы ( 159 нчы лицей), Ибраева Ләйсән Рәсих кызы (167 нче мәктәп) Яңа Савин районының 113 нче мәктәп һәм 13 нче гимназия укучылары белән төрле технологияләр кулланып, дәрес күрсәттеләр, дәресләренә үзанализ ясадылар. Һәрбер конкурсант методик семинар үткәрде, мастер-класс уздырды, белем проектын жюри әгъзаларына тәкъдим итте Шулай ук конкурста катнашучыларның шәхси сайты һәм блогы, сайтта яктыртылган эш тәҗрибәсе, “Каршылыклар аша йолдызларга таба” дигән темага язылган эссе жюри тарафыннан бәяләнде.

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе

DSC04812

Казан шәһәре мәгариф идарәсендә «Казан шәһәре ел укытучысы-2018» бәйгесенең «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә көч сынашачак укытучылар өчен семинар үткәрелде. Аның эшендә район бәйгеләрендә җиңү яулаган Һадиева Илгия Илдус кызы (71 нче мәктәп), Халитова Лилия Азат кызы ( 170 нче мәктәп), Әбсаләмова Илмира Хәмит кызы (39 нчы мәктәп), Нәҗипова Эльвина Рифат кызы (27 нче гимназия), Галиева Нурия Минлехан кызы (151 нче мәктәп), Дәүлиева Нина Павел кызы (67 нче мәктәп), Галимуллина Лилия Фәргат кызы ( 159 нчы лицей), Ибраева Ләйсән Рәсих кызы (167 нче мәктәп) катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К. ачты. Ул семинарның максат һәм бурычлары белән таныштырды. Чыгышында “Казан шәһәре ел укытучысы – 2018” конкурсы үткәрүнең хокукый-норматив базасы, конкурсны үткәрү тәртибе, биремнәр һәм аларны бәяләү критерийларын бәян итте.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Шәрипова Роза Зарифовна заманча дәресне проектлаштыру, методик семинар һәм мастер-классны модельләштерү, белем проектын төзү буенча чыгыш ясады, аларның үзенчәлекләрен тасвирлады, методик киңәшләрен җиткерде.

Минем методик тәҗрибәм

20180116_062445

Инновацион технологияләр кулланып, татар теле һәм татар әдәбияты
дәресләрендә укучыларның иҗади активлыгын үстерү.

Гомуми белем оешмалары җитәкчеләре семинары

 2

Киров районының 4 нче татар гимназиясендә гомуми белем оешмалары директорларының “Белемнең сыйфатын тәэмин итү факторы буларак нәтиҗәле идарә итү” темасына шәһәр семинары үткәрелде. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары И.Р. Һидиятов ачып җибәрде. Ул семинарның максатлары белән таныштырды.
Гимназия директоры И.А.Вахитова милли гимназия шартларында нәтиҗәле идарә итү ысуллары, чаралары белән таныштырды. Ул чыгышында бердәм коллектив туплау, ата-аналар, төрле оешмалар, иганәчеләр, гимназияне тәмамлаучылар белән тыгыз элемтә урнаштыру, аларны укыту-тәрбия эшенә тарту, укучыларның эшчәнлеген оештыру алымнарына, идарә итүдәге яңа проектларга тукталды.
Директор урынбасарлары Ф.Р. Шәйхразиева, Ф.Ш.Әхмәтҗанова педагогик кадрларның һөнәри осталыгын формалаштыру һәм үстерүдә идарә итү командасының зур роль уйнавын ассызыкладылар, педагогның һөнәри стандартын тормышка ашыру, профессиональ компетенцияне булдыруның төрле модельләрен бәян иттеләр, укучы шәхесенең һәрьяклап үсешен тәэмин итүче чараларны билгеләп үттеләр.

Белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү алымнары

IMG_3434

Казан шәһәре Совет районының "11 нче татар гимназиясе”ндә “Федераль дәүләт белем стандартлары шартларында дәресне һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру” темасына шәһәр семинары үткәрелде. Семинарга татар телендә белем бирүче төрле фән укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе әгъзалары чакырылган иде.
Гимназия директоры А.М. Ибраһимова федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, татар гимназиясендә укыту-тәрбия бирү формалары, алымнары турында сөйләде. Ул педагогик коллективның укыту һәм тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр кулланып эшләү һәм ФДББС ны гамәлгә ашыру шартларында укучылар эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гимназия Блум технологиясен файдалану буенча инновацион мәйданчык булып тора. “Шаян йолдызлар” ансамбле (оештыручы педагог Зиятдинова Д.И., хореограф Зарипова А.Р., вокал укытучысы Фәтхуллина Л.З,) чыгышы, “Табын әзерлибез” темасына үткәрелгән мастер-класс (педагог Нәҗипова Н.Г.), “Яшь шахматчы” түгәрәгенә ( җитәкчесе Хисамиев И.М.) йөрүчеләрнең оста итеп шахмат уйнаулары, республика һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән ярышларда призлы урыннар алулары гимназиядә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга зур игътибар бирелүен күрсәтте.

Директор урынбасарлары тәҗрибә уртаклаша

 сем сш 171 3

Казан шәһәре Совет районы 171 нче урта гомуми белем мәктәбендә белем бирү оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары өчен семинар узды. Ул “Педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү чарасы буларак директор урынбасарының идарә итү лабораториясе” темасына багышланды. Семинар эшендә шәһәрнең 137 мөдир урынбасары катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты, семинарның максаты белән таныштырды.

Татар телендә белем бирүче фән укытучыларынын методик берләшмәсе утырышы

DSC03278

Казан шәһәре мәгариф идарәсендә татар телендә белем бирүче фән укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул, Казан шәһәре мәгариф идарәсе боерыгы белән расланган, татар телендә белем бирүче фән укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе составы белән таныштырды. Берләшмәгә төрле грантларда җиңү яулаган, укыту-тәрбия өлкәсендә уңышларга ирешкән тәҗрибәле укытучылар керде.
Берләшмәнең беренче утырышында яңалык һәм инновация, инновациянең типлары һәм төрләре, инновацион эшчәнлекне проектлаштыру технологиясе мәсьәләләре каралды. Берләшмә әгъзалары эш дәфтәрләрендә бу юнәлештәге хокукый-норматив документларны билгеләделәр, мәгарифнең төрле өлкәсендәге инновацияләрен ачыкладылар, методик теманы тормышка ашыруның технологик картасын төзеделәр. Зиннәтуллин Р.К. үз чыгышында белем бирүдәге инновацияләргә тукталды, глоссарийларга аңлатма бирде.

Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе

Хөрмәтле коллегалар! Сезнең игътибарга татар теле һәм татар әдәбиятын укыту концепциясенең расланган вариантын тәкъдим итәм.Татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларның мәктәп методик берләшмәләрендә документ белән танышып чыгуыгызны сорыйм.

Федераль реестрга кертелгән нәшриятлар

Хөрмәтле коллегалар! Федераль реестрга кертелгән нәшриятлар исемлеген тәкъдим итәм. Бу нәшриятлар чыгарган уку-укыту әсбапларын укыту-тәрбия эшендә куллана аласыз. Исегезгә төшерәм: укытканда Федераль исемлеккә кертелгән дәреслекләрне һәм Федераль реестрдагы нәшриятлар чыгарган уку әсбапларын кулланырга ярый.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе утырышы

DSC00974

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул “Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе” проектын тикшерүгә багышланган иде. Зиннәтуллин Р.К. концепцияләрнең кыскача эчтәлеге, максатлары, бурычлары белән таныштырып үтте. Чыгыш ясаучы Концепция проектларын төзегән Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты галимнәренең зур хезмәт куюларын билгеләп үтте.Ләкин концепция проектларының кайбер бүлекләрендә төгәл аңлашылып җитмәгән, яки ике төрле фикер тудыра торган урыннар булуын да ассызыклады.
Совет районы 141 нче урта гомуми белем мәктәбенең директор урынбасары, дәреслекләр авторы Фәизова Ф.С. концепция проектларына тирәнтен анализ ясады. Проектларга үзгәрешләр кертү максатыннан, тәкъдимнәрен бәян итте.

"Минем тормышымда укытучы"

IMG_2163изм

Без мәктәптә, югары уку йортында белем алганда, анкета тутыру модада иде. Сораулар төрле булырга, кабатланырга да мөмкин иде. Ләкин һәр кеше “Яраткан укытучың кем?” соравын яза иде. Ә мин ике дә уйламыйча матур хәрефләр белән: “Беренче укытучым – Хуҗина Тәскирә Хәмзә кызы”, дип язып куя идем.
Вакыт дигәнең агым судай ага да китә, гомер йомгагы акрын гына тәгәридә тәгәри икән ул. Узган еллар турында күңелгә язылган хатирәләрне “актарып” утырам. Кайсын гына уйлый башласам да, фикерем беренче укытучыма барып тоташа. Сагынам...

Совершенствование содержания организационных форм и методов образовательного процесса в условиях внедрения и реализации ФГОС.

Совершенствование содержания организационных форм и методов образовательного процесса в условиях внедрения и реализации ФГОС.
(выступление на педсовете)

« Урок – это зеркало общей и
педагогической культуры учителя,
мерило его интеллектуального богатства,
показатель его кругозора, эрудиции»
Сухомлинский В.А
Новая система образования отказывается от традиционного представления результатов обучения в виде знаний, умений и навыков (ЗУН) и ставит главной задачей развитие личности ученика. Особенность федерального государственного образовательного стандарта - деятельностный характер, который ставит главной задачей развитие личности ученика.

Илһамлы без...

1458649062512

Илһамлы без...
(Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)
Гөлшат Галәветдинова,
Казан шәһәре, Яңа Савин районы 179 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат. Укучыларны Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, җырчы репертуарындагы җырлар аша балалар күңелендә милли моң, көйләребез белән кызыксыну, аларга хөрмәт тәрбияләү.
Кичә барышы.
( Кичә буласы залга интерактив такта, И.Шакиров портреты эленә. Һәм музыка яңгырый. Бәйрәмчә киенгән алып баручы чыга.)

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

jpg

Галәветдинова Г.И. (татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Яңа Савин районы 179 нчы мәктәп)
3 нче сыйныф татар төркеме
Тема: Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре.
Максат: Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләрен өйрәнү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси- мәктәптәге якын дустыңа-сабакташыңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү, аны тыңлый белергә,ярдәм итәргә омтылу.
Метапредмет- сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, аралашу һәм сөйләм эшчәнлеген формалаштырабелү.
Предмет- татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләрен күзәтү.
Җиһазлау: дәреслек, нче бит;1 – 4 сыйныф татар теле дәреслегенә методик ярдәмлек; эш дәфтәре. Проектор, ноутбук, таратма карточкалар, таймер, мэнэдж мэт, музыка.

Дәрес барышы
I.Оештыру.
1.уңай психологик халәт тудыру
2.дежур укучы рапорты
3.укучыларның бер-берсенә комплимент әйтүе, балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте уяту.
− Хәерле көн, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, — диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн яңа шатлык алып килсен!

ТАТАР ҺӘМ РУС ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘРЕН ЧАГЫШТЫРЫП ӨЙРӘНҮ (Ф.ӘМИРХАННЫҢ “ХӘЯТ”, А.И.КУПРИННЫҢ “ОЛЕСЯ” ӘСӘРЛӘРЕ МИСАЛЫНДА

IMG_20161004_122434

Галәветдинова Гөлшат Илшат кызы
Казан шәһәре Яңа Савин районы “179 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдәбият дәресләре – бала тәрбияләүдә иң мөһим дәресләрнең берседер ул. Укучылар бу дәрестә татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итәргә; төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белергә, әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдырырга тиешләр.
Укучыларда татар әдәбияты үзенчәлекләре турындагы карашларны, әдәби текстны кабул итү, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү - безнең бурычыбыз. Гомум әдәби-теоретик белемнәр нигезендә укучылар татар әдәбияты әсәрләренең тарихи-әдәби җирлеген аңлау һәм сәнгати кыйммәтен билгели белү; төрле типтагы язма эшләр башкару; кирәкле мәгълүматларны (татар телле Интернет челтәре аша, белешмә сүзлекләрдән, энциклопедияләрдән) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыралар.

Ссылка на сайт "Укытучыга методик ярдәмлек" http://nsportal.ru/galyautdinova-gulshat-ilshatovna

IMG_20161126_191535

Хөрмәтле коллегаларым, сезне үземнең сайтымда http://nsportal.ru/galyautdinova-gulshat-ilshatovna көтеп калам. Биредә татар теле һәм әдәбияты буенча кызыклы, файдалы язмалар, дәрес эшкәртмәләре урын алган. Сезнең белән аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга мин бик шат булачакмын! Эшебездә зурдан-зур уңышлар телим! Югары үрләргә ирешик! Сау-сәләмәт, бәхетле яшик!

Эссе "Минем язмышымда - укытучы"

«Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез -
Сез иң күркәм кеше икәнсез”

Фәнни-эзләнү укулары

IMG_3759

Ноябрь башында Казан шәһәре Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе планнары нигезендә һәм 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә тел, әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган телгә, тарихка кызыксыну уяту максатыннан гомуми белем оешмалары укучылары өчен Россия Федерациясе халыклары телләрендә III төбәкара фәнни-гамәли конференция һәм укулар үткәрелде. Агымдагы елда конференциядә катнашу өчен республикабыз районнары һәм Рәсәй төбәкләре укучыларыннан барлыгы 598 фәнни эш кабул ителде. Бу укуларда Татарстан Республикасы мәктәпләрендә белем алучылар белән беррәттән Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Мордва республикаларыннан, Ульяновск, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән укучылар катнашты.