SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Илһамлы без...

1458649062512

Илһамлы без...
(Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)
Гөлшат Галәветдинова,
Казан шәһәре, Яңа Савин районы 179 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат. Укучыларны Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, җырчы репертуарындагы җырлар аша балалар күңелендә милли моң, көйләребез белән кызыксыну, аларга хөрмәт тәрбияләү.
Кичә барышы.
( Кичә буласы залга интерактив такта, И.Шакиров портреты эленә. Һәм музыка яңгырый. Бәйрәмчә киенгән алып баручы чыга.)
А.б. Хәерле көн диеп газиз татар телемдә эндәшәм сезгә җыр сәнгатен үз итүче, “Музыкаль каймак” тапшыруын атна дәвамында сагынып көтеп алучы кадерле тамашачым! Инде менә бер атна сизелми үтте дә китте. Без тапшыруны башлыйбыз. Бүгенге музыкаль каймак гади генә булмаячак, хид-парадта катнашучы йолдызлар сезгә бик күп сюрпризлар әзерләделәр. Чөнки безнең тапшыруыбыз, бөек, легендар, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, халыклар дуслыгы орденына лаек, кабатланмас шәхес, күпләрнең кумиры – Илһам ага Шакировка багышлана! (И.Шакиров язмасында “Татарстан –минем республикам” (Н.Дәүли шигыре, С.Садыйкова көе) җыры яңгыры, слайдлар күрсәтелә. Бәйрәмчә киенгән укучылар чыга.)
1 нче укучы.
Ишетәсезме, нинди маур тавыш.
Моң агыла, гүя сандугач.
Ничек яшәмәсен татар халкы ,
Илһам кебек бөек улы булгач.

2 нче укучы.
“Әллүкилә”ләр, “Зиләйлүк”ләр кайта
Сихәт алып синең җырлардан!
Җырлый-җырлый кайта Кол Галиләр,
Болгар калка шаңлы чорлардан.
Идел сыман иркен халкым рухы
Керә җанга синең җырыңнан.

3 нче укучы.
Һәр кешенең күңеленә
Уелып калган синең җырларың
Моңың белән үзәк өзәсең син,
Тургае син газиз халкымның.
4 нче укучы.
Син – безнең иҗат рухыбыз,
Син-безнең илһамыбыз.
Җыр илендә, моң илендә
Патшабыз һәм ханыбыз!

А.б.( И.Шакировның биографиясе хакында сөйләнелә слайдлар ярдәмендә) И.Шакиров 1935 нче елның 15 февралендә җыр – моңга байСарман районы урман кочагында сыенып утырган Яңа бүләк авылында, иген игеп игелекле көн күреп яшәүче Гыйльметдин белән Нуриәсма гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1954 нче елда Казанның музыка училищесына укырга керә. Инде бер елдан соң аны Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына Е.А.Абросимова, З.Г.Байрашева сыйныфына укырга алалар. 1960 нчы елда ул Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солист-вокалисты булып санала. Студент елларында ук радио аша чыгышлар ясый, тамашачының йөрәгенә үтеп керердәй җырлары белән таныла. Илһам мәктәптә бик яхшы укый. Ятлаган шигырьләрне бик матур итеп сөйли. Кирәк булса, җырлап та җибәрә.
( 2 укучы чыга, берсе Гыйльметдин, икенчесе Нуриәсма ролендә. Залда тимер-томырлар белән өстәл)
Нуриәсма. Әтисе, Гыйльметдин, әйдә өйгә кер инде, һаман шул тимерләрең белән маташасың. Өйдә алты йөрәк җимешең сине көтеп утыралар, берсенең әтисе белән уйныйсы, икенчесенең итәгендә сырпаланасы, өченчесенең җырлыйсы килә. Әтисе,әйдә дим.
Гыйльметдин. Әнисе, хәзер аз гына калды, эшләп бетерим инде, халык көтә бит.
Нуриәсма. Әйе шул, син бит авылда бердәнбер, оста куллы тимерче. Тик озак торма, караңгы төшә... ( Нуриәсма эченнән моңсу көй сузып кереп китә).
(Сәхнә артыннан усал ир-егет тавышлары ишетелә, алар Гыйльметдинне чакыралар, ул чыгып китә... Сәхнәдә кечкенә Илһамны күтәреп әнисе чыга)
Нуриәсма. Бигрәкләрдә моңлы бала булдың, улым. Әллә минем моңым сиңа күчә барамы икән? Тик бәхетләрең булсын. (Башыннан сыйпый)
Балалар. Әнием, безнең әти кайда соң?
Нуриәсма.Әй, улым, әтиебез кайтмады шул, югалды...
А.б. Илһамның әтисе – оста куллы тимерчене 1937 нче елның караңгы төнендә алып чыгып китәләр. Шул китүдән әти кеше, алты баласын ятим итеп, мәңгегә югала. Ачлык, ялангачлык гаиләнең үзәгенә үтә. Кычыткан , алабута ашап, үзләре үргән чабаталарын күрше авылга алып барып, бәрәңгегә алмаштырып, курка-курка коелган башак җыеп, очын-очка ялгап яши алар. Нуриәсма апа балаларын аякка бастыру өчен бөтен көчен, сәламәтлеген кызганмый. Илһамның җырлау сәләте дә әнисе ягыннан икән. Нуриәсма апаның тавышы шулкадәр моңлы, матур булган. Барлык сынауларны узарга җыр ярдәм иткән аларга.
(“Әниемә хат” җыр башкарыла.)
А.б. Мин җыр тыңлыйм,
Күңелемне минем айкый-чайкый
Укыйм, җырның язмышын.
Ничек җырга әйләнгән соң
Кешеләрнең гади тавышы.
Күңелемә һаман сеңә бара
И халыкның моңы, сагышы.
Шуңа ахры үлмәс итәр өчен
Җырга әйләнгән кеше тавышы.

(Сәхнәдә мәктәп укучылары башкаруында татар халык биюе)

А.б. Илһам ага Шакиров – бөек, легендар шәхес. Аны белмәгән, ишетмәгән татар юктыр. Аның моңлы тавышы моңсу чакларда кемнең генә күңелен юатмагандыр да, шатлык белән тулы мизгелләрдә кемне генә куандырмагандыр.
Илһам Шакиров турында замандашлары да бик матур фикердә. Әйдәгез аларны да тыңлап үтик әле.
( И.Шакиров турында презентация күрсәтелә).
(Сәхнәгә 2 укучы чыга).
1 нче укучы. Илһам җырлый, җырлар әсир кыла,
Рухландыра яшьне, картны да:
Нәфис татар моңы яңрап тора, –
Игелеккә күңел тартыла.
2 нче укучы.
Җырларыңнан илһам җыя-җыя,
Карурманнар аша үтәбез.
Шатлык, хәтта кайгы килгән чакта
Җанда шушы моңны йөртәбез.

1 нче укучы.
Идел буе каеннарын назлап,
Күпме моңлы җырлар җырлады.
Җыры белән илне нурлады ул,
Туган халкыбызны зурлады.
2 нче укучы.
Идел буе каеннары гашыйк
Илһам Шакировка барсы да.
Алар җитәкләшеп биеп килә,
Җырлап килә аның каршына.
(«Идел буе каенннарына» (Ә.Ерикәй шигыре, И.Шакиров көе) җыры башкарыла.)
А.Б. Илһам Шакиров - татар халык җырларын оста башкаручы.«Кара урман», «Гөлҗамал», «Сибелә чәчәк», «Әллүки», «Тәфтиләү», «Бик еракта идек без» кебек халкыбызның күңел җәүһәрләре белән халык күңелен бик тиз яулап ала. Ул халык җырларын башкару белән генә чикләнми, аларны җыюга һәм популярлаштыруга да зур әһәмият бирә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә онытылыбрак торган халык җырлары яңадан җырлана башлый. Зур талантлы җырчы үзе дә көйләр яза. Ул – «Гөлмәрьям», «Очрашу җыры», «Идел буе каеннары» кебек үзенчәлекле ритмик көйләрнең авторы.
(Сәхнәдән көй ишетелә.)
Дөньяда җырчы кешедән дә бәхетлерәк кеше юктыр. Чөнки ул иң изге тойгыларын , үзенә генә хас бер ихласлык белән турыдан-туры әйтеп бирә ала. Илһам абыйның кайсы гына җырын алсаң да, ул тарих, ул язмыш...
Татарстанның һәм Рәсәйнең халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, халыклар дуслыгы орденына лаек, кабатланмас шәхес, күпләрнең кумиры, Тукайдан, Сәйдәштән соң татар халкының нәрсәгә сәләтле икәнен, кабатланмас талантын, Ходай бүләк иткән моңны тавышы белән язмышын, киләчәген җыр-моңга төреп биргән, халкыбызның легендар улы Илһам ага Шакировка багышланган әдәби-музыкаль кичәбез ахырына якынлашты. Илһам абыйны хөрмәтләп, моң дөньясына чумып, рәхәтләнеп бергә кушылып җырлап утыруыгыз, җылы ашкышларыгызны кызганмаганыгыз, татар мәдәниятенә хөрмәтегез өчен чиксез рәхмәтләр сезгә.
(Сәхнәгә барлык катнашучылар чыга. “Туган тел” җыры башкарыла.)