SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем эш тәҗрибәм

 Гульнара Сабирзяновна родной язык _MG_0232

Мин, Нәҗипова Гөлнара Сабирҗан кызы, Яңа Савин районының 155 нче гимназиясендә 2004 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Без яшәгән чор – кыюлык, тәвәкәллек, тизлек, заман таләпләренә яраклаша белү, үзгәрешләр чоры. Бүген Россиянең мәгариф системасы дөньякүләм таләпләргә җавап бирергә омтыла. Аның төп максатларыннан берсе булып, укучының шәхес буларак төрле яклап үсүе, аның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйьлеген, инициативасын, үз-үзен оештыра һәм үз юлын таба белүе тора. Укытучы укучының иҗади һәм тәнкыйди фикерләвен, мөстәкыйль эзләнү, һәм тикшеренү эшчәнлеген булдыру өстендә эшләргә, ягъни укытучы әзер белемнәрне генә бирергә түгел, ә ул белемнәрне аның үзеннән эзләтергә тырышырга тиеш.

“Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы.” Галимҗан Ибраһимовның әлеге сүзләре бүгенге көн укытучысы өчен бик актуаль.

Методик теманы да шуны исәптә тотып билгеләдем: “Шәхеснең үз-үзен уңышлы реальләштерүенең шарты буларак укучының иҗади фикерләвен һәм танып белү активлыгын үстерү”.

Максатым: “Үз фикерен әйтә белүче, конкурентлыкка сәләтле, уңышка ирешә торган шәхес тәрбияләү. “
Бу максатыма ирешү өчен алдагы бурычларны үзалдыма куям:

  • укучыларны үз фикерләрен татар телендә дөрес һәм матур итеп әйтергә өйрәтү;
    • укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру;
      • хезмәттәшлек нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, толерант, компетентлы шәхес тәрбияләү;
        • алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү.
        • Бүгенге көн укытучысы белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да кулланырга өйрәтергә тиеш.
          Куелган максатымны, бурычларымны тормышка ашыру өчен, һәркөн үз өстемдә эшләргә туры килә. Заман укытучысы булу, укучыларымны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен яңа технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам.

          Хәзерге көндә мин ТРИЗ педагогикасын өйрәнү өстендә эшлим. ТРИЗ теориясе фәнни һәм педагогик юнәлеш буларак безнең илебездә 1946 нчы еллар ахырында барлыкка килә. Аның нигезендә Генрих Саулович Альтшуллер хезмәтләре ята. ТРИЗ алдан техник мәсьәләләрне чишәр өчен уйланыла, ләкин тора-бара кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендәге төрле проблемаларны чишәр өчен кулланыла башлый. Шул рәвешле педагогикага да килеп керә. ТРИЗ педагогикасының нигезендә баштан ук проблемалы эзләнү методы ята һәм бу үстерелешле укыту белән дә якын. ТРИЗ педагогикасының үзенчәлеге булып, укучының фикерләү сәләтен үстерүне формалаштыру тора.

          ТРИЗ педагогикасының максаты: эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә туган проблемаларны чишәрлек иҗади фикер йөртүче шәхес тәрбияләү. Бу максатны тормышка ашыру өчен:

          • укучыларны ачык мәсьәләләр чишәргә өйрәтү;
            • тирә-ягыңны күрә белергә өйрәтү;
              • каршылыклар формалаштырырга һәм аларны чишә белергә өйрәтү;
                • ситемалы фикер йөртүне үстерү;
                  • укучыны креатив фикер йөртү ысулларына, яңа нәтиҗә таба алу методларына өйрәтү .
                  • Триз педагогикасының татар теле һәм әдәбият дәресләрендә кулланырга мөмкин булган алымнары итеп, түбәндәгеләрне атар идем:

                    • әйе–юк;
                      • модельләштерү;
                        • хатаны тап;
                          • каршылыклар методы;
                            • паспорт төзү;
                              • план төзү;
                                • табышмаклар төзү;
                                  • фикерләр кәрзине;
                                    • системалы лифт;
                                      • витрина;
                                        • синквейн һәм башкалар.
                                        • Мин иң яратып эшләгән алымнарымның берсе, әйе-юк алымы. Ике төрле формада булырга мөмкин: укытучы нинди дә булса сүз уйлый( тема, темага алып чыга торган сүз) һәм балалар сораулар биреп, бу сүзне ачыкларга тиеш. Укытучы әйе яки юк дип кенә җавап бирә ала. Икенче төре укытучы тема үткәннән соң тикшерү рәвешендә сораулар бирергә мөмкин.
                                          Модельләштерү алымы шулай ук бик уңайлы алым. (Рәсем 1)

                                          Паспорт төзү алымы белән якын, ләкин паспорт төзү алымын теманы тулаем кабатлаганда кулланырга мөмкин.
                                          Хатаны тап алымы шулай ук кызыклы. Укытучы, сөйләгән вакытта, махсус хаталар җибәрә, укучылар аны табып, төзәтергә тиеш.
                                          Каршылыклар методы укучыларны бер үк күренешнең, вакыйганың уңай яклары да, тискәре яклары да булырга мөмкин икәнен аңлыйлар. Моны аңлау киләчәктә һәр кешегә кирәкле сыйфат.
                                          Табышмаклар төзү алымын төрле әзерлектәге балалар белән дә эшләргә мөмкин. Укучылар бу эшне яратып, кызыксынып башкаралар. 1 модельне сезнең игътибарга тәкъдим итәм. (Рәсем 2)

                                          Яңача эшләргә омтылу – уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу системаның теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында мәкаләләр укырга, хезмәтләр белән танышырга, шул система белән эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш.
                                          Булган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын мөгаллим. Уздырган әңгәмәләре, биргән һәр дәресе кызыклы булсын өчен ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. “Кем алга бармый, шул артка тарта”, - дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Укытучы һәрвакыт белемен арттырырга, үз өстендә һәрдаим эшләргә тиеш.

                                          Мин дә заманнан артка калмас өчен төрле белем күтәрү курсларына, семинарларга йөрим, фәнни әдәбиятны өйрәнәм, һөнәри конкурсларда катнашам, хезмәттәшләрем белән аралашам – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемемне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган.

                                          Татар телен милли мәдәният, әдәбият һәм сәнгатьтән аерып өйрәнеп булмый. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык җырларын тыңлау, татар язучыларының, шагыйрьләренең, композиторларының, рәссамнарының тормышы һәм иҗаты белән танышуга зур урын бирәм. Дәрестән тыш вакытларда татар театрларына татар спектакльләре карарга укучылар белән еш йөрибез.

                                          Класстан тыш эшләрнең укыту-тәрбия эшендә әһәмияте зур дип саныйм. Укучыларны татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, танылган кешеләре белән таныштыру максатыннан төрле чаралар үткәрәм. Ел саен үткәрелә торган “Татар егете”, “Татар кызы”, шигырь уку бәйгеләрендә катнашу татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

                                          Коллегаларым белән уртаклашырлык эш нәтиҗәләрем дә шактый җыелган. Яңа буын стандартлары кертелү шартларында без үзебезнең эшчәнлегебезне яңача оештырырга тиешбез. Мин дә интернет челтәрендә шәхси мини – сайтымны булдырдым (nsportal.ru) .
                                          Анда дәрес һәм сыйныфтан тыш чара эшкәртмәләрен, укучыларым иҗатын, урнаштырып барам. Төрле семинарларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам.

                                          Эшләнгән эшләремнең, куелган көчләремнең нәтиҗәләре дә бар. Укучыларым шәһәр һәм республика тур олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар. (Рәсем 3)
                                          Конференцияләрдә дә нәтиҗәләребез күп.

                                          Каюм Насыйри исемендәге XIV регионара фәнни-гамәли конференция, К.Д.Ушинский исемендәге IX, X фәнни-гамәли конференция, Н.И. Лобачевский исемендәге XVIII Россиякүләм фәнни конференцияләрендә җиңүче һәи призлы урыннар яулаган укучыларым бар.

                                          Йөрәкләрдә, уйда, телдә мәңгелек Тукай – 2014” бәйгесендә, “Җәлилчеләр” шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә призлы урыннар яуладык.

                                          “Укучыларда экологик тәрбия формалаштыру” җыентыкларында “Г.Тукай әсәрләрендә экология темасы”, “Әмирхан Еники әсәрләрендә җил образы”, “Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик тәрбия”, “Туган тел дәресләрендә экологик тәрбия” исеме астында язмаларым чыкты.

                                          Сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап әйтсәк, без шуны күрәбез: мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлеге нәтиҗәсе күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә, педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.

                                          Нинди милләттән булуына карамастан, үз телен, халкын ихтирам иткән кеше кайда да югалып калмый. Моны укучыларым аңласыннар дип тырышам. Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләгәндә, укытучы исеменә тап төшермәм дип уйлыйм.

Прикрепленный файлРазмер
Минем эш тәҗрибәм.docx48.94 кб
Рәсем 1.jpg17.93 кб
Рәсем 2.jpg13.06 кб
Рәсем 3.png90.15 кб