SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе утырышы

DSC00974

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул “Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе” проектын тикшерүгә багышланган иде. Зиннәтуллин Р.К. концепцияләрнең кыскача эчтәлеге, максатлары, бурычлары белән таныштырып үтте. Чыгыш ясаучы Концепция проектларын төзегән Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты галимнәренең зур хезмәт куюларын билгеләп үтте.Ләкин концепция проектларының кайбер бүлекләрендә төгәл аңлашылып җитмәгән, яки ике төрле фикер тудыра торган урыннар булуын да ассызыклады.
Совет районы 141 нче урта гомуми белем мәктәбенең директор урынбасары, дәреслекләр авторы Фәизова Ф.С. концепция проектларына тирәнтен анализ ясады. Проектларга үзгәрешләр кертү максатыннан, тәкъдимнәрен бәян итте.
Фикер алышуларда Совет районы 169 нчы урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шәһәр методик берләшмәсе җитәкчесе Хәмидуллина Л.С., Совет районы 11 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова З.М., Киров районы 4 нче гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Р.Г., Яңа Савин районы 7 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Т.Г. катнашты. Алар да концепция проектын камилләштерү юнәлешендә үзләренең уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Утырышта Казан шәһәре мәгариф идарәсенең педагогик кадрларны үстерү һәм конкурслар үткәрү бүлекчәсе мөдире Николаевская И.А. катнашты һәм “Педагогик кадрларны аттестацияләү: бүгенге халәт” темасына чыгыш ясады. Ирина Александровна быелгы уку елында уздырылган аттестация нәтиҗәләренә тукталды. Аттестация барышында ачыкланган проблемалы зоналарны билгеләп үтте, кимчелекләрне бетерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрен әйтте.