SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Директор урынбасарлары тәҗрибә уртаклаша

 сем сш 171 3

Казан шәһәре Совет районы 171 нче урта гомуми белем мәктәбендә белем бирү оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары өчен семинар узды. Ул “Педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү чарасы буларак директор урынбасарының идарә итү лабораториясе” темасына багышланды. Семинар эшендә шәһәрнең 137 мөдир урынбасары катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты, семинарның максаты белән таныштырды.
Мәктәп директоры Р.Н.Галиәкбәрова мәктәп коллективының педагогик эшчәнлеге, методик эшне оештырудагы уңышлар, хәл ителәсе проблемаларга тукталды. Директорның методик эш буенча урынбасары Р.Н. Шиһапованың чыгышы методик эшне яңача проектлауга юнәлтелгән иде. Семинарга килгән мөдир урынбасарлары аның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар, теория практика белән үрелеп барылды. Шушы ук мәктәп директорының милли мәгариф буенча урынбасары Г.Ш.Әхәтова үзенең чыгышында милли белем өлкәсендә методик эшне оештыру үзенчәлекләренә тукталды, аларны мисаллар белән дәлилләде. Идел буе районы 6 нчы гимназиянең милли мәгариф буенча директор урынбасары Э.Х.Гыйззәтуллина методик эшне оештырганда мониторинг уздыру, эшне анализлау, проблемаларны ачыклауга җитди игътибар кирәклеген ассызыклады. Ул виртуаль методик лабораториянең эш системасы белән якыннан таныштырды. Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Р.Ә.Баһавиева милли мәгариф алдында торган бурычларга тукталды.
Мәктәп тарафыннан методик эшкә багышланган зур күргәзмә оештырылган иде. Семинарда катнашучыларга аның белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды.
Быел Казан шәһәре мәктәпләренең милли мәгариф буенча урынбасарларының идарә итү лабораторияләренә смотр-конкурс уздырылды. Шәһәр турындагы этапта 8 мәктәп катнашты. (6,122 нче гимназия, 5 нче лицей, 9, 70, 165, 167, 171 нче мәктәпләр). Беренче урынны Идел буе районы 6 нчы гимназия, икенче урынны Совет районы 171 нче мәктәп, өченче урынны Яңа Савин районы 165 нче мәктәп яулады. Семинарда бу белем оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарларына дипломнар, смотр-конкурста катнашучы мәктәпләргә Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары, сертификатлар тапшырылды.