SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

ТАТАР ҺӘМ РУС ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘРЕН ЧАГЫШТЫРЫП ӨЙРӘНҮ (Ф.ӘМИРХАННЫҢ “ХӘЯТ”, А.И.КУПРИННЫҢ “ОЛЕСЯ” ӘСӘРЛӘРЕ МИСАЛЫНДА

IMG_20161004_122434

Галәветдинова Гөлшат Илшат кызы
Казан шәһәре Яңа Савин районы “179 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдәбият дәресләре – бала тәрбияләүдә иң мөһим дәресләрнең берседер ул. Укучылар бу дәрестә татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итәргә; төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белергә, әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдырырга тиешләр.
Укучыларда татар әдәбияты үзенчәлекләре турындагы карашларны, әдәби текстны кабул итү, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү - безнең бурычыбыз. Гомум әдәби-теоретик белемнәр нигезендә укучылар татар әдәбияты әсәрләренең тарихи-әдәби җирлеген аңлау һәм сәнгати кыйммәтен билгели белү; төрле типтагы язма эшләр башкару; кирәкле мәгълүматларны (татар телле Интернет челтәре аша, белешмә сүзлекләрдән, энциклопедияләрдән) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыралар.
Татар әдәбияты әсәрләрендә чагылыш тапкан гомум кешелек идеалларын рус әдәбияты әсәрләре белән үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм татар милләтенә хас үзенчәлекләрне күрергә өйрәтү шулай ук безнең бурычыбыз.
Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсына әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләпләр булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычларына һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, милли рух белән сугарылуы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.
Тәкъдим ителә торган әдәби әсәрләр укучыларның гомуми төп белемнәренә нигезләнеп урнаштырыла. Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсы татар сүз сәнгатенең үсешен беркадәр күзаллауга һәм татар әдәбиятының классик әдәбиятта сәнгати, гомумкешелек кыйммәтләрен тулырак аңлауга юнәлтелә. Күрсәтелгән язучылар һәм әсәрләр исемлеген программа авторлары, тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып, киңәйтә ала.
Зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү, татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып өйрәнү рус телендә белем бирүче мәктәп үзенчәлекләрен исәпкә алып тәкъдим ителде.
Бер милләт вәкиленең икенчесенә карата булган түземлелек (толерантлык) хисләрен тәрбияләүдә әдәбият дәресләренең әһәмияте зур. Әдәбият укытучысына- ул рус әдәбятын укытамы, татар әдәбиятынмы - үз фәне белән генә чикләнергә ярамый. Аңа үзе укыта торган әдәбияттан башка бүтән халыклар әдәбиятын, ул әдәбиятның тарихын да яхшы үзләштерү зарури. Татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып өйрәнү, ягъни интеграцияләү яшь буында башка милләттән булган яшьтәшләренә карата кызыксыну һәм ихтирам хисләре тәрбияләүдә мөһим урын алып тора. Әдәбиятларны чагыштырып өйрәнүне югары сыйныфларда алып бару отышлырак. Чөнки 9-11 сыйныфларда әдәби әсәрләр, әдәби процесслар, әдәби юнәлешләр хронологик тәртиптә һәм тарихи яссылыкта өйрәнелә башлый. Мәсәлән, Г.Тукай һәм А.С.Пушкин иҗатындагы охшаш якларны, бүгенге көнгә кадәр матбугатта басылып чыккан материалларга нигезләнү белән генә чикләнмичә, тагын да тирәнрәк өйрәнүгә игътибар бирергә мөмкин. Укучыларның эзләнү эшчәнлеге нәтиҗәсендә, рус һәм татар язучылары арасында игътибар ителмәгән уртак яклар булуы ачыкланыла. “Л.Толстой һәм Г.Ибраһимовның роман жанрын үстерүдәге роле”, “Һ.Такташ һәм В.Маяковский поэзиясендә уртак яклар” (бу очракта, әдипләрнең футуризм белән мавыгулары һәм иҗатларында уртак темалар булуга әһәмият бирергә кирәк); “С.Есенин һәм Х.Туфан иҗатында лиризм”, “С.Есенинның шәрык циклы һәм “Туфан строфасы”, “Ә.Еники һәм В.Распутин әсәрләрендә буыннар бәйләнеше проблемасы”, “М.Лермонтов һәм С.Рәмиев иҗатында романтизм” һәм башка шундый темалар буенча дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар уздырырга мөмкин. Мондый чаралар төрле милләттән булган укучыларга башка милләт культурасын (халыкның гасырлар дәвамында тупланган рухи кыйммәтләр системасын) үзләштерүгә китерә. Индивидның нинди нормалар һәм кыйммәтләр үзләштерүе аның яшәү рәвеше белән генә түгел, иң беренче чиратта, аңарда тупланган белемнең дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Поликультуралы шәхес тәрбияләү - бүгенге мәктәпнең иң мөһим бурычы. Чөнки Кешелек дөньясының якты киләчәге, яшәеше - нәкъ менә шундыйлар кулында.
Рус телле укучылар белән Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрен өйрәнгәндә Купринның “Олеся” әсәре белән чагыштырып өйрәнү балалар өчен бик кызыклы, файдалы күренеш. Алар бер үк вакытта рус халкына да, татарларга да хас булган үзенчәлекләрне, аермалы якларны бизмәнгә салу мөмкинлегенә ия булалар. Дәресне дә онытылмаслык дискуссия рәвешендә үткәреп була. Без, гадәттә, балаларны ике төркемгә бүлеп, бер төркем “Хәят” әсәренә тукталып китсә,икенче төркем “Олеся” әсәренә басым ясый.
«Хәят» повестенда автор телнең мөмкинлекләреннән оста файдаланып, ул кешеләрне, чынбарлыктагы күренешләрне һәм предметларны эстетик максатларга туры китереп сурәтли.
Әсәр “...майның бер якшәмбесе, көндезге өчләр иде. Бер сәгать кенә моннан әүвәл явып киткән җиңел яңгыр шәһәр урамнарының тузанын баскан, һәм һавадагы кызулыкны җиңелчә язгы җылылык белән алмаштырып, көнне ямьлелекнең чигенә ирештергән иде... ” [1:1] дип башланып китә. Бу юлларда уңай янәшәлекне күрәбез. Тышкы дөнья күренеше белән Хәятның эчке дөньясы психологик бердәмлектә. Автор сурәте аша язны тоябыз, Хәятны күз алдына китерәбез. Җиңел яңгырны тоябыз. Май – иң матур айларның берсе. Табигать яшәрә, яңа тормыш башлана. Күзләр нәни генә яшел яфракка да, беренче чәчәкләргә дә сокланып, яратып карый. Май аенда табигатьтәге һәр үзгәреш кеше күңелен җилкетә, татлы уйларга этәрә. Моның белән автор Хәятның рухи халәтен, гүзәллеген, әхлакый пакьлеген, хис-фикерен сурәтли. Тормышының гөрләп чәчәк аткан чоры икәнен искәртә. Чәчәкле май һәм Хәят! Ничек охшаш алар! Бар нәрсәне җиңүче яшьлек, өмет символы булып яз күзаллана.
“...Тыштагы буран вә аның тәрәзәгә бәрелүе һәм җилнең выжылдавы йорт эчендәге бу тынлыкны боза иде... ачы тавыш белән сызгыра, бик калын тавыш белән үкерә, әле ыжгырынып, бүре улаган тавышлар чыгара, әле җен алмаштырган бала шикелле елый да тагы үкерә, тагы сызгыра, тагы ыжгыра башлый иде...” Буранның көчле улавы Хәяттагы каршылыклы уйларны, карашларының шик астына куелганын күрсәтә. Сагыш мотивы көчәя. Хәят юл сайлый. Хәят һәм дөньяның каршылыгы төнлә ачык күренә. Бер яктан, бәхеткә өметләнә, икенче яктан, кызны күңелсез уйлар куркыта. “Төн килде. Бөтен табигать, бөтен җир йөзе, бөтен яшь йөрәкләр шикелле, Хәят та язгы төннәрне сөя иде. Язның салкынчарак, хуш исле төннәре, бигрәк тә ул төннәрнең шундый хуш исле булучылыгы Хәятнең йөрәгендә үзенә билгесез бер тойгы уята иде. Хәят язгы төннәрдә бу тойгы белән исерә дә, үз-үзен онытып, томанлы рәхәтлек эченә батып кала иде. Бүгенге төн Хәяткә, үзенең салкынчарак кына аязлыгы, язлы хуш исе эченә төрендереп, катгый бер карар да китерде.” [1:89]
Автор табигать күренешләре аша милли традицияләр һәм гореф-гадәтләрне дә чагылдыра. Әсәрдә татар хатын-кызы бәхете мәсьәләсе үзәккә куелган. Мәсьәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, автор үз героинясы Хәятны шул вакыттагы татар һәм рус мохитендә күрсәтә. Әдип, татар халкының милли язмышын хатын-кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәргән.
И.А.Купринның “Олеся” әсәрендә дә табигать белән кеше бердәмлеге чагыла : «Нависшие на ветвях пышные комья снега давили их к низу, придавая им чудесный, праздничный и холодный вид.» «Снег розовел на солнце и синел в тени. Мною овладело тихое очарование этого торжественного, холодного безмолвия, и мне казалось, что я чувствую, как время медленно и бесшумно проходит мимо меня.»[2:4]
Ике әсәрдә дә төп героиняларның килеп чыгышлары үзенчәлекле сурәтләнелә: “Бер минуттан соң бакчадан Хәятның йөгереп чыкканлыгы күренде. Матур бу кызның озын керфекле кара күзләре алсурак йөзенә могҗизалы якутлар шикелле нур чәчеп торганлыктан, гүзәл башы, хәтта бөтен буе нурда йөзә шикелле күренә иде”.
“Олеся” әсәреннән: “Моя незнакомка, высокая брюнетка лет около двадцати – двадцати пяти, держалась легко и стройно. Просторная белая рубаха свободно и красиво обвивала ее молодую, здоровую грудь. Оригинальную красоту ее лица, раз его увидев, нельзя было позабыть, но трудно было, даже привыкнув к нему, его описать. Прелесть его заключалась в этих больших, блестящих, темных глазах, которым тонкие, надломленные посредине брови придавали неуловимый оттенок лукавства, властности и наивности; в смугло-розовом тоне кожи, в своевольном изгибе губ, из которых нижняя, несколько более полная, выдавалась вперед с решительным и капризным видом”[2:5].
Ике очракта да героиняларның зур матур кара күзләренә игътибар бирелә.
Әлеге ике әсәрдә дә акыл һәм хис каршылыгы ята. Хәят белән Иван Тимофеевич үзләренең мәхәббәтләренә каршы көрәшәләр. Әлеге каршылык аркасында Хәят белән Михаил, Олеся белән Иван Тимофеевич та үз бәхетләреннән колак кагалар, алар бәхетсез.
Әлеге анализны 11 сыйныф балалары белән эшләү аларга киләчәктә имтихан биргәндә инша язганда, төрле цитаталар, аргументлар китерү өчен дә бик файдалы.
Әдәбият дәресләрен үткәрүгә зур игътибар бирсәк иде. Әлеге дәресләрне дөрес һәм һәр яктан уйланылган итеп үткәрү зарури!
Тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләшергә әзер, гуманлы, рухи дөньясы бай шәхес тәрбияләү, гуманлылык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбияты һәм мәдәни кыйммәтләренә кызыксыну һәм хөрмәт булдыру без- мөгаллимнәр кулында!

Файдаланылган әдәбият исемлеге
1. http://kitap.net.ru/hayat.php
2. http://fanread.ru/book/682023/?page=1

Прикрепленный файлРазмер
һәм рус әдәби әсәрләрен чагыштырып өйрәнү.ppt2.35 Мб