SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем методик тәҗрибәм

20180116_062445

Инновацион технологияләр кулланып, татар теле һәм татар әдәбияты
дәресләрендә укучыларның иҗади активлыгын үстерү.

Инновацион технологияләр термины чагыштырмача яңа термин. Әлбәттә инде, башта бу юнәлеш буенча төгәл фәннәр эшли башлаган. Бүген исә татар теле укытучылары да ныклы адымнар белән инновацион технологияләрне үзләштерә. Хәзер укытучыдан бик куп нәрсә таләп ителә: уз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белу эшчәнлеген оештыру, рухи һэм физик үсешен тээмин итү. Ә моның өчен мөгаллимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Тормыш бер урында тормый, заманалар үзгәрә бара. Димәк, яңалыкларны да исәпкэ алмыйча эш итәргә ярамый. Бүген без техника зур тизлек белән үсеш алган инновациялэр чорында яшибез. Мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады – заманча техника белән жиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла ,укучыларның белемнәрен тиз генэ тикшерергә мөмкинлек бирә торган кунегүләр һәм мәсьәләләр файдаланыла.

Әлеге темадан чыгып, максат һәм бурычлар куелды. Методик темам буенча эшчәнлектә көтелгән нәтиҗәләр:
- укучыларның мөстәкыйль белем алуга, иҗади эшчәнлеккә омтылыш формалашуы;
- татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләргә ия булулары;
- иҗади эшчәнлек тәҗрибәсен, белем һәм күнекмәләрне гамәли файдалана алулары.

Белгәнебезчә, Татарстан Республикасы бүген күп кенә инновацион проектларның лидеры булып тора. Татарстаныбыз картасында дөньякүләм дәрәҗәдә IТ-университет эшләп килүче яңа Иннополис шәһәре барлыкка килүе шуның ачык мисалы. Моның шулай икәненә ышану өчен саннарга күз салу да җитә.
Әлбәттә, бу казанышлар чит илләргә дә мәгълүм. Чит илдә Татарстан бренды көннән-көн таныла бара: чит ил инвесторлары безнең бик күп зур проектларыбызны гамәлгә ашыруда актив катнаша, Көнбатыш Европа, Кытай, Төркия, АКШ, Япония кебек илләрдән капитал кертү нигезендә уртак предприятиеләр ачыла. Республика потенциалын чит илләрдә тәкъдир итү, Татарстанда масштаблы халыкара форумнар, мәсәлән, КаzanSummit, уздыру эшлекле багланышларны киңәйтүгә ярдәм итә.

Туган тел һәм әдәбият укытучысы буларак, татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлектә инновацион технологияләр кулланып эшлим.
Бу исә укучыларның иҗади активлыгын үстерүгә дә ярдәм итә.
Иҗади актив шәхес тәрбияләү - мәңгелек эшчәнлектә катлаулы проблема булып тора. Иҗади активлык үзеннән үзе генә барлыкка килми. Кеше актив эшчәнлек ихтыяҗына мохтаҗ булып туа, әмма генетик яктан нигезләнгән сәләт бары тик белем һәм тәрбиянең уңай шартларында гына киң үсешкә ирешә ала. Бу бүгенге уку-укыту системасына ФДБСның да төп таләбе булып тора.
Эшчәнлек ул – танып-белүгә бердәнбер юл.
Бүгенге заман таләбе: “..үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади потенциалын тормышка ашырырга сәләтле; тормышта очраган кыенлыкларны җиңү юлларын мөстәкыйль таба алырлык иҗади һәм фәнни фикергә ия шәхес тәрбияләү өчен җирлек тудыру”.
Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты озак еллар дәвамында сыналган һәм танылган үстерешле укыту системасы казанышларына таянып эшләнде. Шуңа күрә дә барлык инновацион технологияләр арасында мине иҗади үсеш технологиясе үзенә аеруча җәлеп итә.
Шулай ук информацион-коммуникатив технологияләр дә татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче төркемнәр белән эшләгәндә аеруча нәтиҗәле. Монолог, диалог төзү мини-төркемнәрдә оештырыла, зур төркемнәрдә аерым бер темага фикер алышу, ситуатив күнегүләр башкарыла.
Педагогик эшчәнлегемдә электрон белем ресурсларына еш мөрәҗәгать итәм. Чирек ахырында өйрәнелгән темага берәр кечерәк текст тыңланыла һәм “Аудирование” буенча нәтиҗә ясала. Дәресләрдә интернет челтәре безгә укучылар белән шулай ук төрле музейларга “виртуаль экскурсияләр” оештырырга да ярдәм итә.
Проект технологияләре кулланылган дәресләр укучылардан аеруча да иҗади активлык таләп итә. Монда төрле фәннәрдән һәм тормыштан алынган белемнәр ярдәмгә килә. Мәсәлән, “Туган ягым”, “Герой-шагыйрь эзләреннән” темалары буенча проект-дәресләр, “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” темасына гаилә белән берлектә төзелгән проектларда укучыларның буыннар бәйләнеше дә чагыла.
Республика күләмендә үткәрелеп килә торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә дә актив катнашып, төрле проектлар төзибез. Укучыларым белән әлеге акция кысаларында шәһәребез урамнарында очраган кешеләр белән татарча аралашып, аларга үзебез эшләгән татарча-русча сүзлек-буклетлар бүләк итеп, үзебезнең дә татарча сөйләмебезне камилләштерәбез. Шулай ук Бауман урамында булып узган флешмобта “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Переведи” тапшыруын алып баручы Илсур Нәфиков белән аралашу да балаларның тел өйрәнүгә кызыксынуларын тагын да арттырды. Бу шәхес белән җанлы аралашудан соң укучыларның татар теле белән бәйле тапшыруларга кызыксынулары артты.
Уен технологиясе.
Уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак уен технологиясе алыштыргысыз булып тора.
Уен формасында үткәрелгән дәресләр дә (интеллектуаль турнир, дәрес-викторина, рольле уеннар, дәрес – бәйге, КВН, “Тамчы-шоу”) уңышлы һәм кызыклы үтә.
Дәрестә заманча технологияләрне файдалану зур нәтиҗәләргә китерә. Бу исә укытуның сыйфатында да чагыла.
Планлаштырылган нәтиҗәләрне бәяләп, мониторинг үткәрелде. Сезнең каршыгызда үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре.
Укучыларның танып-белү активлыгы артуын түбәндәгеләр дә раслый.
Укучыларым татар теле буенча үткәрелгән төрле олимпиада, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашып, призлы урыннар яулап киләләр.
Мәдәни-тарихи мирасыбызны саклау юнәлешендә эшләүгә дә укучыларым зур игътибар бирә. Мәктәбебездә Ф.Әмирхан исемендәге музей эшләп килә. “Хәят” проекты кысаларында төрле күренекле шәхесләр белән очрашулар үткәрәбез, “Язучылар берлеге”, тел белгечләре белән тыгыз элемтәдә торабыз.
Проект кысаларында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан аның әсәрләрен тәрҗемә итү өстендә күп хезмәт куйган тәрҗемәче Венера Думаева–Вәлиева белән очрашу оештырдык. Мондый очрашулар укучыларның иҗади активлыкларын үстерүгә дә зур йогынты ясый. Укучылар үзләре дә төрле шигырьләрне тәрҗемә итәләр, үзләренең иҗат җимешләрен балалар өчен булган төрле газета-журналларда бастырып чыгаралар.
Иҗади активлык укучыларның төрле сәләтләрен үстерүгә китерә. Безнең укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә теләп катнашалар.
Укучылар үзләрен нәфис сүз остасы буларак та сынап карыйлар. Сәләтләрен “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Әдәби хәзинә” тапшыруында да күрсәттеләр. Ел саен үткәрелә торган “Татар кызы” һәм “Татар егете” конкурсында укучылар бик теләп катнашалар.
2016нчы елның 1 нче декабрендәге мөрәҗәгатендә РФ президенты да укучыларның сәләтләрен үстерүгә игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады.
Методик темам буенча алып барыла торган эш тәҗрибәмне актив рәвештә уртаклашам.
Шулай ук мәктәбебез элемтәдә торган Чечен Республикасының Урыс Мартан шәһәре белән дуслык күпере, вебинарлар аша тәҗрибә уртаклашабыз.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге - гаять катлаулы һәм җаваплы.
Дөньякүләм билгеле галимнәр һәм рус галимнәре янәшәсенә куела алган татар мәгърифәтчеләренең берсе Г.Ибраһимов та бит “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллимнәр бирә алган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”, дип язган.
Методик темам буенча эшчәнлекнең соңгы этабында, шушы система буенча эшне дәвам итеп, көтелгән нәтиҗәләр тулысынча акланыр дип уйлыйм.