SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Галяутдинова Гульшат Ильшатовна

Илһамлы без...

1458649062512

Илһамлы без...
(Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)
Гөлшат Галәветдинова,
Казан шәһәре, Яңа Савин районы 179 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат. Укучыларны Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, җырчы репертуарындагы җырлар аша балалар күңелендә милли моң, көйләребез белән кызыксыну, аларга хөрмәт тәрбияләү.
Кичә барышы.
( Кичә буласы залга интерактив такта, И.Шакиров портреты эленә. Һәм музыка яңгырый. Бәйрәмчә киенгән алып баручы чыга.)

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

jpg

Галәветдинова Г.И. (татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Яңа Савин районы 179 нчы мәктәп)
3 нче сыйныф татар төркеме
Тема: Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре.
Максат: Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләрен өйрәнү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси- мәктәптәге якын дустыңа-сабакташыңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү, аны тыңлый белергә,ярдәм итәргә омтылу.
Метапредмет- сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, аралашу һәм сөйләм эшчәнлеген формалаштырабелү.
Предмет- татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләрен күзәтү.
Җиһазлау: дәреслек, нче бит;1 – 4 сыйныф татар теле дәреслегенә методик ярдәмлек; эш дәфтәре. Проектор, ноутбук, таратма карточкалар, таймер, мэнэдж мэт, музыка.

Дәрес барышы
I.Оештыру.
1.уңай психологик халәт тудыру
2.дежур укучы рапорты
3.укучыларның бер-берсенә комплимент әйтүе, балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте уяту.
− Хәерле көн, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, — диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн яңа шатлык алып килсен!

ТАТАР ҺӘМ РУС ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘРЕН ЧАГЫШТЫРЫП ӨЙРӘНҮ (Ф.ӘМИРХАННЫҢ “ХӘЯТ”, А.И.КУПРИННЫҢ “ОЛЕСЯ” ӘСӘРЛӘРЕ МИСАЛЫНДА

IMG_20161004_122434

Галәветдинова Гөлшат Илшат кызы
Казан шәһәре Яңа Савин районы “179 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдәбият дәресләре – бала тәрбияләүдә иң мөһим дәресләрнең берседер ул. Укучылар бу дәрестә татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итәргә; төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белергә, әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдырырга тиешләр.
Укучыларда татар әдәбияты үзенчәлекләре турындагы карашларны, әдәби текстны кабул итү, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү - безнең бурычыбыз. Гомум әдәби-теоретик белемнәр нигезендә укучылар татар әдәбияты әсәрләренең тарихи-әдәби җирлеген аңлау һәм сәнгати кыйммәтен билгели белү; төрле типтагы язма эшләр башкару; кирәкле мәгълүматларны (татар телле Интернет челтәре аша, белешмә сүзлекләрдән, энциклопедияләрдән) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыралар.

Ссылка на сайт "Укытучыга методик ярдәмлек" http://nsportal.ru/galyautdinova-gulshat-ilshatovna

IMG_20161126_191535

Хөрмәтле коллегаларым, сезне үземнең сайтымда http://nsportal.ru/galyautdinova-gulshat-ilshatovna көтеп калам. Биредә татар теле һәм әдәбияты буенча кызыклы, файдалы язмалар, дәрес эшкәртмәләре урын алган. Сезнең белән аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга мин бик шат булачакмын! Эшебездә зурдан-зур уңышлар телим! Югары үрләргә ирешик! Сау-сәләмәт, бәхетле яшик!

Татар телен өйрәтүдә уен технологиясен куллану

Татар телен өйрәтүдә уен элементлары
Балаларның бай рухлы, сау- сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытларда күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен “уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул”.
Уеннарның эчтәлегенә күз салсаң, аларның тормыш – көнкүрешнең һәм хезмәт төрләренең бер чагылышы икәненә ышанасың.
Уен дигәннән, кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән, яшь буынны физик һәм әхлакый, эстетик яктан тәрбияләү вазыйфасын һәм шулай ук олылар өчен күңел ачу, вакыт үткәрү һәм көнкүрештә берәр эш-шөгыльне, йоланы үтәү вазыйфасын башкаруы мавыктыргыч чаралар системасын аңлыйбыз.