SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

jpg

Галәветдинова Г.И. (татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Яңа Савин районы 179 нчы мәктәп)
3 нче сыйныф татар төркеме
Тема: Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре.
Максат: Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләрен өйрәнү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси- мәктәптәге якын дустыңа-сабакташыңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү, аны тыңлый белергә,ярдәм итәргә омтылу.
Метапредмет- сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, аралашу һәм сөйләм эшчәнлеген формалаштырабелү.
Предмет- татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләрен күзәтү.
Җиһазлау: дәреслек, нче бит;1 – 4 сыйныф татар теле дәреслегенә методик ярдәмлек; эш дәфтәре. Проектор, ноутбук, таратма карточкалар, таймер, мэнэдж мэт, музыка.

Дәрес барышы
I.Оештыру.
1.уңай психологик халәт тудыру
2.дежур укучы рапорты
3.укучыларның бер-берсенә комплимент әйтүе, балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте уяту.
− Хәерле көн, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, — диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн яңа шатлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа «5″леләр алыйк!
− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!
− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
Әйдәгез, укучылар, шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
II.Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.
- Тактада язылган җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.
Гармунлы йорт – моңлы йорт. Гармунчы гармун уйный.
Җөмләләр өстендә эш.
Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез. (Укучыларның җаваплары тыңлана, бу җөмләләрдә бер тамырдан ясалган сүзләр барлыгын ачыклыйлар)
Шул сүзләрнең тамырларын билгеләгез. Тамырдаш сүзләр ничек ясалган?
( кушымчалар ярдәмендә)
Тамыр сүзнең кайсы урынында килә?( Татар телендә тамыр һәрвакыт сүзнең башында була)
Болар нинди сүзләр? (Тамырдаш)
Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?(Укучыларның җаваплары тыңлана, кагыйдә әйтелә. Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр генә ТАМЫРДАШ була.) Алар ничек ясалган?
Фикерегезне шушы җөмлә өстендә дәлилләп күрсәтегез. (Укучылар үз җавапларында гармун, гармунчы, гармунлы сүзләренең бер үк тамырдан ясалган булуы һәм төрле мәгънәләргә ия булулары турында әйтәләр)
Слайд
Рәсемне игътибар белән карагыз. Бу кайда? Без анда кемне күрәбез? (балыкчыны) Ул анда нишли? (балык тота)
Әйдәгез ,шул сүзләрне кулланып җөмлә төзеп языйк әле.
Балыкчы күлдә балык тота.
Хәзер тамырдаш сүзләрне табып, тамырларын һәм кушымчаларын билгелик әле.
Балык, балык +чы. Бу ике тамырдаш сүзләрнең мәгънәләренә игътибар итик.(Мәгънәләре төрле) Яңа мәгнә ничек барлыкка килде? Чы кушымчасы ярдәмендә. Бу кушымча ничек дип аталыр икән.( Сүз ясагыч кушымча)Тамырга сүз ясагыч кушымча ялганып ясалган сүз нинди сүз булыр икән? (Ясалма сүз).
Әйдәгез әле ,балык тамырына тагын тамырдаш сүләр уйлап карык әле.(балыкчылык). Тамырын һәм кушымчаларын табыйк. Балык +чы+лык. Ничә кушымча ялганды. Мәгънәләренә игътибар итик. Яңа мәгънә ясыймы?.Әйе. Димәк нинди нәтиҗә чыгарып була. (Тамырга берничә сүз ясагыч кушымча да ялганырга мөмкин). Әлеге яңа мәгнә ясый торган ,сүз ясагыч кушымчалар ничек тамгалана?

ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН ( тейк оф –бас, тач даун – утыр)
Мин сезгә кагыйдәләр укыйм, минем фикер белән килешүче укучылар урыннарыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала.
Кагыйдә
1.Әйе. Тамыр – сүзнең төп мәгънәле кисәге
2.Юк.Тамыр сүзләрдә ясагыч кушымчалар була
3.Юк. Ясалышы ягыннан сүзләр тамыр гына була.
4.Әйе.Кушымчалар сүзнең мәгънәсен һәм формасын үзгәртәләр.
5.Әйе. Сабырлык сүзендә сабыр – тамыр, -лык-сүз ясагыч кушымча
6.Әйе. Сүзнең мәгънәле кисәкләре дип тамыр, нигез, кушымчалар атала.
Сез алдагы дәрес материалын бик яхшы үзләштергәнсез, рәхмәт.
III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
Бүгенге дәрестә без кушымчаларның ялгану тәртибе турында сөйләшербез. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны , теманы языгыз һәм түбәндәге шигырь юлларын матур итеп күчереп куегыз.
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Кояш гел көлеп торса.
Авырлыкны да җиңәрбез
Дуслык күпере булса.

Әйдәгез, укучылар, без дә бүгенге дәрестә бер –беребезне ихтирам итеп, булышып эшлик, белемнәрне арттырыйк. Шигырьдәге исемнәрне табып, тамыр, кушымчаларын билгеләгез. Кушымчаларның сүзләргә ялгану тәртибенә игътибар итегез.
Таблица ярдәмендә яңа теманы аңлату.
Тамыр
Сүз ясагыч кушымча
Күплек сан кушымчасы
Тартым кушымча
Килеш кушымчасы
Сыйныф – таш – лар - ыбыз
Юл – чы – лар – ыбыз - ны
Бакча – га
Урман – нар – ны
Фолоу зе лидер структурасы буенча физкультминутка.
Укучылар бер –бер артлы тезелеп басалар. Бию көе кушыла. Алдагы укучының хәрәкәтләрен арттагы укучылар кабатлый. Музыка туктагач, алдагы укучы артта күчә, кабат көй җибәрелә, икенчесе лидер була. Уен шулай дәвам итә. 3 минут вакыт бирелә. Вакыт беткәч, барысы да без булдырабыз, без молодцы дигән сүзне кабатлый.
Хәзер укучылар дәреслектәге 279 нчы күнегү ярдәмендә теманы ничек аңлаганыгызны Сималтиниус Раунд Тэйбл структурасын кулланып тикшереп китәрбез. Һәркем үзе эшли. Эшләп бетергәч, сәгать уңаена иптәшегезгә биреп, тикшереп чыгасыз. Моның өчен сезгә 5 минут вакыт бирелә.(Тамыр һәм кушымчаларны шартлы билгеләр белән билгеләргә. Һәр өстәлгә аерым эш.)
1 өстәл – акыл, хезмәткәр, куянкай, йортыбыз.
2 өстәл – бир, уйла, беренче, йөрсен.
3 өстәл – зәңгәр, күңелле, бирмә, тауга.
4 өстәл – озак, бушлай, шәһәрчек, аты.
Вакыт башланды. Вакыт бетте.
Эшләрне төркемдәге иң кечкенә буйлы укучы укып чыга.Рәхмәт.
4. Сезнең алда карточкалар бар. Сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга таркатып , шартлы билгеләр белән билгеләргә. Дәрес ахырында мин сезнең бүгенге дәресне ничек үзләштерүегезне тикшереп ,билгеләр куярмын.
Канатлану, бәхәсләшмәдек, якташ, җылытачак, таулы, таллык, зәңгәрсу, шатлыклы, урманнарда, серләшәләр.
IV. Рефлексия
Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
-
Нәрсәләр эшләдек?
-
Дәрес сезгә ошадымы? (Дәрес ошаган балалар, өстәлләрендәге кояш нурларын алып
V. Өй эше:
Иҗади эш. “Мин дуслыкны ничек аңлыйм?” дигән темага кечкенә күләмле инша язарга
Сез бүгенге дәрестә бик актив эшләдегез. Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!