SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Назипова Гульнара Сабирзяновна

Сочинение - фикерләмә

“Укытучы – олы юл башың,
Күзләреңне ачкан кояшың.”

Бу юлларны укыгач, уйланып калам: чынлап та, кеше үз юлын сайлаган вакытта, укытучының роле нинди икән? Шигырьләрдә, әсәрләрдә әйтелгәнчә, “...Галим дә, төзүче дә, шагыйрь да, табиб та укытучыдан башлана”мы икән? Чынлыкта да, “Күзләреңне ачкан кояшың” укытучымы икән?

Минем сайтым

png

Минем сайтка рәхим итегез!

Сайтымда сез минем эш тәҗрибәм белән таныша аласыз, үзегезгә файдалы мәгълумат табарсыз дип ышанам, алдагы хезмәттәшлеккә өметләнәм.
Анда тупланган материаллар сезнең өчен файдалы һәм кызыклы булыр.

Сылтама: https://nsportal.ru/nazipova-gulnara-sabirzyanovna

Минем эш тәҗрибәм

 Гульнара Сабирзяновна родной язык

Мин, Нәҗипова Гөлнара Сабирҗан кызы, Яңа Савин районының 155 нче гимназиясендә 2004 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Без яшәгән чор – кыюлык, тәвәкәллек, тизлек, заман таләпләренә яраклаша белү, үзгәрешләр чоры. Бүген Россиянең мәгариф системасы дөньякүләм таләпләргә җавап бирергә омтыла. Аның төп максатларыннан берсе булып, укучының шәхес буларак төрле яклап үсүе, аның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйьлеген, инициативасын, үз-үзен оештыра һәм үз юлын таба белүе тора. Укытучы укучының иҗади һәм тәнкыйди фикерләвен, мөстәкыйль эзләнү, һәм тикшеренү эшчәнлеген булдыру өстендә эшләргә, ягъни укытучы әзер белемнәрне генә бирергә түгел, ә ул белемнәрне аның үзеннән эзләтергә тырышырга тиеш.

“Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы.” Галимҗан Ибраһимовның әлеге сүзләре бүгенге көн укытучысы өчен бик актуаль.

Методик теманы да шуны исәптә тотып билгеләдем: “Шәхеснең үз-үзен уңышлы реальләштерүенең шарты буларак укучының иҗади фикерләвен һәм танып белү активлыгын үстерү”.