SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

ВМО учителей татарского языка и литературы

Ссылка на мой личный сайт "Укытучыга методик ярдәмлек"

IMG_20160112_164130

Хөрмәтле коллегалар, сезне үземнең сайтымда күрергә шат булачакмын: http://railyarailevna.ucoz.com/ Әлеге сайт 2016 нчы елның гыйнварында булдырылды. Сайтта эшләр, фикерләр нәкъ менә татар телендә алып барылачак. Беренчедән, шул рәвешле мин татар теленең халыкара дәрәҗәдә дә яңгырый алуына ирешергә телим. Икенчедән, читтә яшәүче татар халкы, мөгаллимнәр өчен дә күпмедер дәрәҗәдә файдалы булыр дип уйлыйм. Үзегезнең фикер, тәкъдим һәм киңәшләрегез белән дә уртаклашсагыз иде. Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым. Үзегез өчен файдалы булган кулланмалар таба алсагыз, мин шат булырмын. Һәрберебезгә куйган максатларыбызга ирешеп яшәргә язсын. Сау-сәламәт булыйк!

Үткәннәргә ышанып, киләчәкне төзибез! (эссе)

Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча гүя акчарлак.
Ак канат иңнәрдә
Җилферди җилләрдә,
Күңел оча ерак җирләргә.
(С.Сөләйманова)
Һәр кешенең алдында югары үрләр, ерак күкләргә илтә торган баскычлар бар. Шул баскычлардан өскә менү өчен кешегә нәрсә кирәк соң? Иңнәреңдә канат булу, әле еракка оча алу дигән сүз түгел, ул канатларны дөрес файдалана белергә кирәк. Ә моның өчен күп укырга, алдыңа куйган максатка ирешү өчен күп көч куярга кирәк. Алай гына да түгел, үткәннәргә карап гыйбрәт, сабак алып, булган хаталарны төзәтеп эш итү дөрес, минемчә.

Шәхси сайтым

Минем турында тулырак мәгълүматны (дәрес эшкәртмәләре, класстан тыш чара материаллары, дипломнар, сертификатлар, шәхси эш планы, дәрес өчен материаллар, БРТ һәм БРИ, мониторингка эзерлек материаллары һ.б.) биредән таба аласыз: http://nsportal.ru/albina-gilyazieva-nikolaevna
Дәресем https://yadi.sk/i/UIhy93J2mgind урнаштырылган.

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим! (Эш тәҗрибәсеннән)

1

Мин, Гыйлаҗиева Альбина Николай кызы, Казан шәһәре Совет районының 126 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм.
Мин - югары белемле укытучы, 2002 нче елда КДПУ тының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамладым. Бу югары уку йортын тәмамлау белән үк үземнең укытучы эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Гомуми педагогик стажым – 13 ел. Белгечлегем буенча 8 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасын башкарам. 2013нче елдан 126 нчы гимназиядә эшлим.
Максатым: Балаларның сәләтен күрә белеп, аларны иҗади баскычка күтәрү , әдәпле, әхлаклы итү, һәр яктан камилләшкән шәхес тәрбияләү.
Бурычым – гыйлемле, туган телен, илен сөюче, башкаларны хөрмәт итүче, заманга яраклаша белүче, рухи яктан сәламәт шәхесләр тәрбияләү.
Тел - зур байлык. Һәр бала ачылып бетмәгән шәхес.
Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә мин һәр укучыма аерым якын килеп, шәхес итеп карыйм. Шуны истә тотып, мин “Укучыларның татарча сөйләм телен камилләштерү һәм аларны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү”-дигән методик тема өстендә эшлим.
Тәҗрибәм зур булмаса да, үз эш юнәлешем, җиңүләрем бар.

Үткәнем белән горурланам, киләчәкне төзим (эссе)

IMG_20151108_092606

Туган йортым – тормышым башы. Хәтер сандыгымда иң кадерле вакыйгалардан торган бәхетле Балачак. Янәшәмдә - олы йөрәкле, кайгыртучан, һәр баланың кечкенә генә уңышына да ихластан сөенүчән, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган әнием. Ул - иҗади уңышларга рухландырып, күпләрне олы юлга чыгарган, халкыбызның гореф-гадәт, йолаларын укучыларга, әти-әниләргә армый-талмый җиткергән Татарстанның атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Бүгенгедәй күз алдымда: кичләрен әнием өем - өем дәфтәрләр тикшерә. Апам дәресләрен хәзерли, ә мин янәшәләрендә бөтереләм. Дәфтәрләргә күз салам да “5”ле билгеләрен күреп сөенәм, әнием кызыл төс белән хаталарны төзәтсә - борчылам. Үскәч, мин гел “5”ле билгеләре генә куярмын дип хыялланам.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

IMG_1195

Вахитов районының “ Инглиз фәнен тирәнтен өйрәтә торган 39 нчы урта гомуми белем мәктәбе” базасында “Федераль дәүләт белем стандартлары: норматив-хокукый база, эш программалары, дәреснең технологик картасы” дигән темага шәһәр семинары булып узды. Аның эшендә рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Мәктәп директоры Г.А. Назипова федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында дәүләт телләрен һәм инглиз телен укытуны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп укучыларына телләрне укыту үзенчәлекләре, бу юнәлештә мәктәп укытучыларының эшчәнлекләре турында сөйләде. Телләр өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләүдә педагогларның, мәктәп администрациясенең зур роль уйнавын ассызыклап үтте. Шулай ук Г.А. Назипова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш системасын бәян итте.
Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, татар теле һәм әдәбияты укытуның норматив-хокукый документлары, эш программаларын төзү үзенчәлекләре турында Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин сөйләде. Ул эш программалары, календарь-тематик планның структурасы, укыту-методик комплектлар, төп укыту программалары белән таныштырды.

“Яңа стандартлар: 5 нче сыйныфта дәрес”

награждение

2014 – 2015 нче уку елында Шәһәр мәгариф идарәсенең мәгълүмати – методик бүлеге җитәкчелегендә иҗади эшләүче укытучылар “Яңа стандартлар: 5 нче сыйныфта дәрес” исемле проект эшләделәр. Проект кысаларында шәһәрнең төрле районыннан 50 укытучы, мәгълүмати – методик бүлек методистлары федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә рус теле һәм рус әдәбияты, татар теле һәм татар әдәбияты, инглиз теле, француз теле, немец теле, тарих, китапханә дәресе, математика, биология, география, рәсем, физкультура, хезмәт, җыр дәресләренең технологик картасын һәм дәрес эшкәртмәсен әзерләде. Бу методик кулланма җыентык булып китап нәшриятында басылып чыкты һәм укытучыларның Шәһәр август конференциясендә мәктәп директорларына таратылды.
7 сентябрь көнне мәгълүмати – методик бүлекнең актлар залында проектка нәтиҗә ясалды һәм 50 педагог Шәһәр мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатына ия булды.
Мәгълүм булганча, 2015 елның 1 сентябреннән 5 сыйныфлар федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем ала башлады. Бу җыентыкны укытучылар дәрескә әзерләнгәндә һәм үткәргәндә өлге итеп куллана алалар.

Август киңәшмәләре дәвам итә

 на главную

“ Мәгариф хезмәткәрләренең «Заманча мәгариф: бердәй мөмкинлекләр – яңа технологияләр –шәхси җаваплылык” темасына багышланган шәһәр август конференциясе кысаларында үткәрелә торган гомуми белем оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары секция утырышы Совет районы 171 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында узды.
Утырыш әлеге мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга керәчәк балаларның сәламләве белән башланды. Секция эшендә катнашучылар Совет районы гомуми белем оешмаларының милли мәгариф үсешенә багышланган күргәзмәсе белән таныштылар.
Утырышта Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, филология фәннәре кандидаты Һидиятов И. Р., Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Совет районы буенча бүлек башлыгы урынбасары Ибәтуллина Г.Г., Авиатөзелеш районы 62 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Ибраһимова Э.С., Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К., , Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр автоы Фәтхуллова К,С., Совет районы 90 нчы гимназия директоры Закирҗанова Г.Д. чыгыш ясадылар.

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара «Туган тел» мастер-класс бәйгесе

 мастер-класс 2015

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче туган тел укытучыларын барлау һәм аларның эшчәнлеген активлаштыру, хезмәтләрен бәяләү максатыннан ана теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара «Туган тел» мастер-класс бәйгесе уздырылды.
Бәйгедә Татарстан Республикасы урта гомуми белем бирү оешмаларының татар, рус, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт теле укытучылары һәм Россия Федерациясе төбәкләре урта гомуми белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Бәйгегә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 89 эш кабул ителде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Ульян һәм Оренбург өлкәләреннән 25 укытучының эшен сайлап алды.

Утырмага барган идем...

Соңгы елларда мәктәптә укыту – тәрбия эшендә бара торган реформа без – тәрбиячеләр алдына да яшь буынны тәрбияләүнең яңа чараларын эзләү, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәснә ныграк таяну бурычын куйды.
Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү – балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә.
Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата – аналарның, тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы.Андый мөхиттә тәрбияләнгән бала, мөстәкыйль тормышка аяк баскач, кешеләргә карата мәрхәмәтле, өлкәннәрне хөрмәт итүчән, хезмәт сөючән булып үсәчәк.
Традицияләр, халык бәйрәмнәре – милләт тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше.
Без кечкенә вакытта кич утырулар бар иде. Аны әбиләр, әниләр “утырмага бару” дип әйтәләр иде. Мин балалар белән шундый бер кичә үткәрдем, аны сезгә дә тәкъдим итәм.

Татар әдәбиятын укытуда үзгәрешләр

DSC05215 (Копировать)

Шәһәр мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик бүлегенең мәҗлесләр залында рус телле төркемнәрдә эшләүче татар әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе булып узды. Ул рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту мәсъәләләренә багышланган иде. Мәгълүм булганча, 2015-2016 нчы уку елында рус телле укучыларга татар әдәбиятын укытуда үзгәрешләр көтелә. Моңа кадәр татар телен һәм татар әдәбиятын укытканда бердәм дәреслекләр кулланылды. Аларда бирелгән материалларны телгә яки әдәбиятка бүлүне укытучылар үзләре башкардылар. Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр, аз күләмле әсәрләр нигездә укучыларның сөйләмен үстерүгә юнәлтелгән иде.Федераль дәүләт белем стандартларына таянып, бер төркем галимнәр һәм практик укытучылар татар әдәбиятыннан яңа дәреслекләр яздылар.

Портрет Абдуллина Лилия Ринатовна

P1010344

Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? — дисәләр,

Сөенечем — таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни? — дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? — дисәләр,

Бәхет — шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Абдуллина Лилия Ринат кызының 4 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

DSC06973

ТЕМА: «Минем дустым»

Максат:
1. Укучыларны текстның эчтәлеге белән таныштыру.
2. Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
3. Укучыларда үзара дуслык хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар, тест биремнәре, таратма карточкалар.

Материал: 4 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, 2-бүлек).

Ссылка на мой личный сайт

Безымянный

Хөрмәтле коллегалар! Сезне үземнең сайтымда күрүемә шатмын. http://nsportal.ru/abdullina-liliya-rinatovna Әлеге сайт 2013 нче елны теркәлде. Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым. Сайттагы эшләр, башлангыч сыйныфларнын рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәби уку дәресләрен укытучы мөгаллимнәр өчен күпмедер дәрәҗәдә файдалы булыр дип уйлыйм. Үзегез өчен файдалы булган мәгъүматларны таба алсагыз, мин бик шат булыр идем. Үзегезнең фикер, тәкъдим һәм киңәшләрегез белән дә уртаклашуыгызны телим. Авыр, ләкин шул ук вакытта кызыклы эшебездә иҗади уңышлар!

Эссе "Мин - укытучы"

мин

Мин – Укытучы

Һәр ел саен җиргә көзләр килә
Сары нурдай яфрак коела.
Мәктәбемә илтә торган сукмак
Алтын сипкән кебек тоела.
Мин әкрен генә Казан шәһәре буйлап атлыйм. Тирә-якта алтын көз. Сары яфрак түшәлгән сукмак мине мәктәбемә илтә. Ә яфраклар бер-бер артлы төшәләр дә төшәләр. Көн артыннан көн уза, дәрес арты дәрес.
Мәктәпкә беренче адымнарымны атлаган көннән, никадәр дәрес узган. Балаларның телләре, кыңгыраудай, чыңлаган да чыңлаган, бик күп сорауларга җавап табылган.
Укучылар көтә мине бигрәк,
Янып, көлеп тора күзләре.
Бер-бер артлы меңәр сорау ява,
Алтыннан да кыйммәт үзләре.

Эссе "Мин - укытучы"

DSC06986

Мин – укытучы

Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора.
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Саф күңелле кечкенә бала, мәктәпкә аяк басу белән, беренче укытучысының җылы карашын тоя, ягымлы тавышын ишетә.Укытучы алда торган максатына ирешү юлларын ача: сабыйларга белем һәм тәрбия бирә. Уйлап карасаң, укытучы һөнәре – бик катлаулы, авыр һөнәр. Укытучыдан һәр балага игътибарлы булу сорала. Сыйныфтагы укучының психологик һәм яшь үзенчәлекләрен белү һәм аңа шәхси якын килү – бик җитди эш. Дәресләрне оештыру - укытучының әйтеп бетерә алмаслык зур хезмәте.

Ибраһим Хәлфин исемендәге X республика фәнни-эзләнү конференциясе

IMG_3451

Авиатөзелеш районының 14 нче гимназия базасында күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге X республика фәнни-эзләнү конференциясе булды. Конференция ел саен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, 14 нче гимназия тарафыннан оештырыла.
Чараны гимназия директоры Вахитова М.Ә. ачып җибәрде. Ул конференциянең максаты белән таныштырды, чараның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлануын искәртте.
Конференциядә катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты Хабетдинова М.М., Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты, Татарстанның атказанган укытучысы Зиннәтуллин Р.К., фронтовик-язучы Фатих Кәримнең кызы Кәримова Л.Ф., күренекле татар язучысы Г.Әпсәләмовның оныгы, шагыйрь, Россия һәм Татарстан Язучылар Союзы әгъзасы Әпсәләмова А.Б.сәламләделәр.
Конференция эшендә республика мәктәпләрендә белем алучы укучылар һәм педагоглар катнашты. Конференция кысаларында 11 секция эшләде. Секция утырышларында 131 укучының чыгышы тыңланылды.

Инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү

фото хамидуллина л с 169 (2)

Мәгариф системасына бүгенге җәмгыять зур таләпләр куя. Яңа технологияләргә нигезләнү, укытуның эчтәлеген яхшырту, сыйфатлы белем бирү – бүгенге көн мәктәбенең төп бурычы. Бүген укытучы үз алдына куелган максат, бурычларны үтәү юлында нык уйланылган эш алып барырга тиеш. Урта белем бирүче мәктәпләрендә туган телне укытуда максатчан эшләү, татар телен фән буларак укыту, заманча технологияләр куллану, икенче буын Федераль дәүләт белем бирү стандартлары куйган таләпләрне үтәү юнәлешендә эш алып бару өчен инновацион технологияләргә нигезләнү әһәмиятле.

Һөнәри бәйгеләргә әзерлек

IMG_9576

2015 нче елның 29 нчы гыйнварында Киров районы “4 нче гимназия-интернат” базасында “ Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының иҗади үсеш чарасы буларак һөнәри осталык бәйгеләренең роле” темасына шәһәр семинары булып үтте. Аның эшендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, гомуми белем оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары катнашты. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты.Ул бу чараның максаты, бурычлары белән таныштырды, һөнәри бәйгеләрнең иҗади эшчәнлеккә йогынтысын күрсәтте.
Гимназия директоры Фәттиев М.М. үзенең чыгышында интернатлы гимназия шартларында гыйльми-тәрбияви тирәлек тудыруга тукталды. Директорның фәнни-методик эше буенча урынбасары М.Ә. Әхмәтова укытучыларның компетенцияләрен үстерүдә һөнәри конкурсларның роле турында сөйләде.
Россия Федерациясе күләмендә уздырылучы ана теле, рус теле укытучыларының һөнәри бәйгеләренә әзерлек үзенчәлекләре белән әлеге конкурста Гран При яулаган, Казан федераль университеты фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Р.И.Латыйпов таныштырды.

Минем эш тәҗрибәм

“Рус телле балаларны информацион һәм коммуникатив технология аша иркен аралашуга өйрәтү, поликультуралы шәхес тәрбияләү”.
Мин – Кәлимуллина Лилия Йосыф кызы. КФУның IT лицеенда татар теле, татар әдәбияты һәм инглиз теле укытам.
Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла. “Татарстан Республикасы халыклары телләре” турында ТРсы Законы кабул ителүгә дә шактый вакыт үтте.Татарстанда ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре яшәп килә. Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш.