
Блог пользователя Зиннатуллин Раиф Каримуллович
Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгесе
15, 16, 17 нче гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2025» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Совет районының 149 нчы лицеенда үзара көч сынаштылар. Шул ук вакытта әлеге бәйге Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының шәһәр этабы да булып тора.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
Татар мәктәбе директорлары тәҗрибә уртаклаша
2024 нче елның 21 нче ноябрендә Идел буе районы 18 нче татар гимназиясе базасында татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган белем бирү оешмалары директорларының семинары булды. Ул хәзерге заман шартларында милли мәктәпләрнең эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләренә багышланган иде.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
“Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы” Бөтенроссия һөнәри конкурсы
16-21 сентябрьдә башкалабызда“Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы” Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы узды. Быел анда Россиянең 79 төбәге укытучылары һәм тәрбиячеләре катнашты.
Педагоглар Россия халыкларының 36 телен тәкъдим иттеләр, алар арасында халык саны ягыннан күп булган милләт телләре дә, аз санлы халыкларның телләре дә бар иде.
Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2022 елда гамәлгә куелган.
Казан шәһәре Идел буе районы19 нчы гимназиясенең туган татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова “Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы - 2024” Бөтенроссия конкурсында икенче урынны яулады.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында узды.
Икенче урын өчен бүләкне Ләйлә Гарифҗановага Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт департаменты башлыгы, конкурсның жюри рәисе Татьяна Вагина һәм Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тапшырды.
Ләйлә Фаяз кызын җиңүе белән котлыйбыз.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Укытучылар, директор урынбасарлары игътибарына!
Хөрмәтле коллегалар! Яңа уку елыннан федераль белем программалары гамәлгә керә. Программалар башлангыч, төп гомуми белем, урта белем баскычлары өчен расланган. Бу программалар эчендә туган (татар теле), туган телдәге әдәбият, татар теле дәүләт теленнән эш программалары урнаштырылган. Моның өчен Единое содержание общего образования (edsoo.ru) порталына керергә кирәк. Аннан “Нормативные документы” бүлегенә керәсез. Документлар PDF һәм BORD форматында бирелгән. Документлар күләмле. Аннан татар теле программасын табу авыррак. Җиңел вариант: туган (татар) телен табар өчен интерактивная версиясен ачарга кирәк. Анда содержательный разделдан барлык программаларны да табарга була. Укыту планнары организационный разделда.
Игътибар!!! Материалны табу җиңел булсын өчен, мин бүлекләрне рус телендә күрсәттем.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Туган тел укытучылары көч сынашты
28-29 нчы мартта Вахитов районы 27 нче гимназия базасында туган тел укытучылары Бөтенроссия конкурсының йомгаклау туры үткәрелде. Бу конкурс 2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысавларында уздырылды.
Конкурсның йомгаклау этабында Татарстаннан 9 рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 15 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 5 чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы, 5 мари теле һәм әдәбияты укытучысы, 2 удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы, 2 мордва (эрзя, мокша) теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россиянең башка төбәкләреннән 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
“ Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы ” Бөтенроссия конкурсы йомгаклары
24 нче мартта “Әкият” курчак театрында “ Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсның йомгаклау этабында Шагараева Алинә Илсур кызы (Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиясе), Батырова Зилә Зөфәр кызы (Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия), Зиннәтуллина Лилия Фәнис кызы (Киров районының 188 нче күп профильле лицее), Әгъзамова Алиса Хәбир кызы (Совет районының М.И. Мәхмүтов исемендәге аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 184 нче урта гомуми белем мәктәбе), Мозаффаров Рамил Мөдәррис улы (Совет районының 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе), Җәләева Гөлүзә Азат кызы (Вахитов районының Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе) катнашты.
Конкурсантлар йомгаклау этабында медиавизиткаларын тәкъдим иттеләр, дәрес, сыйныф сәгате уздырдылар, методик остаханә, мастер-класс күрсәттеләр. Конкурсантларыбыз бу этапта уңышлы чыгыш ясадылар.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
Камиллекнең чиге юк.
Идел буе районының 114 нче урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр семинар-практикумы булды. Ул яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, дәресне проектлаштыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Мәгълүм булганча, 2023 нче ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан семинар мәктәп укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән чара белән башланып китте.
Мәктәп директоры В.В.Стахеев һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин укытучыларны Педагог һәм остаз елы белән котлап, педагоглар хезмәтенең мөһимлеген билгеләделәр, татар телен саклауда, өйрәтүдә туган тел укытучыларының зур роль уйнавын ассызыкладылар.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
Яңартылган федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру
20 нче октябрь көнне Идел буе районының 6 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик семинары булды. Ул “Яңартылган федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укыту” темасына багышланды.
Семинарда гимназия директоры О.Н.Баклашова “Гимназия – лингвистик активлык территориясе” дигән темага чыгыш ясады. Ул гимназиядә төрле телләрне укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты, телләр өйрәнгәндә яхшы нәтиҗәләр бирә торган төрле технологияләргә тукталды, бу юнәлештә ирешелгән уңышларны бәян итте.
Директорның милли мәгариф буенча урынбасары Г.Р.Гарипова үзенең чыгышында татар теле һәм әдәбияты укыту мәсьәләләренә тукталды. Гимназиядә берничә ел дәвамында “Сәлам” укыту-методик комплектларына апробация үткәрелә. Ул чыгышында бу комплектларның өстенлекле, уңышлы якларын күрсәтте. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан татар мәктәпләре, татар төркемнәре өчен эшләнгән яңа укыту-методик комплектлар белән укыта башлаганнар. Чыгыш ясаучы бу комплектларның да заманча булуын, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеген билгеләп үтте.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- следующая ›
- последняя »