SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе

DSC04812

Казан шәһәре мәгариф идарәсендә «Казан шәһәре ел укытучысы-2018» бәйгесенең «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә көч сынашачак укытучылар өчен семинар үткәрелде. Аның эшендә район бәйгеләрендә җиңү яулаган Һадиева Илгия Илдус кызы (71 нче мәктәп), Халитова Лилия Азат кызы ( 170 нче мәктәп), Әбсаләмова Илмира Хәмит кызы (39 нчы мәктәп), Нәҗипова Эльвина Рифат кызы (27 нче гимназия), Галиева Нурия Минлехан кызы (151 нче мәктәп), Дәүлиева Нина Павел кызы (67 нче мәктәп), Галимуллина Лилия Фәргат кызы ( 159 нчы лицей), Ибраева Ләйсән Рәсих кызы (167 нче мәктәп) катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К. ачты. Ул семинарның максат һәм бурычлары белән таныштырды. Чыгышында “Казан шәһәре ел укытучысы – 2018” конкурсы үткәрүнең хокукый-норматив базасы, конкурсны үткәрү тәртибе, биремнәр һәм аларны бәяләү критерийларын бәян итте.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Шәрипова Роза Зарифовна заманча дәресне проектлаштыру, методик семинар һәм мастер-классны модельләштерү, белем проектын төзү буенча чыгыш ясады, аларның үзенчәлекләрен тасвирлады, методик киңәшләрен җиткерде.
Шул ук көнне чит аудиториядә дәрес уздыру, методик семинар һәм мастер-класс, белем проектын үткәрү буенча җирәбә уздырылды.

Прикрепленный файлРазмер
DSC04810.JPG39.06 кб