SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

"Минем тормышымда укытучы"

IMG_2163изм

Без мәктәптә, югары уку йортында белем алганда, анкета тутыру модада иде. Сораулар төрле булырга, кабатланырга да мөмкин иде. Ләкин һәр кеше “Яраткан укытучың кем?” соравын яза иде. Ә мин ике дә уйламыйча матур хәрефләр белән: “Беренче укытучым – Хуҗина Тәскирә Хәмзә кызы”, дип язып куя идем.
Вакыт дигәнең агым судай ага да китә, гомер йомгагы акрын гына тәгәридә тәгәри икән ул. Узган еллар турында күңелгә язылган хатирәләрне “актарып” утырам. Кайсын гына уйлый башласам да, фикерем беренче укытучыма барып тоташа. Сагынам...
Газиз әнкәем сап-сары чәчләремне ике яктан ап-ак бантиклар куеп үреп, иң матур чәчәкләрдән зур бәйләм ясап, яңа тормышка аяк бастырды.Мин укучы булдым. Ә анда безне мөлаем, ярдәмчел, ягымлы тавышлы, тәмле телле остазым Тәскирә апа каршы алды. “А”га “Б”ны кушып бер иҗек тә укый алмаган, ни саный, ни яза белмәгән балалардан нинди шәхесләр тәрбияләде! Ул безнең өчен аз көч түктеме? Дәрескә әзерләнеп, ничә йокысыз төннәр үткәрде икән? Ә ул дәресләр?! Аларны күрергә кирәк! Эх, бер генә сәгатькә кайтып килер идем шул көннәргә. Остазымның һәр әйткән сүзен ятлап барып, күңелемнең иң түрендәге сагындыгына бикләп куяр идем. Башлангыч сыйныфта укыганнарны уйлыйм да, дәреснең 45 минут кына барганына ачу килгәне искә төшә. Чынлап, шундый тиз уза иде безнең дәресләр! Алар хәреф язып, иҗек укып, мисал чишеп калуга гына кайтып калмый иде, бу эшләр белән беррәттән, без җырлый, бии, кул эшләре башкара, төрле иҗади әсәрләр яза, тегә-бәйли, балчыктан сыннар ясый идек. Физик тәрбия дәресләрен Тәскирә апа кебек укыткан укытучыны белмим дә. Сәнгатькә дә якынайтты укытучыбыз. Моңсызларны – җырларга, сикерә дә белмәгәннәрне биергә өйрәтте. Үзе баянда уйнады, үзе биеде.Урыныбыз һәрчак сәхнә түрендә булды. Район гына түгел, республика күләмендәге конкурсларда да сынатмадык. Без анда төрледән-төрле уеннар уйный, кыш көне чаңгыда шуа идек, җепшек кардан төрле сыннар ясап, бияләйләр чылынып бетә иде. Безне мәктәптән куып диярлек кайтаралар иде, чөнки Тәскирә апабыз белем алуга карата зур мәхәббәт тәрбияли алды. Һәм ул, шәхсән миндә, көннән-көн арта гына бара.
Остазым кыш көнендә туган. Аның күңеле дә кышын ява торган ак карлар кебек чиста һәм пакь. Эш сөючән ул. “Кечкенә вакытта әнкәйгә бозаулар карашырга колхозга бара идем. Аннары ул сыер саварга күчте. Мин, әнкәйгә булышырга барып, 1 сыйныфта укыганда сыер саварга өйрәндем. 6 класста үземә бер төркем тана алып, җәйге каникулда колхоз ындырында эшләдем. Гел яхшы билгеләренә генә укыдым. Элек тә олимпиадалар бар иде. Химиядән районда – беренче урынны, математикадан икенче урынны алганны хәтерлим”, – дип искә алып сөйли иде укытучым үзенең мәктәп еллары турында. Аның үҗәтлеге, бер эштән дә курыкмаулыгы укучыларына да күчте.
Мәктәптә иң матур сыйныф бүлмәсе, мөгаен, безнеке булгандыр! Тәскирә апа анда ата-аналар ярдәме белән уңайлы шартлар тудырды. Гөлләр һәрчак шау-чәчәктә утыралар иде. Мәктәп яны бакчасында эшләп, без бакчачы серләренә төшендек, чәчәкләр дөньясы белән таныштык. Тәскирә апаның өендә дә ел дәвамында яшеллек хөкем сөрә: ул аларны күңеле белән ярата, иркәли. Гаиләсе турында да үрнәк дип кенә әйтеп була.
Бер очрашуыбызда “Укучыларның яраткан укытучысы булуның сере нидә?” – дип сорадым. Тәскирә апаның күзләре яшьләнде. “36 ел эшләү дәверендә бер генә ата-ана белән дә конфликтка кергәнем булмады. Берәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, шунда ук хәл итә идек. Укучылар өйләрендә еш булдым. Һәр көн иртән мәктәпкә бер сәгать алдан килдем. Дәрескә кадәр балаларның дәфтәрләрен тикшереп, өстәмә эшләр белән шөгыльләнә идем. Бу турыда “Начальная школа” журналында язгач, педагогика фәннәре кандидаты Конышева “Мондый укытучылар күбрәк булсын иде”, – дип нәтиҗә ясаган иде. Кешеләрдә, җитәкчеләрдә намуслылык сыйфатын югары баскычка куям. Намуссыз кешеләр мәктәптә укытырга тиеш түгелдер, минемчә. Замана нинди булуга карамастан, укытучы бала күңеленә иң яхшы орлыкларны салырга тиеш, үзендә яхшылык булмаган кеше аны эшли алмый”, – диде. Чынлап та, минем беренче укытучым – намуслы шәхес. Һәр укучысының күңелендә нинди орлыклар ятканын күреп ала белде. Шулардан берсеннән-берсе матур гөлләр үстерде. Аларга кояш нурлары кебек, алдагы тормышларында да чәчәк атарга, бераз сулып китсәләр яшәргә, үсәргә көч табарга хәзер дә ярдәм итә.
Тормыш – үзе мәктәп ул! Анда адым саен сиңа укытучы очрарга мөмкин. Иң беренче чиратта, ул синең газиз әниең! Син яралганнан алып яклаучы фәрештәңә әйләнә. Туганнарың, дусларың, тәрбиячеләр, таныш-белешләр, хезмәттәшләр – һәркайсы тормышыңда үз ролен башкара, сине нәрсәгә булса да өйрәтә. Ләкин беренче укытучының роле башка. Ул – бер илаһи зат.
Минем тормышымда хөрмәтле укытучылар бик күп. Алар туган мәктәбемдәге остазлар, югары уку йортындагы хөрмәтле мөгаллимнәрем. Мин татар халкының атаклы академикларында, профессорларында белем алуым белән чиксез бәхетле. Әлфия Шакирҗанова, Фоат Галимуллин, Рүзәл Юсупов, Тәлгать Галимуллин, Әлфәт Закирҗанов, Чулпан һәм Фираз Харисовлар, Роза Асылгәрәева, Флера Сәйфулина, Ләйлә Минһаҗева, Луиза Җамалиева, Рамил Ханнанов, Әлфия Мотыйгуллина, Кадрия Фәтхуллова һәм башка бик күп хөрмәтле галим-галимәләргә мең рәхмәтләремне җиткерәм. Алар беренче укытучым салган ныклы белем нигезен тулыландырып, ана телемә, әдәбиятына, мәдәниятенә, мәгарифенә мәхәббәт уяттылар. Һәм бу мәхәббәтем мәңгелек! Ә хыялым – кемнең дә булса яраткан укытучысы булып күңел сандыгына кереп калу!

Комментарии

Хәерле көн хөрмзтле коллега Динара Равилевна!Сезнең сайтыгызга кереп,сезнең турында һәм башкарган эшләрегез турында бик күп мәгълүмат алдым.Сез күпкырлы шәхес.Заман укытучысы нинди педагогик компетентлылыкларга ия булырга тиеш,сездә барысы да бар.Бүгенге көн укытучысы журналист та,оештыручы да,проектлар авторы да...сез нәкъ менә шундыйлардан!
Киләчәктә сезнең педагогик эшчәнлегегездә яңа идеялар,яңа проектларыгызның тормышка ашуын телим.Укучыларыгыз сезне уңышлары белән сөендерсен! Сез "Ел укытучысы-2017"бәйгесендә катнашырга лаеклы.Бәйгедә уңышлар телим!Яңадан-яңа үрләр яулагыз!