SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар телендә белем бирүче фән укытучыларынын методик берләшмәсе утырышы

DSC03278

Казан шәһәре мәгариф идарәсендә татар телендә белем бирүче фән укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул, Казан шәһәре мәгариф идарәсе боерыгы белән расланган, татар телендә белем бирүче фән укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе составы белән таныштырды. Берләшмәгә төрле грантларда җиңү яулаган, укыту-тәрбия өлкәсендә уңышларга ирешкән тәҗрибәле укытучылар керде.
Берләшмәнең беренче утырышында яңалык һәм инновация, инновациянең типлары һәм төрләре, инновацион эшчәнлекне проектлаштыру технологиясе мәсьәләләре каралды. Берләшмә әгъзалары эш дәфтәрләрендә бу юнәлештәге хокукый-норматив документларны билгеләделәр, мәгарифнең төрле өлкәсендәге инновацияләрен ачыкладылар, методик теманы тормышка ашыруның технологик картасын төзеделәр. Зиннәтуллин Р.К. үз чыгышында белем бирүдәге инновацияләргә тукталды, глоссарийларга аңлатма бирде.
Утырышта шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин “2030 нчы елга Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе” н тормышка ашыруда башкарылган эшләргә анализ ясады.Чыгышта милли мәгариф системасы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, белем эчтәлеген камилләштерү, фәнни-методик ярдәм күрсәтүне арттыру мәсьәләләре яктыртылды. Анализ республика күрсәткечләре белән чагыштырып бирелде.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты С.А.Борисова бердәм дәүләт имтиханнары һәм төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә тукталды. эш нәтиҗәләре районнар, мәктәпләр буенча анализланды, проблемалар ачыкланды, конкрет мисаллар белән дәлилләнде.
Берләшмә утырышында агымдагы уку елына планлаштырылган эшләр турында фикер алышу булды.
Берләшмә әгъзаларына татар телендә белем бирү, сыйфат дәрәҗәсен күтәрү, мониторинг оештыру, белем бирү программаларын, эш программаларын төзү буенча консалтинг уздырылды.