SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү алымнары

IMG_3434

Казан шәһәре Совет районының "11 нче татар гимназиясе”ндә “Федераль дәүләт белем стандартлары шартларында дәресне һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру” темасына шәһәр семинары үткәрелде. Семинарга татар телендә белем бирүче төрле фән укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе әгъзалары чакырылган иде.
Гимназия директоры А.М. Ибраһимова федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, татар гимназиясендә укыту-тәрбия бирү формалары, алымнары турында сөйләде. Ул педагогик коллективның укыту һәм тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр кулланып эшләү һәм ФДББС ны гамәлгә ашыру шартларында укучылар эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гимназия Блум технологиясен файдалану буенча инновацион мәйданчык булып тора. “Шаян йолдызлар” ансамбле (оештыручы педагог Зиятдинова Д.И., хореограф Зарипова А.Р., вокал укытучысы Фәтхуллина Л.З,) чыгышы, “Табын әзерлибез” темасына үткәрелгән мастер-класс (педагог Нәҗипова Н.Г.), “Яшь шахматчы” түгәрәгенә ( җитәкчесе Хисамиев И.М.) йөрүчеләрнең оста итеп шахмат уйнаулары, республика һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән ярышларда призлы урыннар алулары гимназиядә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга зур игътибар бирелүен күрсәтте.
4-9 нчы сыйныфларда математика, әйләнә-тирә дөнья, география, инглиз теле, биология, физика, татар әдәбияты фәннәреннән үткәрелгән дәресләрдә (укытучылар Бикмуллина Г.И., Шакирова Л.Ф., Зиятдинова Д.И., Сафина Р.Ә., Абдуллаҗанова Л.М., Нуриева Г.К., Хәкимуллина Х.Р.) укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин иде. Семинарда катнашучылар балаларның дәресләрдә актив эшләүләрен, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алуларын, сөйләм телләренең камил булуын, укучыларның бер-берсенә теләп ярдәм итүләрен билгеләп үттеләр.
Гимназиядә патриотик тәрбиягә зур урын бирелә. “Ватанны саклау - егетнең даны” темасына уздырылган түгәрәк утырышында ( җитәкчесе, тарих укытучысы Бариева Р.Г.) балалар илебез тарихын, норматив-хокукый документларны, герой якташларыбызның хәрби хезмәт юлларын яхшы белүләрен күрсәттеләр, бу юнәлештә эзләнү эшләре алып баруларын билгеләп үттеләр.
Гимназиядә балаларның сәләтен ачыклау һәм аны үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Балалар иҗатыннан җыентыклар чыгару, газеталар нәшер итү, кызыклы проектлар эшләү, төрле конференцияләрдә катнашып чыгыш ясау гадәти эш санала. “Иҗат ул – тылсым чишмәсе” әдәби утырышында (җитәкчесе Хафизова З.М.) укучылар тарафыннан иҗат ителгән шигырьләр моны тагы бер тапкыр дәлилләде. Балалар семинарда катнашучыларга интервью алу серләрен дә, шигырьләрне анализлау осталыгын да күрсәтә алдылар.
Гимназиядә Дәрвишләр бистәсендә яшәгән күренекле шәхесләребезне барлау, аларга багышлап экспозицияләр эшләүгә дә зур урын бирелә. Танылган язучы Мәхмүт Хөсәенгә багышланган музейда бай материаллар тупланган. Аның белән китапханә мөдире Минһаҗева Г.Р. таныштырды.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә Казан шәһәре мәгариф идарәсе методистлары Зиннәтуллин Р.К., Борисова С.А., гимназиянең директор урынбасары Елистратова Р.Ә., Киров районы 4 нче гимназия-интернатның биология укытучысы Нәбиуллин И.Р., башка педагоглар катнаштылар. Елистратова Р.Ә. заман таләпләреннән чыгып, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруның төрле формаларын тәкъдим итте, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Нәбиуллин И.Р. заманча татар мәктәбенең эчтәлеген, инновацион проектларны тормышка ашыру юлларын бәян итте.
Соңыннан семинарда катнашучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, дәресләрнең һәм дәрестән тыш чараларның югары методик дәрәҗәдә узуын ассызыкладылар, аннары алар өчен төрле мәсьәләләр буенча консультация үткәрелде.

Прикрепленный файлРазмер
2017-12-01-PHOTO-00000624.jpg33.65 кб