SMI.KAZANOBR.RU

Блоги

Сочинение –фикерләмә.

IMG_8022

Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың.
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.
Үзеңә күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
Лена Шагыйрьҗан.
Укытучы, мөгаллимә, остаз... Нинди тирән мәгънәгә ия сүзләр. Укытучы һәрбер кешенең тормышында зур урын алып тора. Элек – электән үк мөгаллимлек хезмәте бик дәрәҗәле һәм мактаулы һөнәр булып саналган. Укытучы аң-белем таратучы да, киңәшче дә, ярдәмче дә, тәрбияче дә, могҗиза кылучы да.
Һәрбер кеше сабыйлык чагыннан ук белемгә омтыла. Ә белем үрләрен яуларга балага укытучы юл күрсәтә. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы, зур тормыш юлына чыгаручы. Чын укытучы – бик бәхетле кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете.

Минем эш тәҗрибәм

jpg

ФДББС яңалыгының нигезе: шәхес, дәүләт, җәмгыять.
2018 нче ел буена “Тел булса – милләт бар, тел булмаса – милләт юк”, дигән сүзләрне еш ишеттек. ФДББСка нигезләнеп оештырылган дәресләребезне югары дәрәҗәдә уздыру максатыбыз булып торды. Традицион дәресләребезне заман таләпләренә туры китереп, яңа алымнар һәм технологияләр кулланып, әти - әниләрнең һәм укучыларның карашларын, кабул итүләрен уңай якка хәл итәр өчен күп көч куйдык. Эшчәнлегемдә информацион-коммуникатив технологияләрне киң кулланырга тырышам. Педагогик эшчәнлегемдә төрле сайтлар кулланам: “Күңелле татар теле”, “Ана теле”, “Сәлам” һ.б. Үзебез дә укучылар белән бергә төрле презентацияләр ясыйбыз. Дәресләрдә аудио-видео материаллар, спектакльләрдән өзекләр, мультфильмнар карыйбыз. Телевидение белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Укучыларым “Тамчы-шоу” телевизион тапшыруында чыгыш ясыйлар. Әлифба бәйрәменә дә телевидение чакырабыз. Балалар үзләрен телевизордан күргәч, татар телен тагын да теләп өйрәнә башлыйлар.

Инша-фикерләмә

Укытучы – олы юл башың,
Күзләреңне ачкан кояшың.

Укытучы! Кем генә олы ихтирам һәм хөрмәт белән искә төшерми икән бу изге сүзне! 20 нче гасырның талантлы шагыйре Мәхмүт ага Хөсәен дә бу сүзгә битараф калмыйча үз карашын, үз фикерен белдергән. Мин дә әлеге юнәлештә хезмәт куюым сәбәпле, үземнең хатирәләремне, истәлекләремне хәтердә яңартам...
Көз... Аяк астында кыштырдаучы яфраклар... Ел фасылының яз шаянлыгы үтеп, эссе җәйдән соң килә торган ниндидер бер матур, әз генә моңсуланып баручы мизгеле...

Эш тәҗрибәмнән.

IMG-20181211-WA0011

Минем эш тәҗрибәм
Һәр кешенең хыялы, һәр эшнең үз максаты була. Максат – ул без ирешергә теләгән әйбер, субъектив образ, үзенә күрә ул – маяк. Без аңа ирешергә телибез. Шул ук вакытта бу теләкнең сәбәбе дә бар бит. Ни өчен мин бу максатка ирешергә телим? Үз эшемә күзәтү ясауны шушы төшенчәләрдән башлыйсым килә.

Минем шәхси сайтым

 ханафиевна

Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Шәхси сайтыма рәхим итегез! Эш тәҗрибәм, төрле мәгълүматлар, балаларымның уңышлары белән таныша аласыз.Сайтта укытучылар, әти-әниләр, укучылар өчен файдалы бүлекләр бар.Тәкъдимнәрегезне, сорауларыгызны яза аласыз. Рәхим итегез! Минем шәхси сайтым: https://sites.google.com/view/teacherzakirova

Сочинение - рассуждение "Жить - значит мыслить и творить".

Наша жизнь – следствие наших мыслей;
она рождается в нашем сердце, она творится
нашею мыслью…
Дхаммапада

Что такое жизнь? Биология говорит, что жизнь – это способ существования белковых организмов. Несомненно, спорить с данным утверждением представляется глупым. Но человек – не просто белковое существо. В человеке неразрывно связаны сознательное, творческое и духовное. Человек должен жить, не просто повинуясь безусловным рефлексам (которых у него, даже по сравнению с другими гоминидами не так много), но жить полной жизнью.
Человек получил от природы особые дары – речь, мышление, способность к созиданию, творческое начало. Использовать эти дары во благо – вот что значит по-настоящему жить.

Описание опыта работы

DSC_0069 - копия

Профессия учителя уникальна. В его руках будущее. И будущее будет таким, каким его сделают сегодняшние мальчишки и девчонки. Поэтому образование, как никакая другая сфера человеческой деятельности, призвано гибко и мобильно реагировать на вызовы времени, ориентироваться на перспективный прогноз устойчивого развития. Актуальность и значимость задач, стоящих перед образованием, побуждает учителя к поиску новых технологий, форм и методов обучения.

Шәхси сайтыма рәхим итегез!

20181121_222016_edited

Мин, Низамиева Лилия Назимовна, Идел буе районы 6 нчы гимназиянең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Минем сайтыма рәхим итегез! Анда урнаштырылган материаллар сезнең өчен файдалы булыр дип ышанып калам. Сайтыма сылтама: http://liliyanizamieva.ru/