SMI.KAZANOBR.RU

Минем эш тәҗрибәм

jpg

ФДББС яңалыгының нигезе: шәхес, дәүләт, җәмгыять.
2018 нче ел буена “Тел булса – милләт бар, тел булмаса – милләт юк”, дигән сүзләрне еш ишеттек. ФДББСка нигезләнеп оештырылган дәресләребезне югары дәрәҗәдә уздыру максатыбыз булып торды. Традицион дәресләребезне заман таләпләренә туры китереп, яңа алымнар һәм технологияләр кулланып, әти - әниләрнең һәм укучыларның карашларын, кабул итүләрен уңай якка хәл итәр өчен күп көч куйдык. Эшчәнлегемдә информацион-коммуникатив технологияләрне киң кулланырга тырышам. Педагогик эшчәнлегемдә төрле сайтлар кулланам: “Күңелле татар теле”, “Ана теле”, “Сәлам” һ.б. Үзебез дә укучылар белән бергә төрле презентацияләр ясыйбыз. Дәресләрдә аудио-видео материаллар, спектакльләрдән өзекләр, мультфильмнар карыйбыз. Телевидение белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Укучыларым “Тамчы-шоу” телевизион тапшыруында чыгыш ясыйлар. Әлифба бәйрәменә дә телевидение чакырабыз. Балалар үзләрен телевизордан күргәч, татар телен тагын да теләп өйрәнә башлыйлар.
Татар теле дәресләрендә дә кызыклы, актуаль, мөһим мәсьәләләрне интернет – ресурслар (ана теле – anatele.ef.com , татар иле – http://tatarile.org/tatartele , татар телен өйрәнү өчен – tatar.com.ru , туган тел – tugan-tel.com , татар википедиясе – tt.wikipedia.org , татар телен өйрәнәбез - http://Әйдә! Online) аша корабыз. Кыска видео язмалар дәресләрне кызыксындыруга ярдәм итә.
“Шәхес тәрбияләү – белем бирүнең теләсә кайсы системасының төп нәтиҗәләренең берсе булып тора,” – дип яза Александр Кондаков.
Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.
ФДББС ның төп максаты – камил шәхес тәрбияләү. Мин - Закирова Альмира Хәнәфи кызы, Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең югары категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы. Үземнең методик темамны “ФДББС шартларында, үстерелешле технологияләр кулланып, укуга мотивлаштыру аша компетенцияле шәхес тәрбияләү” – дип алдым. Девизым: Позитив фикерләү, креатив эшләү, иҗади белем бирү!
Максатым: коммуникатив, лингвистик, этномәдәни һәм информацион компетенцияләрне үзләштерүче, иҗади фикер йөртүче шәхес тәрбияләү.
Бүгенге көндә минем төп бурычым – белем алуга омтылыш булдыру һәм иҗади мәсьәләләр чишә алучы иҗади шәхес тәрбияләү. Укучыларда гражданлык җаваплылыгы, рухи байлык, әдәплелек, тәрбиялелек формалаштыру. Укучыларның үсеш дәрәҗәсен күтәрү, сөйләмне үстерү, тел байлыгын арттыру.
21 гасыр кешесе өчен кирәкле компетенцияләр: проблема куя һәм аны чишә белү, коммуникатив күнекмәләр, иҗат һәм кызыксынучанлык, үз-үзеңне үстерү, тәнкыйди фикер йөртү, социаль җаваплылык, алган информацияне дөрес куллану. Укучыларны субъект буларак кабул итәм. Укучыларга тормыш мәгънәсе һәм кыйммәте турында аңларга ярдәм итәм. Үзләренә уңай карашны сизүчеләрнең фикер йөртү сәләте дә, аңлау, аралаша алу, эзләнүчәнлек эшчәнлекләре дә үсә.
Укуга мотивация булдыруда һәм укучыларның танып-белү компетенциясен үстергәндә кайбер мөһим проблемалар белән очрашырга туры килә: укучыларның уку дәрәҗәсенең аларның мөмкинлекләре белән тәңгәл килмәве, мотивлаштыруның түбән дәрәҗәсе, фәнгә кызыксынучанлыкның булмавы, укучыларда курку хисенең югары дәрәҗәдә булуы.
Бу проблемаларны чишү өчен, үстерелеш технологияләрен кулланып, балаларда туган телгә карата кызыксынучанлык формалаштыру һәм белем алуның дәрәҗәсен үстерү буенча мәгълүмат-коммуникацион, иҗади, уен һәм хезмәттәшлек технологияләрен кулланып эш итәм. Эджайл методының 12 принцибын төркемнәр белән эшләгәндә, проект эшендә кулланам. Эффектив коммуникацияләр үзүсеш, лидерлык сыйфатын булдыра, мәгълумат белән эшләү мотивацияне арттыра. План корып, ярдәмләшеп эшлиләр. “Җанлы” аралашу , кызыксыну арта.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кейс технологиясен, тәнкыйди фикерләү, үстерелешле укыту, проект, уен, хезмәттәшлек, проблемалы укыту, сәламәтлекне саклау, индивидуальләштереп укыту технологияләрен кулланам. Сыйныфтан тыш чаралар да мөһим. Бу эшчәнлектә түбәндәге юнәлешләр: фәнни-гамәли эшчәнлек, ягъни фәнни-гамәли конференцияләрдә, эзләнү эшләрендә, сәнгать өлкәсендә булган конкурсларда катнашу. Артпедагогика, икенче төрле әйткәндә сәнгать белән бәйләнеш. Сәнгать элек-электән гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләүдә мөһим роль уйнаган. Үзебезнең эчке кичерешләребез, тәҗрибәбез һәм иҗат процессында шәхсән катнашуыбыз белән тормышка ашырабыз.
Сәнгать безне кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр һәм мәдәни байлыклар дөньясына алып керә, иҗат үсешен җайга сала, киләчәк көнгә ышаныч тудыра, көч бирә. Тел һәм моң – күңелебез көзгесе ул.
2019 нчы ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Минем эшчәнлегемдә сәнгать һөнәри мәсьәләләр чишүдә мөһим роль уйный. Укучылар үзләренең иҗади сәләтен төрле юнәлешләрдә үстерә ала: мәктәптә үткәрелгән чараларда катнашу, бәйрәм чаралары оештыру, татар театрларына йөрү, рәсем сәнгате конкурсларында катнашу, каләм тибрәтеп карау.
Фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурста укучылар көч сынашалар. Укучылар публикациясе төрле журналларда басыла. Нәфис сүз осталыгында, музыка дөньсында, актерлык осталыгында да призлы урыннар яулыйлар. Олимпиадада актив булырга тырышалар. Быел 11 нче сыйныф укучым, Камашева Дарья призер булды. Укучылар уңышы мине канатландыра.
Яңа стандартлар буенча укытучы партнёр булырга тиеш. Укытучы укучы белән бер дәрәҗәдә, ул укучыларга юнәлеш кенә бирә, белем табарга өйрәтә.
Аралашырга өйрәтүдә хезмәттәшлек технологиясе бик зур роль уйный: парларда һәм төркемнәрдә эшләү, проектлар эшләү, бәйрәмнәр оештыру һ.б.
Хезмәттәшлек технологиясе укучы белән укытучы, укучы белән укучы, мәктәп белән китапханәләр, мәктәп белән театрлар һәм башка эшчәнлек тә.
Соңгы елларда киң колач алган “Сәлам” УМКсы хезмәттәшлек технологиясенең бер үрнәге булып тора. Укучыларым бик теләп укыйлар, яратып эшлиләр. Үзем укып чыгып, методиканы үзләштердем, семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә катнашып, ачык дәресләр күрсәттем, чыгышлар ясадым.
Эшчәнлегемдә бу методиканы куллану балаларның мотивациясен шактый арттыра. Гинзбург методикасы буенча балаларның уку мотивациясен тикшерү максатыннан үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләреннән “Сәлам” методикасы белән эшләгән башлангыч сыйныфларда татар телен өйрәнүгә теләк барлыгы исбатланды. 1-11 нче сыйныф укучылары төрле эш төрләрен кулланалар. Бу – сорауларга җавап бирү, уеннар, татарча мультфильмнар/видеороликлар карау, язмача күнегүләр эшләү, анализлау, компьютерда төрле биремнәр эшләү, сочинение, изложение язу, төркемнәрдә эшләү, кызыклы биремнәр, башваткычлар, кроссвордлар чишү, проект эшләү, татар җырларын җырлау, сәхнәләштерү.
Дәрестән тыш чаралар да шәхес тәрбияләүдә төп роль уйныйлар. Төрле тематик сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары, фән, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эшләүче кешеләр белән очрашулар да уңай нәтиҗә бирә.
Болар барысы да укытучының иҗади тәҗрибәсеннән чыгып тормышка ашырыла. Әгәр дә укытучы иҗади, зыялы, үз эшенең остасы икән, димәк, аның укучылары да белемле, тәрбияле һәм мәдәниятле шәхесләр.
Һәрдаим белемемне арттыру өстендә эшлим. Замана таләпләреннән калышмаска тырышам. Сәлам УМК сы буенча семинарларда укыйм, актив катнашам. Россия укытучыларының дистанцион клубларында катнашам. Тел мәсьәләсе кискен күтәрелгән чакта, рус теле белгеченә дә укыдым.
Конференцияләрдә, проектларда, конкурсларда да чыгыш ясыйм, көч сынашам. Тәҗрибәм белән уртаклашуым төрле газета – журналларда, сайтларда урын таба. Республика күләм узган чараларда ачык дәресләр күрсәтәм. Эш алымнарым белән уртаклашам. 2016 нчы елдан Татарстан республикасы Мәгарифне үстерү институтының иҗади эш төркеме әгъзасы. 2016 нчы елда 6 нчы сыйныфлар, 2017 нче елда 7 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан хезмәттәшләрем белән үрнәк эш программаларын төзедем. Соңгы елларга эксперт буларак та эшлим.
Мөгаллим һәм остаз булу –
Балачактан килгән хыялым.
Самими һәм чиста күңелләргә
Белем орлыклары саламын.
Киләчәгем минем ышанычлы
Белемем бар һәм дә теләгем.
Һөнәрем ул минем киләчәгем,
Байлыгым һәм тормыш терәгем!