
Эш тәҗрибәмнән.
Минем эш тәҗрибәм
Һәр кешенең хыялы, һәр эшнең үз максаты була. Максат – ул без ирешергә теләгән әйбер, субъектив образ, үзенә күрә ул – маяк. Без аңа ирешергә телибез. Шул ук вакытта бу теләкнең сәбәбе дә бар бит. Ни өчен мин бу максатка ирешергә телим? Үз эшемә күзәтү ясауны шушы төшенчәләрдән башлыйсым килә.
Хыялым – шәһәребездә яшьләр үзара матур итеп татарча аралашсыннар, татарча кино-театрларга йөрсеннәр, гаиләләрдә татарча аралашып, әдәбият, мәдәният яңалыклары белән танышып барсыннар, балаларына да тапшырсыннар иде. Хыялымны конкретлаштырып, һөнәри эшчәнлегемнең максатын билгелим: укучыларымны татар телендә ирекле сөйләшергә өйрәтү. Бу татар балаларына да, рус телле балаларга да кагыла. Чөнки бик теләп тә, гаиләләрендә татарча сөйләшә алмаган татар гаиләләре бик күп. Башка милләт кешеләре арасында иңгә-иң яшәгән татар халкының телен белергә теләүчеләр дә аз түгел. Аларны югалтмаска, ярдәм итәргә кирәк. Телебезне функциональ тел буларак сакларга кирәк. Чөнки милләтнең теле – буыннар бәйләнешен саклаучы бердәнбер чара дияргә була. Телдә сөйләшүче булмаса, күпме мирас югала. Телсез милләт була алмый. “Глобальләшү яки заманга яраклашу хакына милли тамырларыннан ерагайган мәктәп үз халкының бетүенә сәбәпче булачак”, – дип яза бөек педагог Ш.Амонашвили.
Максатыма ирешү өчен, “Укучыларның сөйләм телен үстерүдә коммуникатив һәм интенсив технологияләр” дигән методик тема буенча эшлим.
Коммуникатив технология – аралашуга, җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексы. Монда беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтү куела, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш. Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив технологиянең төп максаты – сөйләшүгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Нигез итеп укучыларда кызыксыну уятуны алабыз. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт булып тора.
Интенсив технология – болгар галиме Георгий Лозанов төзегән, тиз арада чит телдә сөйләшергә өйрәтә торган алымнар җыелмасы. Инглиз теленә интенсив өйрәтә торган курслар турында барыбызның да ишеткәне бар, әлбәттә. Монда аңлы психологик проөесслар инстинктив гамәлләр белән үрелеп бара, классик музыка, аудиодәресләр кулланыла. Алымнар арасында дәресләрдә эффектив кулланыла торганнары да күп. Интенсив методлар үзәге җитәкчесе, педагогия докторы Галина Александровна Китайгородская ярдәме белән бу алымнар безнең илдә шактый киң таралган.
Бу ике технологиянең охшаш яклары күп:
1) Иң беренче һәм мөһим шарт – укучы белән укытучы арасындагы уңай психологик мөнәсәбәт;
2) Дәрес- башыннан ахырынача бер тема, бер сөенарий белән бара: сәяхәткә әзерләнәбез, эзләнү үткәрәбез, табигатькә ярдәм итәбез, һ.б.
3) Дәресләрдәге биремнәр ситуатив, төрле рольләрдә булып карый торган.
Коммуникатив технологиядән аермалы буларак, интенсив технологиядә:
1) Укучыларның сөйләм хаталары төзәтелми;
2) Лексик материал дәресләрдә аңга нигезләнмәгән (непроизвольно) төрле формаларда күп тапкыр кабатлана.
3) Биремнәр дәрес логикасына буйсынган хәлдә генә үзгәреп тора.
Инглиз теле дәресләрендә кайбер алымнарны күреп, мин бу алымнар белән интернет челтәре аша берничә ел элек таныша башлаган идем.
“Рус балаларына татар телен чит тел буларак өйрәтү” гә багышланган В.Н. Мещерякова курсларында укыганнан соң, мин анда да шушы алымнарны күрдем һәм инде 2 нче ел бер сыйныфта аның системасы буенча да эшлим. Ни дәрәҗәдә психологик иркенлек, рәхәтлек тудырыла – чит тел өйрәнү шулкадәр нәтиҗәлерәк була, ди автор. Теләсә нинди киеренкелек баланың безнең белән аралашу теләген юкка чыгарырга мөмкин. Балалар арымасын өчен акыл эшчәнлеге хәрәкәтләр белән үрелеп бара. В.Н.Мещерякова,1 нче сыйныфта ук 3 нче уку атнасыннан башлап, татар теле дәресләрен, нигездә, бары тик татар телендә генә алып барырга киңәш итә. Бу “тел мохиты булдыру” һәм сүзләрнең турыдан-туры тәрҗемәсен бирмичә күрсәтмәлелек, хәрәкәтләр белән бу сүзнең образын тудырып истә калдыруга китерә.
Эшнең нәтиҗәлелеген белү, алга таба эшне планлаштыру , кирәк булса төзәтмәләр кертү өчен даими мониторинг алып барам. Мещерякова системасы буенча һәр теманы үткәннән соң, махсус биремнәр белән контроль дәрес уздырам, диаграмма яки график формасында укучының үсешен күзәтеп барам. А.Г.Асмолов методикасына таянып, танып-белү, коммуникатив, регулятив универсаль уку гамәлләрен формалашуга бәя куям. Мониторинг нәтиҗәләре буенча уңай динамика күрү шатландыра.
Шулай ук укучыларымның яхшы күрсәткечләре эшчәнлегем нәтиҗәсе булып тора. Татар теле буенча сыйфат күрсәткече: 2015-2016 уку елы- 69%, 2016-2017 уку елы- 72%, 2017-2018уку елы- 76 % Татар теле һәм әдәбияты буенча район, шәһәр күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә укучыларым теләп катнашалар. Татар теле буенча олимпиаданың шәһәр этабында 3 ел рәттән призерларым, КФУ үткәрә торган олимпиадада җиңүчем бар. Укучыларым “Глобальләшү – заман чынбарлыгы”, “Интеллект. Карьера”, Т.Миңнуллин, И.Хәлфин, К.Ушинский исемендәге конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясап ясап, призлы урыннар яуладылар.
Узган ел татар теле сәгатьләре кими, ата-аналар татар теленнән баш тарта башлагач, кайбер коллегаларым төшенкелеккә бирелә башладылар. Ә миңа нәкъ менә хәзер без икеләтә, өчләтә тырышырга, кызыксындырырга, телебезне югалтмау өчен бөтен көчебезне бирергә тиешбез кебек тоелды. Коллегам белән җитәкли торган татарча театр студиясенә ике тапкыр күбрәк балалар җыйдык, сәхнәдә уйнау нечкәлекләрендә генә тукталып калмыйча, драматурглар, татар театры тарихына да күп игътибар итә башладык. Һәм бүген татарча театрда уйнарга теләүче балалар саны артканнан-арта баруы белән горурланабыз. 4 ел эшләү дәверендә без алар белән Г.Тарханова әсәре буенча “Ирек маҗаралары”, Г.Камалның “Беренче театр” , Туфан Миңнуллиннын “Җанкисәккәем” әсәрләрен сәхнәләштердек. Һәр спектакль – ул бер проект. Әзерлек этабында драматург иҗатын, чорны, театр тарихын өйрәнәбез, икенче этап – дикция, интонация, сөйләм өстендә эш, декорацияларны, костюмнарны да балалар белән бергәләшеп ясыйбыз, аннан соң гына сәхнәдә репетицияләр башлана. Проектның әзер продукты булган спектакльнең премьерасына ата-аналарны, укытучыларны чакырабыз, артистлар белән очрашабыз. Йомгаклау этабы – спектакль турында альбом яки стенд эшлибез. Бик күп көч, вакыт сарыф ителә. Ләкин республика, Рәсәй күләмендәге конкурсларда атказанган артистлар, ихтирамга лаек шәхесләр тарафыннан җылы сүзләр ишетү, беренче урыннар алу, яшь артистларыбызның татарча чиста, матур сөйләшә башлаулары, безнең театрда уйнарга теләүчеләрнең саны арта бару – кыйблабыз дөрес икәнне күрсәтә, яңа җиңүләргә рухландыра. 3 ел рәттән Т.Миңнуллин исемендәге конференциядә I урын яуладык, «Сәйяр” фестивалендә Гран-при алуга ирештек, “Әлмәндәр варислары”, “АRT-MIX”, “Өченче звонок”, “Ул кабызган утлар балкышы” кебек төбәкара конкурсларда җиңү яуладык.
Вакытлы матбугат белән эшләү, фәнгә карата кызыксынуны арттыра дип саныйм. Шуңа күрә, соңгы елларда, укучыларым белән бергәләп күпләп “Салават Күпере”, “Ялкын”, “Казан утлары” журналына язылабыз. Бу журнал мәктәпкә килә, һәр санын уку дәресләрендә бергәләп укыйбыз, журналистлар, язучылар белән очрашулар оештырабыз.
Укытучылар өчен чыга торган басмаларны да өйрәнеп барырга тырышам, һәм уңышлы дип санаган эш тәҗрибәм белән белән “ Ачык дәрес” газетасы , “Мәгариф” журналы битләрендә, электрон белем бирү сайтындагы укытучыларның берләшмәлендә уртаклашам, үземнең сайтыма урнаштырам.
Мин – сыйныф җитәкчесе. 10 нчы сыйныфны җитәклим. Укучыларымны бик яратам, алар да мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, район бәйгеләрендә катнашабыз. Ата-аналар да безнең зур ярдәмчеләребез. Алар белән уртак тел табып эшләве үзе рәхәт. Сыйныф җитәкчесе буларак "Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә индивидуаль якын килү" дигән проблема өстендә эшлим. Бу тема бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора. Үз эшемдә төп максат итеп, укучыларны һәр яктан да шәхес итеп тәрбияләүне, аларны чын кешеләр итеп үстерүне, кешеләр арасында үз урынын табарга өйрәтүне куям. Класстан тыш үткәрелгән тәрбия эшемнең әһәмияте шунда: үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын — укучым үз эшенең, үз шөгыленең файдалы, кирәкле икәнен тоярга тиеш дип уйлыйм мин. Үземнең укучыларымда шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларны ихтирам итү хисләре уятырга тырышам.
Шулай итеп, мин көннән-көн бер әйбергә инана барам: “Минем һөнәрем дөрес сайланган, тик, күңел биреп, тырышып эшләргә генә кирәк.” Бөек педагог К.Д. Ушинскийның сүзләре искә төшә: “Әгәр дә сез һөнәрегезне дөрес сайласагыз һәм эшегезне күңел биреп башкарсагыз, бәхет сезне үзе эзләп табар”. Бу сүзләрдә хаклык зур, дип уйлыйм.
Кеше гомеренең асылы – киләчәк өчен изге эшләр кылу. Куйган хезмәтемнең нәтиҗәсе һәрчак югары булса иде.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
тәҗрибәм - Низамиева - 6 гимназия (12).doc | 53.5 кб |
- Низамиева Лилия Назимовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев