SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Низамиева Лилия Назимовна

Эш тәҗрибәмнән.

IMG-20181211-WA0011

Минем эш тәҗрибәм
Һәр кешенең хыялы, һәр эшнең үз максаты була. Максат – ул без ирешергә теләгән әйбер, субъектив образ, үзенә күрә ул – маяк. Без аңа ирешергә телибез. Шул ук вакытта бу теләкнең сәбәбе дә бар бит. Ни өчен мин бу максатка ирешергә телим? Үз эшемә күзәтү ясауны шушы төшенчәләрдән башлыйсым килә.

Шәхси сайтыма рәхим итегез!

20181121_222016_edited

Мин, Низамиева Лилия Назимовна, Идел буе районы 6 нчы гимназиянең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Минем сайтыма рәхим итегез! Анда урнаштырылган материаллар сезнең өчен файдалы булыр дип ышанып калам. Сайтыма сылтама: http://liliyanizamieva.ru/

Сочинение-фикерләмә.

20170901_095353 (1)

Укытучы – олы юл башың,
Күзләреңне ачкан кояшың.

Табигатьнең кышкы йокыдан соң яңа тормыш башлаган, әле бер тузан бөртеге дә кунарга өлгермәгән ямь-яшел яфракларга төренгән, хуш исле нәфис чәчәкләргә күмелгән иң матур вакытында илебезнең барлык төбәкләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпләре белән хушлашалар. Киләчәккә өмет-хыялларын шигырь юлларында, җыр сүзләрендә табып, сәхнәләрдә: “Алда юллар, кайсын сайларга? Юллар чакыра әллә кайларга...” – дип, уйлары белән уртаклашалар. Аларның җырлары төрле телләрдә, төрлечә, заманча башкарылырга мөмкин, ләкин мәгънәсе, әйтергә теләгән фикерләре бер үк. Алар алдында юллар, һөнәр сайларга, дөньяда үз урыныңны табарга кирәк. Һәркемнең үз юлы. Ә ул юлларның башы – мәктәп һәм мәктәпкә җан өрүче укытучы. Тормыш дигән олы юлга озатучы остаз да, җир йөзендәге барлык тереклекне уятучы кояш кебек бик күп нәрсәләргә баланың күзен ачучы да – укытучы!