Мин – Әбелханова Зилә Равил кызы, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан 14 нче гимназиядә туган (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.
Гимназиядә эшли башлаганнан бирле рус һәм татар төркемнәрендә туган (татар теле) һәм әдәбияты дәресләрен алып барам. Гадәттә, туган тел укытучысына рус балалары белән эшләве җиңел түгел. Татар теле белән кызыксындыру, балалар күңелендә телгә, татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү күп көч, вакыт, тырышлык һәм сабырлык сорый. Бүгенге көндә ике дәүләт телен дә белгән, иркен аралаша алган шәхесләр тәрбияләү бурычы укытучы җилкәсенә төшә.