SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Закирова Альмира Ханафиевна

Сочинение –фикерләмә.

IMG_8022

Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың.
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.
Үзеңә күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
Лена Шагыйрьҗан.
Укытучы, мөгаллимә, остаз... Нинди тирән мәгънәгә ия сүзләр. Укытучы һәрбер кешенең тормышында зур урын алып тора. Элек – электән үк мөгаллимлек хезмәте бик дәрәҗәле һәм мактаулы һөнәр булып саналган. Укытучы аң-белем таратучы да, киңәшче дә, ярдәмче дә, тәрбияче дә, могҗиза кылучы да.
Һәрбер кеше сабыйлык чагыннан ук белемгә омтыла. Ә белем үрләрен яуларга балага укытучы юл күрсәтә. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы, зур тормыш юлына чыгаручы. Чын укытучы – бик бәхетле кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете.

Минем эш тәҗрибәм

jpg

ФДББС яңалыгының нигезе: шәхес, дәүләт, җәмгыять.
2018 нче ел буена “Тел булса – милләт бар, тел булмаса – милләт юк”, дигән сүзләрне еш ишеттек. ФДББСка нигезләнеп оештырылган дәресләребезне югары дәрәҗәдә уздыру максатыбыз булып торды. Традицион дәресләребезне заман таләпләренә туры китереп, яңа алымнар һәм технологияләр кулланып, әти - әниләрнең һәм укучыларның карашларын, кабул итүләрен уңай якка хәл итәр өчен күп көч куйдык. Эшчәнлегемдә информацион-коммуникатив технологияләрне киң кулланырга тырышам. Педагогик эшчәнлегемдә төрле сайтлар кулланам: “Күңелле татар теле”, “Ана теле”, “Сәлам” һ.б. Үзебез дә укучылар белән бергә төрле презентацияләр ясыйбыз. Дәресләрдә аудио-видео материаллар, спектакльләрдән өзекләр, мультфильмнар карыйбыз. Телевидение белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Укучыларым “Тамчы-шоу” телевизион тапшыруында чыгыш ясыйлар. Әлифба бәйрәменә дә телевидение чакырабыз. Балалар үзләрен телевизордан күргәч, татар телен тагын да теләп өйрәнә башлыйлар.

Минем шәхси сайтым

 ханафиевна

Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Шәхси сайтыма рәхим итегез! Эш тәҗрибәм, төрле мәгълүматлар, балаларымның уңышлары белән таныша аласыз.Сайтта укытучылар, әти-әниләр, укучылар өчен файдалы бүлекләр бар.Тәкъдимнәрегезне, сорауларыгызны яза аласыз. Рәхим итегез! Минем шәхси сайтым: https://sites.google.com/view/teacherzakirova

Әдәби марафон

jpg

Татар шигыренең сурәтлелек байлыкларын үстерүгә Такташ ифрат зур өлеш кертте. Аерым алганда, ритм, рифма өлкәсендәге яңачалыклары, ачышлары белән татар шигъриятен тиңсез баетты, бу өлкәдә аның белән ярыша алырлык шагыйрьләр бармак белән санарлык. Рифманы Такташ күп йөкләмәле итеп кулланды. Чөнки ул шигырьне кичереш үсешенә түгел, ә шигырьнең үзен кичереш хәрәкәтенә, динамикасына буйсындыра:
Тарих адымнары – туар еллар
Безне алып бара.
Беләбез.
Үсәр ачу таңы ерак түгел –
Шуның өчен көлә-көлә без
Иске елның канлы зур пәрдәсен
Үлем маршы белән ябабыз.
(“Еллар таңында”)
Биредә Такташ строфаны калыплап килүче рифманы да (көлә-көлә - ябабыз”), эчке кафияне дә кичерешне үстерүгә буйсындыра (“беләбез – көлә - көләбез – ябабыз”).

Әдәби марафон

Тарих галиҗәнаплары гасырлар дәвамында татар халкын изеп, рәнҗетеп, сытып, җегәрен суырып, рухын басып килде дә, XX гасырда дилбегәне беркадәр бушатып, аңа сүз-иҗат иреге биреп алырга булды. Милләтнең шуны гына көтеп, уен-фикерен әйтергә зарыгып яткан пәрвәр балалары мәйданга бәйгегә ашкындылар. Дәвер башында мөнбәргә Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев,Бабич, Сүнчәләй, Думавилар күтәрелде, татар поэзиясенең офыгын, яшәеш рәвешен киңәйтеп, җәеп җибәрделәр. Ташкын су мүкләнгән буаны бер бәреп чыкса, аны туктатуы кыен була.
“Совет чоры” дип аталган шартлы бүленеш чал шигъриятебезгә Такташ белән Туфан дип аталган йолдызларны бүләк итте. Ике яшь талант, гасыр чордашлары, гыйсъян егетләр, иске өслүбне ватып-җимереп, пыран-заран китереп, китап сүзеннән баш тартып, яңа сулышлы, киң аһәңле, тышкы киеме белән элеккечә һич кенә дә охшамаган яңа чор поэзиясен тудыру хыялы белән күтәрелделәр.
Тәлгат Галиуллин “Шәхесне гасырлар тудыра”( I бүлек. Үткәннәрдән гыйбрәт ал. Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы)

Әдәби марафон

Башкалар егылганда, сыгылганда да, республикабыз бирешмәде. Россия республикаларын Үзәк белән Шартнамәле яшәү рәвешеннән биздерделәр, башлыкларын Президент атамасыннан ваз кичәргә мәҗбүр иттеләр. Татарстаныбыз бердәнбер шартнамәле республика булып калды. Президент атамасын әлегәчә лаеклы саклый килә. Исемне бетерү җисемне бетергәнлеген аңлап эш итә. Аны саклау мөмкинлеген халыкара танылган үзбилгеләнү хокукы, Россиянең шуңа нигезләп төзелгән Конституциясе, 2007 елны Үзәк белән яңартылган Шартнамә тәшкил итәләр.
Хәтәр җилләр исә тора. Украинадагы хәлләр нәкъ шул хакта сөйли. Явыз көчләр татар җанын сорап, аны упкынга сөйри.
Чыкты җилләр,
Купты дулкын, -
Ил корабын җил сөрә!..

Әмма татар корабы, бернигә карамастан, “җилкәнен киергән”, “төн вә көндез” “юл ярып” алга бара.
Татар кавеме Ватанын кайтару юнәлешендә, аның изге сөте – хәрәкәттә. Аңа тупланган сыйфатлар татарга юлдаш, милләткә һәрвакыт көч, куәт, дәрт һәм дәрман биреп тора! Изге сөткә ни җитә!
«Казан утлары», Индус Ризак улы Таһиров, «Изге сөткә ни җитәр?», 05.2016

Әдәби марафон

Тел һәм моң кавемнең күңелендәге яки эчке дөньясындагы иң мөкатдәс һәм иң нечкә кыллары икәнлегендә бернинди шик юк. Ләкин алар кеше күңелендәге үзләре белән тулы гармониядә булган башка бихисап тойгылар, кичерешләр белән бергә саклана. Күңел – адәм баласының үзе белән генә яши торган дөнья. Монда әйтелмәгән һәм әйтергә теләгән сүзләр дә, үпкә һәм рәнҗешләр дә, төрле рәвештәге кичерешләр дә - барысы да бар. Ул хәтта сер капчыгы да әле. Боларның бөтенесен әйтеп бетерү мөмкин дә түгел. Алар күп вакыт тел һәм моңның камертонын хәтерләтә. Эчке кичерешләр моңыбызның теге яки бу төрлесен адәми затның кәефенә туры китереп дәшәләр сыман.Әгәр ул ниндидер шатлык хисләре кичерә икән, аның эчке дөньясыннан шуңа тәңгәл көй барлыкка килә. Әгәр дә инде аны ниндидер нәрсә борчый икән, үзеннән-үзе шуңа хас моң туа. Яхшы кәефле чакта кайвакытны кешене көне буе диярлек бер моң озатып бара. Болар кычкырып көйләү түгел, алар күп вакыт кешенең үзе генә ишетә торган эчке көйләү, җырлау. Аның эчке дөньясы бары тик үзе өчен генә моңлана. “Моңлы бала түгел идем, миңа ниләр булды икән!”.

Әдәби марафон

image1

Телебезне гамәлгә кертү өчен шартлар юк түгел. Аларны хәрәкәткә китерер өчен бары тик максатчанлык һәм сәяси ихтыяҗ гына кирәк.
Форсаттан файдаланып, динебезнең яшәешебездәге урыны хакында әйтеп үтү дә урынлы булыр дип уйлыйм. Чөнки ул һәрвакыт, бигрәк тә коллык чорына күчкәч, милләт сакчысы була килгән. Әгәр дә 1552 елдан соң татарлар исән-имин калган икән, моңа бабаларыбызның канына сеңгән Ислам дине сәбәпче. Ул, дәүләтебез беткәч, ханнарыбыз юкка чыккач, күп морзаларыбыз сатылгач, халкыбызның бердәнбер терәге, бердәнбер таянычы булып кала. Ул безне чукындыру, руслаштыру әфәтеннән коткара.
Динебез бүген дә, һич кенә дә гади булмаган шартларда, милләтебез сагында булса иде!

«Казан утлары», Индус Ризак улы Таһиров, «Изге сөткә ни җитәр?», 05.2016

Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы. Халык мәкале

Әдәби марафон

image2

Заманында телебезгә хаҗәтлек булганлыктан, 1303 елда Рим шәһәрендә көнбатыш сәяхәтчеләре өчен махсус рәвештә "Кодикус куманикус" дигән сүзлек булдырыла. Шушы сүзлектәге җөмләләр, әйтемнәр нәкъ бүгенгечә яңгырыйлар. Сәүдәгәрләргә сәфәргә чыкканда татар телен белгән тәрҗемәчеләр алырга тәкъдим ителә.
Инде күпләргә мәгълүм сәүдәгәр Афанасий Никитин, әгәр дә татар телен белмәгән булса, сәяхәтен Йосыф исеме белән кылмаган булса, төрки Газневидлар династиясе идарә иткән Һиндстанга кадәр барып та җитә алмаган булыр иде, барып җитсә дә, исән-имин иленә кайтып җитә алуы бик тә шикле булыр иде. Һәм үзенең "Хождение за три моря" әсәрен "рус җиреннән дә гүзәлрәк җир юктыр" кебек татар җөмләләре белән бизәмәгән булыр иде. Монысы да юкка түгел, аның рус укучылары да татар телен яхшы белгән. Менә бу - телгә ихтыяҗлык мисалы.
Телебез - дөньның иң кирәкле дип саналган ундүрт теле арасында һәммә төркигә дә аңлашыла торган бердәнбер тел. Бу аның заманында татарның бөеклек чорында дөньяда тоткан урынының чагылышы. Ул XIX гасырга кадәр Россиянең Көнчыгыш белән аралашу теле яки дипломатик кулланыштагы тел булган.
«Казан утлары», Индус Ризак улы Таһиров, «Изге сөткә ни җитәр?», 05.2016

Әдәби марафон

IMG-20181130-WA0041

Тукайның өйрәнчек чоры бик тиз үтеп китә. Иркәләнеп торырга вакыт юк. “Фикер” газетасын чыгаруда катнашу, шунда наборщик, конторщик, журналист, корректор булу, «Әлгасрелҗәдит” журналын нәшер итүдә булышу аның шагыйрь һәм шәхес буларак өлгерүен тизләткәндер. 1905 ел аның өчен тулы иҗади ел. Ул ноябрь, декабрь айларында «Фикер» һәм «Нур» газеталарында 224 юл шигырь бастыра. 1906 елның урталарыннан 1907 елның көзенә кадәр, ягъни Казан тарафларына юл алганчы, меңнән артык шигъри юл, иллегә якын мәкалә һәм фельетон язганы исбатланган. Бу хакта заманында Г.Халит, И.Нуруллин, Х.Госман, М.Агишев, Р.Башкуров, Р.Ганиева кебек галимнәр язып чыккан иде.
Шул ук гыйлем ияләренең искәртүенчә, беренче шигырьләреннән үк, Тукай дөнья поэзиясендә булган барлык алымнардан да иҗади файдаланырга омтыла. Катып калган трафаретларны, шаблоннарны кабул итми.
Тәлгат Галиуллин “Шәхесне гасырлар тудыра”( I бүлек. Үткәннәрдән гыйбрәт ал. Тукайның Җаек чоры иҗаты – дөнья әдәбиятлары югарылыгына беренче адым).