SMI.KAZANOBR.RU

Сочинение –фикерләмә.

IMG_8022

Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың.
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.
Үзеңә күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
Лена Шагыйрьҗан.
Укытучы, мөгаллимә, остаз... Нинди тирән мәгънәгә ия сүзләр. Укытучы һәрбер кешенең тормышында зур урын алып тора. Элек – электән үк мөгаллимлек хезмәте бик дәрәҗәле һәм мактаулы һөнәр булып саналган. Укытучы аң-белем таратучы да, киңәшче дә, ярдәмче дә, тәрбияче дә, могҗиза кылучы да.
Һәрбер кеше сабыйлык чагыннан ук белемгә омтыла. Ә белем үрләрен яуларга балага укытучы юл күрсәтә. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы, зур тормыш юлына чыгаручы. Чын укытучы – бик бәхетле кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете.
Бик зур дәрәҗәләргә ирешкән галимнәр дә, акыл ияләре дә, ил башлыклары да – барысы да ирешкән уңышлары өчен, иң беренче чиратта, укытучыларына бурычлы.
Һөнәрләр күп, кем булсаң да,
Табиб, эшче, тукучы...
Тик онытма бер нәрсәне -
Юл күрсәтә укытучы.
Укытучы һөнәрен сайларга күпләргә беренче укытучылары этәргеч булып тора. Үз укытучылары кебек иң матур, иң яхшы сыйфатларга гына ия буласылары, нәкъ алар кебек, һәр бала өчен янып, көеп йөрүче, укытучының һәр адымнарын күзәтеп, ялгышлардан саклаучы, киңәшче, сердәшче буласылары килә.
Гыйлем эзләп килгәнгә дә
Синдә җылы табылган.
Мәгърифәтле кочагыңда,
Күпме акыл кабынган.
Укытучы бит балаларга һәрвакыт терәк тә, җил-яңгыр тидермичә, үз баласыдай якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулы сузучы да. Менә бу урында мин К.Г.Паустовскийның сүзләре бик урынлы булыр дип уйлыйм: “Укытучы акыллы, гади, гадел, кыю һәм мәрхәмәтле булырга тиеш. Шул чакта гына ул укытучы дигән бөек исемне йөртергә хаклы”. Һәркем укытучысын йөрәгенең иң түрендә йөртә, бары тик җылы хисләр белән генә искә ала.
Күңелләрдә якты хатирәләр калдырган укытучы образы кешене гомере буена озата бара. Балачакның иң күңелле, иң матур мизгелләре мәктәп елларында кала. Мәктәп чоры белән бәйле мизгел – хатирәләрнең үзәгендә - укытучы. Бала күңеленә укытучы ничек үтеп керә соң?
Билгеле инде, мөгаллимәнең акыллы, тырыш, зыялы, балаларны ярата белүе аша. Укытучы белән укучы арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, бер-береңә ышану һәм эчкерсез булуга нигезләнгән булырга тиеш. Бу –иң мөһим шарт булып тора.
Һәрбер кешенең гомерләр узган саен сагынып, хөрмәт белән искә алган, яраткан укытучылары була. Минем балачак хатирәләремнән беренче укытучым Исмагилова Роза Мәлик кызы искиткеч мөләем, булдыклы, гыйлемле иде. Татарстан республикасының атказанган укытучысы исемен лаеклы йөртә иде. Дәресләрен бүгенгесе көндә дә искә алам. Дәрескә һәрвакыт елмаеп керә һәм дәресне күтәренке рухта алып бара. Еллар уза бара, мин дә укытучы хезмәтен башкарып олыгая барам. Туган телемнең матурлыгын, газизлеген, кирәклеген аңлаткан икенче укытучым - Флера Раисовна. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, йотлыгып, укытучы сөйләмен тыңлый идем. Тел байлыгы, киң күңеллелеге, осталыгы сокландырып, мине дә тел дәръясына этәрде остазым. Флера Раисовна бүгенгесе көндә дә балаларга татар телен укыта һәм телебезгә хөрмәт, мәхәббәт орлыклары сала. Югары белем йортында белем алган чорда да күп кенә галимнәргә гаҗәпләнә, соклана идем. Аудиторияне үзенә каратып тотардай остазларыбыз бихисап. Әлеге көндә дә замана таләпләреннән калышмый, бер адым алда бара укытучыларым. Кеше үзе яраткан һөнәрне генә башкаларга да югары дәрәҗәдә бирә ала. Татар филологиясе кафедрасыннан Шамсутдинова Рәсимә Рәвил кызы шуның ачык мисалы булып тора.
Бүгенге көн укытучысы – ул укучыларны ана телебез аша әдәбият, сәнгать дөньясына алып керүче, туган телебезгә һәм туган җиребезгә ярату хисләре тәрбияләүче кеше. Бер үк вакытта әхлак тәрбиясе дә бирергә тиеш. Менә шул вакытта гына укытучы укучының күңелен яулый ала. Ә бу максатка ирешү юлында укытучы һәрдаим үз белемен күтәрү, укыту-тәрбия алымнарын камилләштерү, тәрбия туплау өстендә эшләргә тиеш. Бу сыйфатлар укытучыдан сабырлык, чиксез һөнәри осталык, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.
Укытучы дәрестә яңа белем бирү белән генә чикләнмичә, иҗади эзләнеп, проблемаларны чишү мәсьәләсен дә куя белергә тиеш. Моның өчен дәресләрдә үстерелеш технологияләрен кулланып, балаларда туган телгә карата кызыксынучанлык формалаштыру һәм белем алуның дәрәҗәсен үстерү буенча мәгълүмат-коммуникацион, индивидуальләштереп укыту, уен, проект, кейс, тәнкыйди фикерләү, хезмәттәшлек һәм сәламәтлекне саклау технологияләрен кулланып эш итәргә кирәк. Ә.З.Рахимов методикасына нигезләнгән иҗади үсеш технологиясе кысаларында артпедагогика, сүз сәнгате, фәнни иҗат та киң колач ала. Эффектив коммуникацияләр үзүсеш, лидерлык сыйфатын булдыра, мәгълүмат белән эшләү мотивацияне арттыра.
Туган тел һәм әдәбият дәресләрен заман таләпләре югарылыгында үткәрү, белем һәм тәрбия бирү процессында укучыларга индивидуаль якын килү, сәләтле балалар белән эшләү – болар барысы да фәнгә кызыксыну уятуда зур роль уйный. Бары тик фәнгә, телгә мәхәббәт булганда гына, төрле конкурслар, олимпиадалар, зыялы кешеләр белән очрашулар, атналыклар һәм тагын бик күп төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәреп була.
Мәктәптә үткәрелгән атналыкларда шигырь, җыр конкурслары, төрле викториналар, әсәрләрне сәхнәләштерү, фәнни-гамәли конференцияләр уздыру, төбәкара, республикакүләм бәйгеләрдә катнашу хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек нәтиҗәле эш алымнары булып тора. Ә эшеңнең нәтиҗәсен күрер өчен, үз хезмәтеңне яратып һәм күңел биреп башкарырга кирәк. Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи, ди халык мәкале. Нинди генә бәяләр алса да. Укытучы гади, кече күңелле булып калырга тиеш. Укытучы хезмәте – сайлаган һөнәр генә түгел, бу – укытучы шәхесенең сайлаган язмышы да.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып;
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда;
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда.
Р.Харис.
Хәзерге заман укытучысы алдында нинди генә таләпләр, сынаулар куелмый. Шул сынауларны җиңәр өчен укытучы үзендә ихтыяр көче, туган телгә мәхәббәт, үз хезмәтенә тугры калу кебек сыйфатларны булдырырга тиеш. Шундый укытучылары белән милли мәгарифебез һичшиксез горурлана ала.
Мәктәбебездә укытучылар династиясеннән булган хезмәттәшләр дә аз түгел. Иң кадерлеләре: Мифтахутдинова Әлфия Зәхрәп кызы һәм Кадырова Рашида Сәүбан кызы. Алар буыннар һөнәрен дәвам итүчеләр. Бүгенгесе көндә татар теленә мәхәббәт, сакчыл караш булдыручылар. Гаилә әгъзаларының укытучы һөнәрен дәвам итүләре хакында китап битләренә уелып куелган. “Балаларга багышланган гомер” Татарстан республикасының педагоглар династияләре. Казан; “Мәгариф нәшрияты”, 2010.
Остазларымның эш тәҗрибәсен хөрмәт итеп искә алам. Заман таләпләренә җавап бирердәй һәм шул ук вакытта кешелек сыйфатларының мөһимлеген истә тотып, татар телемне төрле милләттән булган балаларга җиткерәм. Телемне, һөнәремне, балаларымны бик тә яратам. Җылы карашларны тоеп, рәхмәт сүзләрен ишетеп эшләү минем көнкүрешемне өметле итә.
Гыйлем юлы – бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр.
Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр.
Ризаэддин Фәхретдин.