SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Уткэнебез белэн горурланабыз, килэчэкне тозибез.

Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез

Билгеле булганча, үзенең үткәнен белмәгән халык үзенең киләчәген дә кайгыртмас, димәк, ул юкка чыгуга дучар була. Кеше дә шулай: үзенең үткәнен белмәгән кешенең киләчәге дә нинди булуы билгеле. Уйлана торгач, күз алдыма шундый сораулар килә: нәрсә соң ул үткән һәм нәрсә ул киләчәк? Шушы сорауларга җавап биреп карыйк.
"Үткән-сүткән, өстендә үлән үскән", "үткән эшкә салават", дип әйтәбез, әмма ләкин ул чынлап та шулаймы? Үткәнне онытып буламы? Булмый шул; татар халкының ачы язмышы моның ачык мисалы. Казан ханлыгының яулап алынуы, көчләп чукындырулар,үз дәүләтчелеген югалткан халыкның күп гасырлар буена изаланып яшәве... Бөек Ватан сугышы да татар халкының язмышына үз эзен сала. Күпме асыл татар егете сугыш кырларында үз башларын сала...Юк, татар халкы үзенең үткәнен онытмый, ә киресенчә, үткәннәр йомгагын сүтеп, киләчәк җепләрен үрә.
Бүгенге халәтебезгә күз салсак, татар халкы җанлану, икенче Яңарыш чорын кичерә, татар теле рус кешеләренә генә түгел, чит илләрдән килгән кешеләргә дә укытыла башлады. Димәк, татар халкы бөтендөнья мәйданында әкренләп үз урынын яулап бара. Димәк, киләчәгебез якты, өметле.
Тел мәсьәләсендә дә шулай. Бөек татар мәгърифәтчеләре Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани татар теленең үткәнен аңлап, киләчәген алдан күреп, дәреслекләр язып, халык авыз иҗатын җыеп торганнар, татар тарихын буыннан буынга тапшыруга зур өлеш керткәннәр. Димәк, мондый кешеләр була торып, үткәнебез дә онытылмый һәм онытылмас, киләчәгебез дә якты була, дигән сүз.
Заманабыз шундый: үз кыйбласын югалтмаган татар халкы, бүгенге көнгә кадәр үзенең телен, гореф-гадәтләрен саклап кала алды; ничек кенә авыр булмасын, үз байрагын югары, мәгърур тотты һәм хәзер дә тота.

Прикрепленный файлРазмер
тәҗрибәсе.docx12.85 кб