SMI.KAZANOBR.RU

Блог пользователя Гилязиева Альбина Николаевна

Шәхси сайтым

Минем турында тулырак мәгълүматны (дәрес эшкәртмәләре, класстан тыш чара материаллары, дипломнар, сертификатлар, шәхси эш планы, дәрес өчен материаллар, БРТ һәм БРИ, мониторингка эзерлек материаллары һ.б.) биредән таба аласыз: http://nsportal.ru/albina-gilyazieva-nikolaevna
Дәресем https://yadi.sk/i/UIhy93J2mgind урнаштырылган.

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим! (Эш тәҗрибәсеннән)

1

Мин, Гыйлаҗиева Альбина Николай кызы, Казан шәһәре Совет районының 126 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм.
Мин - югары белемле укытучы, 2002 нче елда КДПУ тының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамладым. Бу югары уку йортын тәмамлау белән үк үземнең укытучы эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Гомуми педагогик стажым – 13 ел. Белгечлегем буенча 8 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасын башкарам. 2013нче елдан 126 нчы гимназиядә эшлим.
Максатым: Балаларның сәләтен күрә белеп, аларны иҗади баскычка күтәрү , әдәпле, әхлаклы итү, һәр яктан камилләшкән шәхес тәрбияләү.
Бурычым – гыйлемле, туган телен, илен сөюче, башкаларны хөрмәт итүче, заманга яраклаша белүче, рухи яктан сәламәт шәхесләр тәрбияләү.
Тел - зур байлык. Һәр бала ачылып бетмәгән шәхес.
Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә мин һәр укучыма аерым якын килеп, шәхес итеп карыйм. Шуны истә тотып, мин “Укучыларның татарча сөйләм телен камилләштерү һәм аларны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү”-дигән методик тема өстендә эшлим.
Тәҗрибәм зур булмаса да, үз эш юнәлешем, җиңүләрем бар.

Үткәнем белән горурланам, киләчәкне төзим (эссе)

IMG_20151108_092606

Туган йортым – тормышым башы. Хәтер сандыгымда иң кадерле вакыйгалардан торган бәхетле Балачак. Янәшәмдә - олы йөрәкле, кайгыртучан, һәр баланың кечкенә генә уңышына да ихластан сөенүчән, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган әнием. Ул - иҗади уңышларга рухландырып, күпләрне олы юлга чыгарган, халкыбызның гореф-гадәт, йолаларын укучыларга, әти-әниләргә армый-талмый җиткергән Татарстанның атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Бүгенгедәй күз алдымда: кичләрен әнием өем - өем дәфтәрләр тикшерә. Апам дәресләрен хәзерли, ә мин янәшәләрендә бөтереләм. Дәфтәрләргә күз салам да “5”ле билгеләрен күреп сөенәм, әнием кызыл төс белән хаталарны төзәтсә - борчылам. Үскәч, мин гел “5”ле билгеләре генә куярмын дип хыялланам.