
Блог пользователя Вафина Люция Модарисовна
Вафина Люция Мөдәрис кызының 3 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
ТЕМА: «Дуслар» хикәясе
Максат:
1. Укучыларны текстның эчтәлеге белән таныштыру.
2. Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
3. Укучыларда үзара дуслык хисен тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар, индивидуаль эш биремнәре, таратма карточкалар.
Материал: 3 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, 2-бүлек).
I .Оештыру моменты.
1)Исәнләшү.
- Исәнмесез,укучылар!
- Исәнмесез!
2) Уңай психологик халәт тудыру.
Бер-беребезгә карадык, елмайдык, хәерле көн теләдек.
- Хәерле көн!
-Хәерле көн!
4) Дежур укучы белән әңгәмә.
-Бүген ничәнче число?
- Атнаның нинди көне?
- Урамда салкынмы?
- Рәхмәт!
Бүген әдәби уку дәресен мин алып барам. Мин – Люция Мударисовна.
Актуальләштерү.
- Укучылар, без бүген дәрестә нинди хикәя укырбыз икән? Ничек уйлыйсыз?
- Моны белер өчен, мин сезгә карточкалар өләшәм, сезгә хәрефләрдән сүз җыярга кирәк.
-Нинди сүз булды? (дуслар)
- Яхшы.
- Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?
- дуслар....
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее