
Блог пользователя Зиннатова Аниса Тимергалиевна
Утырмага барган идем...
Соңгы елларда мәктәптә укыту – тәрбия эшендә бара торган реформа без – тәрбиячеләр алдына да яшь буынны тәрбияләүнең яңа чараларын эзләү, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәснә ныграк таяну бурычын куйды.
Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү – балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә.
Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата – аналарның, тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы.Андый мөхиттә тәрбияләнгән бала, мөстәкыйль тормышка аяк баскач, кешеләргә карата мәрхәмәтле, өлкәннәрне хөрмәт итүчән, хезмәт сөючән булып үсәчәк.
Традицияләр, халык бәйрәмнәре – милләт тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше.
Без кечкенә вакытта кич утырулар бар иде. Аны әбиләр, әниләр “утырмага бару” дип әйтәләр иде. Мин балалар белән шундый бер кичә үткәрдем, аны сезгә дә тәкъдим итәм.