SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар әдәбиятын укытуда үзгәрешләр

DSC05215 (Копировать)

Шәһәр мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик бүлегенең мәҗлесләр залында рус телле төркемнәрдә эшләүче татар әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе булып узды. Ул рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту мәсъәләләренә багышланган иде. Мәгълүм булганча, 2015-2016 нчы уку елында рус телле укучыларга татар әдәбиятын укытуда үзгәрешләр көтелә. Моңа кадәр татар телен һәм татар әдәбиятын укытканда бердәм дәреслекләр кулланылды. Аларда бирелгән материалларны телгә яки әдәбиятка бүлүне укытучылар үзләре башкардылар. Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр, аз күләмле әсәрләр нигездә укучыларның сөйләмен үстерүгә юнәлтелгән иде.Федераль дәүләт белем стандартларына таянып, бер төркем галимнәр һәм практик укытучылар татар әдәбиятыннан яңа дәреслекләр яздылар.
Семинарда татар әдәбиятын яңа укыту-методик комплектлар нигезендә укыту мәсьәләләре буенча дәреслекләр авторы, Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Мотыйгуллина Ә.Р. һәм дәреслекләр авторы, ”Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Ханнанов Р.Г. чыгыш ясады. Алар яңа комплектларның үзенчәлекләренә, алар белән эш алымнарына тукталдылар. Балаларның яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән УМК үз эченә дәреслекне, укучы өчен мөстәкыйль эш дәфтәрен, укытучылар өчен методик әсбапны ала.Дәреслек ике кисәктән тора. Укучыларның белем-күнекмәләрен бәяләп бару өчен, һәр кисәк тә дүртәр модульгә бүлеп төзелгән. Һәр модуль бөтен кисәкнең өлешләрен хәтерләтә. Модульгә салынган мәгълүмат та, дәреслек үзе дә хронологик нигезгә корыла. Шул ук вакытта модульләр эчендә тематик-хронологик принцип та саклана. Һәр модуль укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган. Дәреслектә модульләр арасындагы бәйләнешләр сорау-биремнәр һәм контроль тестлар аша гамәлгә куела.
Галимнәрнең чыгышын методик әсбап авторы, Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахетдинова Ә.З. тулыландырды. Ул федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләренең барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнеп төзелүен ассызыклады.
Яңа дәреслекләр белән эшләү тәҗрибәсе белән Идел буе районы 6 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйззәтуллина Э.Х. уртаклашты.
Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында татар әдәбиятын укытуга төп таләпләр турында Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К. сөйләде, татар әдәбиятыннан эш программаларын төзүгә карата киңәшләрен бирде.