SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара «Туган тел» мастер-класс бәйгесе

 мастер-класс 2015

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче туган тел укытучыларын барлау һәм аларның эшчәнлеген активлаштыру, хезмәтләрен бәяләү максатыннан ана теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара «Туган тел» мастер-класс бәйгесе уздырылды.
Бәйгедә Татарстан Республикасы урта гомуми белем бирү оешмаларының татар, рус, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт теле укытучылары һәм Россия Федерациясе төбәкләре урта гомуми белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Бәйгегә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 89 эш кабул ителде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Ульян һәм Оренбург өлкәләреннән 25 укытучының эшен сайлап алды.
Бәйгенең йомгаклау турында Казан шәһәрен Совет районы 169 нчы гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Люция Сәетгәрәй кызы, Идел буе районы 19 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйбуллина Ләйлә Миңненәкыйп кызы, Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәхтиев Рөстәм Флүс улы, Яңа Савин районы 23 нче гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәҗитова Айгөл Локман кызы тәкъдим иттеләр.
Төбәкара бәйгенең йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 1 урын Казан шәһәре Идел буе районы 19 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйбуллина Ләйлә Миңненәкыйп кызына бирелде. 2 нче урынны Казан шәһәре Совет районы 169 нчы гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Люция Сәетгәрәй кызы яулады.
Йомгаклау кичәсе 2015 елның 9 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йортында үткәрелде. Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котларга Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясе, милли-мәдәни мохтарият вәкилләре килде.