SMI.KAZANOBR.RU

Блоги

Эссе Киләчәк укытучысы.

Бәхет. Бу сүзне ишетү белән күңелдә җылы хисләр уяна.Ул - кешегә канат куючы, хыялларны тормышка ашыручы тылсымлы, илаһи мәгънәгә ия бер көч. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый, төрле бизмәннәргә салып үлчи. Берәүләр өчен ул өстәлендә бер кисәк икмәк булу белән бәяләнсә, икенчеләргә- чираттагы зур табыш алу, өченчеләргә исә үз аякларыңда йөрү- иң зур бәхет. «Һәркемнең үз бәхете» дигән гыйбарә дә, бәлки, шуны уйлап әйтелгәндер. Ә мин - укытучы. Бала вакыттан ук мине әлеге мактаулы һөнәр белән кызыксындым һәм хыялымда үземне укытучы итеп күз алдына китерә торган идем. Эшемне бик яратам, аннан шатлык табам . Мин гади генә укытучы түгел,мин татар теле укытучысы! Һәр тел -үзе бер дөнья. Тел- өйрәнү предметы гына түгел, ә халык күңеле, аның шатлыгы, кайгысы, хәтере, байлыгы.

Шәхси сайтым

Мин,Мөбарәкшина Ләйсән Гаптелхәмит кызы, Вахитов районы 27 нче гимназиянең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Сайт төрле юнәлешләрдән тора: эш тәҗрибәм, норматив документлар, балаларымның һәм үземнең уңышларым, укытучылар, әти-әниләр, укучылар өчен файдалы мәгълүматлар бар. Сездән киңәшләр һәм тәкъдимнәр көтеп калам. Сайтыма сылтама: https://nsportal.ru/mubarakshina-lyaysan-gaptelhamitovna-0

Моя визитная карточка

IMGP2075

Здравствуйте уважаемые коллеги и гости сайта!
Разрешите представиться! Меня зовут Василова Лейсан Маратовна, я воспитатель высшей квалификационной категории МБДОУ «Детский сад № 121 комбинированного вида» Кировского района г. Казани. Мой педагогический стаж 8 лет.
Моя работа – это мир фантазии и мир сказки, мир чудес и мир улыбок, мир широко распахнутых глаз и ротиков. Это волшебный мир детства, это любовь и уважение к детям.
Профессия воспитателя – это, прежде всего, любимое дело. Я полна творческих замыслов и уверенности в том, что все задуманное обязательно сбудется.

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе

IMG_2988 (2)

Казан шәһәре мәгариф идарәсендә «Казан шәһәре ел укытучысы-2021» бәйгесенең «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә көч сынашачак укытучылар өчен семинар үткәрелде.

Дорога без отстающих...

Управление образования нашего города уделяет большое внимание дифференцированному информационно-методическому сопровождению руководителей образовательных организаций, особенно молодых.
22.января 2021года организовано очередное занятие в «Школе молодого руководителя» по теме «Ключевые проблемы школы и способы их решения». Демонстрационную площадку Управление образования выбрало не случайно. Молодые руководители обучались на базе управленческого опыта Имамова Ильдара Фаизовича, успешного директора лицея №177 Ново-Савиновского района, победителя Республиканского конкурса «Лучший директор года-2017», дипломанта Всероссийского конкурса «Директор школы-2017», победителя Республиканского конкурса «Успешная школа», победителя и обладателя гранта городского конкурса «Большая перемена» и др.
Ему удалось осуществить свою мечту- создать школу полного дня, где успешно растут и развиваются все: и ученики, и учителя!
Ильдар Фаизович в своем мастер-классе раскрыл содержание работы директора школы, сделав акценты на главном, показал эффективный менеджмент, выстраивание структуры, распределение обязанностей, делегирование полномочий, предостерегая от возможных ошибок.

Үзем турында

IMG_7218

Балачак хыяллары.... Кемнәрнең бу хыяллары чынга аша икән? Актриса булу иде хыялым... Сәхнәдәмен, имеш! Дөньямны онытып сөйлим, җырлыйм, биим... Курчакларым, әти-әнием, абый-апаларым- тамашачы. Якыннарым бу хыялымны беләләр. Укытучы һөнәренең актриса һөнәренә бик охшаш булуын миңа аңлатырга тырышалар. Алар: “Заманга яраклы шәхес тәрбияләүче укытучы, беренче чиратта, күпкырлы белемгә ия булса, икенче яктан, талантлы, иҗади, тынгысыз шәхес була,” –дияләр. Килешәм. Һәм шундый уйлар белән Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенә киләм.
Дүрт ел буена, үз эшләренең чын осталары булган мөгаллимнәрдә белем алуым, укытучы һөнәренең, хыялыма туры килгән икәнлегенә бар күңелем белән инанам.
Менә мин- укытучы. Тәүге дәресем! 24 пар өмет тулы күзләр! Сыйныф бүлмәсе минем сәхнәм! Мин актриса да, рәссам да, психолог та, музыкант та ...
Бүгенге көндә Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә татар теле, әдәбият һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим.
Балалар белән бергә борчылабыз, куанабыз, хыялларга канат куябыз.
Хыяллар чынга аша икән!

Шәхси сайтыма рәхим итегез!

Исәнмесез! Таныш булыйк! Мин - Ибатуллин Рәмил Рәшит улы,
Казан шәһәре, Мәскәү районы,
“2 нче лицей-интернат”ның I нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Сезне үземнең блогымда сәламлим! Сайтымда минем эш тәҗрибәм, уңышларым, тормышым белән таныша аласыз.
Укытучы... Мөгаллим... Остаз… Охшаш мәгънәле сүзләр. Әмма... Һәр укытучы остаз була алмый, ә остаз ул – мөгаллим дә, укытучы да!
Рәхим итегез минем сайтыма: https://dgrigoryants2017.wixsite.com/ibatullin-ramil