SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Үзем турында

IMG_7218

Балачак хыяллары.... Кемнәрнең бу хыяллары чынга аша икән? Актриса булу иде хыялым... Сәхнәдәмен, имеш! Дөньямны онытып сөйлим, җырлыйм, биим... Курчакларым, әти-әнием, абый-апаларым- тамашачы. Якыннарым бу хыялымны беләләр. Укытучы һөнәренең актриса һөнәренә бик охшаш булуын миңа аңлатырга тырышалар. Алар: “Заманга яраклы шәхес тәрбияләүче укытучы, беренче чиратта, күпкырлы белемгә ия булса, икенче яктан, талантлы, иҗади, тынгысыз шәхес була,” –дияләр. Килешәм. Һәм шундый уйлар белән Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенә киләм.
Дүрт ел буена, үз эшләренең чын осталары булган мөгаллимнәрдә белем алуым, укытучы һөнәренең, хыялыма туры килгән икәнлегенә бар күңелем белән инанам.
Менә мин- укытучы. Тәүге дәресем! 24 пар өмет тулы күзләр! Сыйныф бүлмәсе минем сәхнәм! Мин актриса да, рәссам да, психолог та, музыкант та ...
Бүгенге көндә Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә татар теле, әдәбият һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим.
Балалар белән бергә борчылабыз, куанабыз, хыялларга канат куябыз.
Хыяллар чынга аша икән!