SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе

IMG_2988 (2)

Казан шәһәре мәгариф идарәсендә «Казан шәһәре ел укытучысы-2021» бәйгесенең «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә көч сынашачак укытучылар өчен семинар үткәрелде. Аның эшендә район бәйгеләрендә җиңү яулаган Кәримова Алинә Халит кызы (Казан шәһәре Яңа Савин районының «23 нче лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе), Мисалова Гөлия Наил кызы (Казан шәһәре Авиатөзелеш районының “33 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе), Хөснетдинова Гөлзирә Гыйлемхан кызы (Казан шәһәре Идел буе районының “6 нчы гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе), Мөбарәкшина Ләйсән Гаптелхәмит кызы (Казан шәһәре Вахитов районының “27 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе), Ибатуллин Рәмил Рәшит улы (Казан шәһәре Мәскәү районының "2 нче лицей-интернат" муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе), Нәгыймуллина Ләйлә Рәис кызы (Казан шәһәре Мәскәү районының «Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе), Ибраһимова Лилия Рәшит кызы (Казан шәһәре Совет районының "183 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе), Зарипова Алинә Әнис кызы (Казан шәһәре Совет районының "175 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе) катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К. ачты. Ул семинарның максат һәм бурычлары белән таныштырды. Чыгышында “Казан шәһәре ел укытучысы – 2021” конкурсы үткәрүнең хокукый-норматив базасы, конкурсны үткәрү тәртибе, биремнәр һәм аларны бәяләү критерийларын бәян итте.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Шәрипова Роза Зарифовна заманча дәресне проектлаштыру, мастер-классны модельләштерү буенча методик киңәшләрен җиткерде.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының абсолют җиңүчесе, Вахитов районы инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 18 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Альбина Наил кызы “Конкурс дәресен модельләштерү” темасына чыгыш ясады, практик дәрес күрсәтте.
“Укытучының һөнәри осталыгы рефлексиясе буларак мастер-класс” темасына Казан шәһәре Совет районы 141 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Сөнгатуллина Рузилә Фәиз кызы мастер-класс уздырды.
Конкурс вакытында дәрес, мастер-класс, сыйныф сәгатен уздыру үзенчәлекләре турында Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К. сөйләде.
Шул ук көнне чит аудиториядә дәрес, сыйныф сәгате һәм мастер-класс үткәрү буенча конкурсантлар арасында җирәбә уздырылды.