SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе Киләчәк укытучысы.

Бәхет. Бу сүзне ишетү белән күңелдә җылы хисләр уяна.Ул - кешегә канат куючы, хыялларны тормышка ашыручы тылсымлы, илаһи мәгънәгә ия бер көч. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый, төрле бизмәннәргә салып үлчи. Берәүләр өчен ул өстәлендә бер кисәк икмәк булу белән бәяләнсә, икенчеләргә- чираттагы зур табыш алу, өченчеләргә исә үз аякларыңда йөрү- иң зур бәхет. «Һәркемнең үз бәхете» дигән гыйбарә дә, бәлки, шуны уйлап әйтелгәндер. Ә мин - укытучы. Бала вакыттан ук мине әлеге мактаулы һөнәр белән кызыксындым һәм хыялымда үземне укытучы итеп күз алдына китерә торган идем. Эшемне бик яратам, аннан шатлык табам . Мин гади генә укытучы түгел,мин татар теле укытучысы! Һәр тел -үзе бер дөнья. Тел- өйрәнү предметы гына түгел, ә халык күңеле, аның шатлыгы, кайгысы, хәтере, байлыгы.

Яраткан һөнәрең булу, гомерең буена шуңа тугры калу- үзе зур бәхет.“Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң-укытучы бул!" дигән бер акыл иясе. Мин - бәхетле укытучы, чөнки тормышта үз урынымны дөрес билгеләп, бәхетемне үз яраткан хезмәтемдә - яшь буынны тәрбияләүдә таптым. Укытучы булып эшләп кенә калмыйм, ә укытучы булып яшим. Мөгаллим булу миңа бик ошый. Минемчә, балалар белән эшләү – зур бәхет ул. Алар гына риясыз ярата, шул яратулары белән укытучыга канат куя, илһамландыра, ышаныч тудыра ала.

Ә чын укытучы нинди булырга тиеш соң? Ул үз белемен, тәҗрибәсен укучыларга җиткерергә, аларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итәргә тиеш. Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. «Укытучы булып туарга кирәк», - ди халык.

Укытучы! Бу сүзнең һәрбер хәрефе минем өчен тирән мәгънәгә ия. Мин укытучыга хас сыйфатларны түбәндәге сүзләр белән әйтер идем:

У- укымышлы

К - киң күңелле

Ы – ышанучан

Т – талантлы

У- уенчан

Ч – чая

Ы – ышанычлы

Егерме елдан артык мәктәптә эшләү дәверендә мин шушы сыйфатларны үземдә булдырырга тырыштым. Ләкин яхшы укытучы булыр өчен бүгенге көндә болар гына аз. Хәзер яңа заман укытучысына югары таләпләр куела. Һәрбер мөгаллимнең максаты – сәләтле, белемле укучылар үстерү, аларны шәхес буларак тәрбияләү. Яңа заман укытучысы – кайгыртучан кеше. Ул үз фәнен яхшы белә, яңа заман технологияләре белән бергә атлый...

Ә киләчәк укытучысына килгәндә... Киләчәк укытучысы кем соң ул?

Киләчәк укытучысы – ул үз белемнәрен укучыларга тапшырырга, бу белемнәрнең дөрес үзләштерелүен вакытында тикшереп торырга тиеш. Моннан тыш, балаларга кызык түгел кебек тоелган фәннән дә мавыктыргыч, гадәти булмаган нәрсә эшләргә сәләтле кеше.

Киләчәк укытучысы ул, беренче чиратта, үз укучысының ихтыяҗын күрә белүче һәм һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләүче. Бу сыйфатлар киләчәк укытучысында сакланырга тиеш.

Киләчәк нәрсә таләп итә соң? Минемчә, киләчәк укытучысы мобиль булырга тиеш, чөнки көннән-көн мәгълүмат күбәя, тиз генә җавап таләп ителә торган мәсьәләләр арта бара. Нәкъ менә шуңа күрә укытучы тормышта яхшы ориентлаша белергә тиеш, чөнки укытучы – ул үрнәк, ул үз фәненә генә түгел, тормыш юлына, тормыш позициясенә дә, яхшылыкка да өйрәтә. «Киләчәк укытучысы заман белән бергә атларга түгел, ә бер адым алга барырга тиеш», - дип әйтер идем. Мөгаен, бу - аның төп үзенчәлегедер.

Киләчәк укытучысы иң заманча гаджетлардан дөрес файдалана белергә тиеш. Чөнки мәктәпләрдә елдан-ел күбрәк техника кулланыла, мәгълүматлаштыру процессы бара. Укытучы теге яки бу гаджетларны куллана гына түгел, ә яңа версияләрне дә үзләштерергә сәләтле булырга тиеш. Заманча техниканы куллану укытучының эшен җиңеләйтә һәм дәресне төрлеләндерә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский әйткәнчә: «Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала».

Кызганычка каршы, соңгы вакытларда: «Тиздән укытучыларны роботлар алыштырачак, гадәти уку онлайн укуга үзгәрәчәк»,- дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Мин моның белән килешә алмыйм. Укытучы һөнәре булды, бар һәм булачак та. Бала күңеленә матур сыйфатларны салу, барлык кыйммәтләрне дә кадерләргә өйрәтү- бары тик укытучының өзлексез хезмәт җимеше. Шуңа ышанасы килә,белем алуның автоматлашуы ничек кенә алга китмәсен, укучылар белән күзгә- күз карап аралашуга ни җитә.Техник җиһазлар укытучының белем бирү вакытында ярдәмчесе генә.

«Укытучы гадел икән, һәрвакыт игътибарлы укучы булырга тиеш», – дип саный М.Горький. Бу сыйфат киләчәк укытучысына да турыдан-туры кагыла. Чөнки дөньябызның һәм җәмгыятьнең үсеше шулкадәр тиз йөгерә ки, ул барлык вакыйгалардан хәбәрдар булып, үзен һәм белемнәрен даими камилләштерүдән башка кала алмый. Һәр укучыны үз фәне белән кызыксындыру, һәркемнең күңеленә «ачкыч» табу мөһим бурыч булачак. Ә бу укытучыдан фәнгә тирән белем һәм мәхәббәт таләп итә. Күпчелек укучылар телевизор карый, кәрәзле телефоннардан, компьютерлардан, интернеттан файдалана, аларга бүген мәгълүмат табу кыен түгел. Димәк, киләчәк укытучысының белем дәрәҗәсенә тагын да югары таләпләр куела. Безнең заманда укытучының төп бурычы – укыту гына түгел, ә укырга өйрәтү, ягъни мәгълүмат алу, анализлау һәм аны грамоталы куллану юлын күрсәтү. Укытучы үзенең дәресләренә яхшы итеп әзерләнеп килергә тиеш. Олуг галимебез Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк: «Укытучы һәрвакыт үзе укытачак дәресләрне иң элек өендә рәткә – тәртипкә салып, хәтта иң җиңел саналган дәресләргә дә зур җаваплылык белән әзерләнеп, укучыларны шуның нигезендә укытырга тиеш. Болай әйбәт әзерләнмәгән укытучы – дәрес вакытында үзенең укучылары алдында хур булачак. Өендә ныгытып әзерләнеп килгән дәресләрен укытучы аңлаешлы итеп, бөтен көчен – тырышлыгын куеп, үткен тел белән, чиста итеп, фикерләрен һәм сүзләрен кабатламыйча сөйләргә тиеш. Укытучы кеше һәр дәресеннән бер тәҗрибә алып, үз җитешсезлеген бетерергә, камилләшергә тиеш. Тәҗрибә нәтиҗәсендә укучыларның белем үзләштерү дәрәҗәләрен, укучылар арасындагы аермаларны белү һәм аларга тиешле чараларны күрү, әлбәттә, укытучының вазифасы. Әгәр укытучының укучыларына биргән гыйлеменә караганда, тәрбия мәсьәләсендәге файдасы азрак булса, ул укытучы – бик камил укытучы була алмый...» Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Бу таләпләр кичәге укытучыга да, бүгенгесенә дә, киләчәкнекенә дә кагыла.

Киләчәк укытучысы алдагы буыннар тәҗрибәсенә таянырга тиеш, дип әйтәсем килә. Буыннар тәҗрибәсенә таянып, яңа методикалар һәм алымнар өстендә эшли. Димәк, киләчәк тулысынча безнең үткәнебезгә бәйле. Үткәннәрдән башка бернинди киләчәк тә юк. Шуңа күрә, без илебезнең киләчәген кайгыртып, укучыларның белемнәрен арттыруның, киләчәк дөньяны лаеклы тәрбияләүнең кадерен белергә тиеш. Илебез һәм киләчәк буыныбызның тынычлыгы һәм чәчәк атуы бездән тора бит. Барысы да безнең кулда!

Сүземне йомгаклап, язмамның башында искә алынган бәхет төшенчәсенә кире кайтасым килә. Нәрсә соң ул бәхет? Мин бу сорауга җавапны шагыйрә К. Булатованың шигъри юллары аша бирер идем:

Миңа сорау бирсәләр:

-Бәхет ни ул? – дисәләр,

Бәхет - шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Әйе, нинди генә булсалар да, иң беренче кеше икәнлекләрен онытмасыннар, кеше булып үссеннәр иде!