SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

ВМО учителей татарского языка и литературы

Материалы к конкурсу «Учитель года города Казани-2024» в номинации «Учитель татарского языка и литературы» Хабибрахмановой М.М.

2

Исәнмесез! Мин, Хәбибрахманова Минзилә Мөдәрис кызы, Казан шәһәре Идел буе районы 21нче гимназиясенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы.

Минем сайт татар телен чит тел буларак өйрәтүче укытучылар өчен. Сайтка кереп, кирәкле, кызыклы мәгълүмат ала алсагыз мин бик шат булачакмын!

Мин сезне үземнең шәхси сайтымда күрүемә шатмын: https://habibrahmanovaminzilya.tilda.ws/

Медиавизиткага сылтама: https://disk.yandex.ru/i/BnC6YIjlAmlmZA

Укытучылар, директор урынбасарлары игътибарына!

Хөрмәтле коллегалар! Яңа уку елыннан федераль белем программалары гамәлгә керә. Программалар башлангыч, төп гомуми белем, урта белем баскычлары өчен расланган. Бу программалар эчендә туган (татар теле), туган телдәге әдәбият, татар теле дәүләт теленнән эш программалары урнаштырылган. Моның өчен Единое содержание общего образования (edsoo.ru) порталына керергә кирәк. Аннан “Нормативные документы” бүлегенә керәсез. Документлар PDF һәм BORD форматында бирелгән. Документлар күләмле. Аннан татар теле программасын табу авыррак. Җиңел вариант: туган (татар) телен табар өчен интерактивная версиясен ачарга кирәк. Анда содержательный разделдан барлык программаларны да табарга була. Укыту планнары организационный разделда.
Игътибар!!! Материалны табу җиңел булсын өчен, мин бүлекләрне рус телендә күрсәттем.

Туган тел укытучылары көч сынашты

 1

28-29 нчы мартта Вахитов районы 27 нче гимназия базасында туган тел укытучылары Бөтенроссия конкурсының йомгаклау туры үткәрелде. Бу конкурс 2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысавларында уздырылды.
Конкурсның йомгаклау этабында Татарстаннан 9 рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 15 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 5 чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы, 5 мари теле һәм әдәбияты укытучысы, 2 удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы, 2 мордва (эрзя, мокша) теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россиянең башка төбәкләреннән 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

“ Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы ” Бөтенроссия конкурсы йомгаклары

 Шагараевой

24 нче мартта “Әкият” курчак театрында “ Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсның йомгаклау этабында Шагараева Алинә Илсур кызы (Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиясе), Батырова Зилә Зөфәр кызы (Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия), Зиннәтуллина Лилия Фәнис кызы (Киров районының 188 нче күп профильле лицее), Әгъзамова Алиса Хәбир кызы (Совет районының М.И. Мәхмүтов исемендәге аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 184 нче урта гомуми белем мәктәбе), Мозаффаров Рамил Мөдәррис улы (Совет районының 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе), Җәләева Гөлүзә Азат кызы (Вахитов районының Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе) катнашты.
Конкурсантлар йомгаклау этабында медиавизиткаларын тәкъдим иттеләр, дәрес, сыйныф сәгате уздырдылар, методик остаханә, мастер-класс күрсәттеләр. Конкурсантларыбыз бу этапта уңышлы чыгыш ясадылар.

Камиллекнең чиге юк.

 1 14.02

Идел буе районының 114 нче урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр семинар-практикумы булды. Ул яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, дәресне проектлаштыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Мәгълүм булганча, 2023 нче ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан семинар мәктәп укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән чара белән башланып китте.
Мәктәп директоры В.В.Стахеев һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин укытучыларны Педагог һәм остаз елы белән котлап, педагоглар хезмәтенең мөһимлеген билгеләделәр, татар телен саклауда, өйрәтүдә туган тел укытучыларының зур роль уйнавын ассызыкладылар.

Яңартылган федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру

IMG_4113

20 нче октябрь көнне Идел буе районының 6 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик семинары булды. Ул “Яңартылган федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укыту” темасына багышланды.
Семинарда гимназия директоры О.Н.Баклашова “Гимназия – лингвистик активлык территориясе” дигән темага чыгыш ясады. Ул гимназиядә төрле телләрне укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты, телләр өйрәнгәндә яхшы нәтиҗәләр бирә торган төрле технологияләргә тукталды, бу юнәлештә ирешелгән уңышларны бәян итте.
Директорның милли мәгариф буенча урынбасары Г.Р.Гарипова үзенең чыгышында татар теле һәм әдәбияты укыту мәсьәләләренә тукталды. Гимназиядә берничә ел дәвамында “Сәлам” укыту-методик комплектларына апробация үткәрелә. Ул чыгышында бу комплектларның өстенлекле, уңышлы якларын күрсәтте. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан татар мәктәпләре, татар төркемнәре өчен эшләнгән яңа укыту-методик комплектлар белән укыта башлаганнар. Чыгыш ясаучы бу комплектларның да заманча булуын, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеген билгеләп үтте.

Укучыларда уку грамоталылыгын үстерү

IMG_4081

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 10 нчы гимназиясендә «Башлангыч сыйныфларда укучыларның уку грамоталылыгын заманча укыту алымнары һәм ысуллары ярдәмендә формалаштыру“ дигән темага татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучыларының шәһәр методик семинар-практикумы үткәрелде.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты. Ул семинар-практикумның максаты, бурычлары белән таныштырды. Гимназия укытучыларының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан эшләнгән яңа укыту-методик комплектларга апробация уздыруын билгеләп үтте.
Гимназия директоры вазифаларын башкаручы Э.Ф.Шәрәфетдинова гимназия эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, гимназия укучыларының уку грамоталылыгын үстерү юнәләшләренә тукталды, нәтиҗәле укыту алымнары турында сөйләде.
Гимназиянең башлангыч сыйныф һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары Х.Р.Хаярова, Р.Х. Газизова, Г.Г.Мөхәммәтҗанова, З.Г.Сәләхова, Н.Г.Шакирова, А.Х.Миңвәлиева, И.И.Сушенцева үзләренең дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлек чараларында уку грамоталылыгын формалаштыруның төрле алымнарын күрсәттеләр.

Яшь укытучылар өйрәнә

 семинар 22.09.

22 нче сентябрь көнне Вахитов районының Һади Такташ исемендәге 27 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе һәм яшь укытучылар мәктәбе әгъзалары катнашында методик семинар үткәрелде. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачып җибәрде. Ул семинарның максаты, эш тәртибе белән таныштырды.
Семинарда катнашучыларны Һади Такташ исемендәге 27 нче гимназия директоры Л.Х.Хөснетдинова сәламләде һәм гимназия эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
«Мастер - класс нәрсә ул һәм аңа педагогны ничек әзерләргә?» дигән темага Р.К.Зиннәтуллин чыгыш ясады. Ул чыгышында «мастер-класс»төшенчәсенә аңлатма бирде, мастер-классны үткәрү алгоритмы, моделе белән таныштырды.

Татар теленнән авторлык программасы

Хөрмәтле коллегалар! Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телле балаларга “Татарстан Республикасының дәүләт теле – татар теле” предметын коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләр буенча укыту өчен авторлык программалары (1 — 11 нче сыйныфлар.Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова,Г.М. Әхмәтҗанова)тәкъдим ителә.Бу программаларны эш программалары төзегәндә кулланырга мөмкин.

Функциональ грамоталылыкны формалаштыру

 семинар 14.09

Яңа Савин районы 71 нче урта гомуми белем мәктәбендә милли мәгариф буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләренең “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру” темасына семинар үткәрелде.
Семинарда Яр Чаллы менеджмент академиясе доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Р.З.Хәйдәрова чыгыш ясады. Ул чыгышында укучыларда функциональ грамоталылыкны формалаштыру алымнарына, уку грамоталылыгын үстерү ысулларына тукталды. Шулай ук Роза Зәки кызы татар телен дәүләт теле буларак укыту мәсьәләләре, федераль реестрга кертелгән укыту программалары турында сөйләде, конструктор белән эшләү буенча практик дәрес үткәрде.
Семинарда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Э.Х.Хамидуллина һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин чыгыш ясадылар. Алар яңа уку елында милли милли мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдында торган бурычлар, башкарыласы эшләр, яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары, белем бирү программалары, укыту программалары, белем бирү өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләделәр, консультация үткәрделәр.

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгесе

 конкурс

2022 елның 15 сентябрендә Ставрополь краеның Пятигорск шәһәрендә уза торган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалистларының исемнәре билгеле булды.
Конкурсның беренче этабы 2022 елның августында булды. Конкурсантлар үзләренең медиа визиткаларын тәкъдим иттеләр. Төп турга 89 катнашучы арасыннан Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан 68 җиңүче сайлап алынды. Конкурсның йомгаклау этабы 11 сентябрьдә старт алды, Конкурсантлар методик остаханә, дәрес уздырдылар. Әлеге конкурс сынауларына йомгак ясалды.
Киров, Липецк, Түбән Новгород, Новгород, Рязань, Тула өлкәләреннән; Байкал һәм Ставрополь крайларыннан; Төньяк Осетия - Алания, Татарстан, Дагыстан, Саха (Якутия), Башкортстан, Коми, Кабарда-Балкар һәм Чуваш республикаларыннан, Санкт-Петербург шәһәреннән 17 лауреат киләсе турга узды. Конкурс финалистлары арасында Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Әфтах кызы Габдинова да бар.
Бүген катнашучылар сыйныф сәгате уздырачак, шуннан соң жюри йомгаклау сынавына-мастер-класс үткәрүгә рөхсәт бирүчеләрне игълан итәчәк.
Зилә Афтаховнага уңышлар телибез!

Яңа программаларның проектлары

Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары! Татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк эш программаларының проектлары Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына урнаштырылды. Проект дип куелган, чөнки хәзер РФ Туган телләр институтында экспертиза бара. Экспертиза узып, гомуми белем бирүнең федераль укыту-методик берләшмәсе раслаганнан соң, бу программалар үрнәк төп гомуми белем программалары реестрына (реестр примерных основных общеобразовательных программ) куелачак.
Бу программаларның проектын әлеге сылтама буенча министрлык сайтыннан табарга була.

https://mon.tatarstan.ru/proekti-primernih-rabochih-programm.htm

Укытучыга ярдәмгә

Хөрмәтле коллегалар! Сезнең үтенечегезне исәпкә алып, Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре йортында 2022 нче елның 5 маенда үткәрелгән семинарда чыгыш ясаган презентацияне урнаштырам. Эшегездә куллана аласыз. Сорауларыгыз булса, миңа мөрәҗәгать итегез.

Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе

 Мастер -класс

28-29 нчы мартта Вахитов районының 27 нче гимназиясе базасында туган (рус, татар, чуваш, мари, удмурт, эрзя, мокшы) тел укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе үткәрелде. Конкурска Россиянең 11 төбәгеннән туган тел укытучылары килде. Конкурсның читтән торып үткәрелә торган этабында бәйгедә катнашучыларның интернет ресурсларына, методик портфолиоларына бәя бирелде. Гимназиядә алар мастер-класс күрсәттеләр, сыйныфтан тыш эшчәнлекне оештыруга юнәлтелгән проект якладылар.
Конкурста Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы Гран прига лаек булды, Казан шәһәре Яңа Савин районы 23 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Корбанова Лилия Илдар кызы җиңүче, Яңа Савин районы М.Р.Әхмәтшин исемендәге 113 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы һәм Идел буе районы 83 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова-Иманкулова Гөлчирә Рөстәм кызы лауреат булдылар.

Дәрес өчен 45 уен методик кулланмасы

Screenshot_20220114-004002_Instagram

Китапта татар теле дәресләрендә куллана алырлык 45 уен тәкъдим ителде.
Дәресләрне үтемле, кызыклы итүдә уен технологиясе үзенчәлекле урын алып тора. Уен аша үтелгән тема да тизрәк үзләштерелә, истә кала. Уен - балалык чорының мөһим бер өлеше, шуның белән бергә балага уенны оештыра һәм уйный да белү кирәк.
https://tatar-inform.tatar/news/science/27-12-2021/unber-litsee-tatar-te...

Татар теле укытучылары семинары. Тәҗрибә уртаклашу.

png

Казан мэриясы һәм казан мәгариф идарәсе оештырган “Татар теле укытуды заманча һәм нәтиҗәле ысуллар” дип исемләнгән семинарны ачып җибәрүем үзе олуг тәҗрибә. Укытучылар өчен ачык дәрес күрсәтелде, хәрәкәтле һәм милли, сүз, сөйләм коруга, бәйләнешле сөйләм төзүгә юнәлдерелгән уеннар кулланылды.
"...Әдипнең биографиясе белән таныштырганда, экранга Фатих Әмирхан фотосы янәшәсендә Габдулла Тукайныкы да чыкты. Ике шәхеснең дә туган еллары язылган иде (1886 ел). Педагог аларның яшьтәш тә, иң якын дуслар да, бөек язучылар да булганына басым ясады. Габдулла Тукай аркылы Фатих Әмирханны өйрәтү укытучының отышлы алымы булды, чөнки Тукайны балалар мәктәпкә кергәнче үк белә..." https://intertat.tatar/news/science/03-11-2021/zamancha-d-res-yaki-b-ek-...

Тәҗрибә юлым

IMG_20170421_183414_201 (2)

Сахраларда ялгыз йөргән чакта
Җилләр исеп чәчне тарата.
Бәхет бит ул, дуслар, шуны онытмагыз,
Ул саф йөрәкләрне ярата.
Мин кечкенәдән мөгаллимлек эшенә мөккибән идем. Укытучыларны шулкадәр сөя идем, җырлардан сүзләр өзеп җырлый идем: “Сез иң галим кеше икәнсез!”... Үз эченә әхлаки кыйммәт, миллилек, рухи камиллек, эчкерсез дөньяны сыйдырган Мөгаллим! Гүзәл син, күзләреңдә алга өндәүче, илһам һәм нур өстәүче яктылык синең! Син һәр укучыңда шәхес танучы олуг, даһи инсан!
Хыялым - һәр укучымны күзләрендә нур, күңел түрләрендә татар теле дигән бай тел барын тойган, үз юлларын табып, куанып яшәгән шәхесләр итеп күрәсем килә!
Һөнәри юлымнан дөнья буйлап атлыйм. Америка, Канада, Ауропа (Алмания) җирләренә аяк басып, туган телне укыту миңа олуг тәҗрибә бирде! Һәр укытучымны тирән ихтирам белән олылыйм, тәрбиям өчен буыным, Әти-әни, Әби-бабама чиксез рәхмәт, мине укытучы иткән һәр укучыма рәхмәтлемен! Үземнең һәр җирдә үз туган телемдә сөйләшүем һәм телемнең бихисап күп телләр белән аралашу өчен капка булып торуына бәхетлемен!

Габдуллаҗан Гөлфия Илнур кызының шәхси сайты

1

Хөрмәтле кунаклар. Әлеге сайтта булган мәгълүмат, файдалы сылтамалар, дәрес өчен кулланмалар, эш тәҗрибәсе белән бүлешү Сезгә илһам, эшегезгә җиңеллек, яңа фикерләргә юл ачар дип теләп калам! https://mogallima.jimdofree.com/

Ихтирам итеп,
Гөлфия.

Интернет - ресурс

 З.Ә.

Добро пожаловать на мой сайт! http://gabdinovazilya.tilda.ws/

Представленная информация на моем сайте будет интересна и полезна не только учителям татарского языка, но и ученикам и их родителям. Данный сайт создан с целью поделиться своим опытом, методическими наработками, помочь в изучении татарского языка. На страницах данного сайта вы можете найти видеоуроки, видеоигры, различные тренажеры, игры для использования на уроках, презентации, методические разработки, аудиокниги, КИМы, разработки контрольных работ, тексты диктантов, материалы для подготовки к олимпиаде, научно-исследовательские работы и другие полезные материалы.

"Укытучы!" - горур яңгырый

jpg

Тәүлекнең хәерле минутлары булсын, хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Мин, Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы, Казан шәһәре Идел буе районы «114 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 1 категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.

Укытучы һөнәрен сайлавыма да шактый вакыт үтеп киткән. Еллар бер-бер артлы агалар да агалар. Тормыш китабым калыная, тәҗрибәм авырая, саллылана. Һәр үткән көн тормышымда үзенә генә хас бер эз калдырып, мәңгегә,  кире кайтмаска, вакыт чоңгылына тәгәри. Күпме эшләр эшләнелде, күпме укучыларга туган тел бизәкләре җиткерелде, ике юл чатында калган күпме бала, ана телендә әйтелгән киңәшләргә колак салып, дөрес юлны сайлады. Күбесенә ярдәмем тигәндер. Чөнки һәр көнемне милләтемнең асыл телен йөрткән укучыларыма туган телебез- татар телен өйрәтү белән беррәттән,  татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның инсафлы, тәрбияле булуын ассызыклап үткәрәм. Бу юл катлаулы, ләкин нәтиҗәле. Авыр, ләкин мавыктыргыч. Мәшәкатьле, ләкин күңелле.