SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

“ Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы ” Бөтенроссия конкурсы йомгаклары

 Шагараевой

24 нче мартта “Әкият” курчак театрында “ Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсның йомгаклау этабында Шагараева Алинә Илсур кызы (Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиясе), Батырова Зилә Зөфәр кызы (Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия), Зиннәтуллина Лилия Фәнис кызы (Киров районының 188 нче күп профильле лицее), Әгъзамова Алиса Хәбир кызы (Совет районының М.И. Мәхмүтов исемендәге аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 184 нче урта гомуми белем мәктәбе), Мозаффаров Рамил Мөдәррис улы (Совет районының 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе), Җәләева Гөлүзә Азат кызы (Вахитов районының Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе) катнашты.
Конкурсантлар йомгаклау этабында медиавизиткаларын тәкъдим иттеләр, дәрес, сыйныф сәгате уздырдылар, методик остаханә, мастер-класс күрсәттеләр. Конкурсантларыбыз бу этапта уңышлы чыгыш ясадылар.
“ Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсында Шагараева Алинә Илсур кызы (Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиясе) 1 урынга лаек булды. Ул Карачай-Черкес республикасында уздырылачак “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” Бөтенроссия конкурсында катнашачак. Батырова Зилә Зөфәр кызы (Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия), Зиннәтуллина Лилия Фәнис кызы (Киров районының 188 нче күп профильле лицее), Әгъзамова Алиса Хәбир кызы (Совет районының М.И. Мәхмүтов исемендәге аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 184 нче урта гомуми белем мәктәбе), Мозаффаров Рамил Мөдәррис улы (Совет районының 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе), Җәләева Гөлүзә Азат кызы (Вахитов районының Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе) төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.
Конкурсантларны уңышлары белән котлыйбыз.