
Татар мәктәбе директорлары тәҗрибә уртаклаша
2024 нче елның 21 нче ноябрендә Идел буе районы 18 нче татар гимназиясе базасында татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган белем бирү оешмалары директорларының семинары булды. Ул хәзерге заман шартларында милли мәктәпләрнең эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләренә багышланган иде.
Семинарда катнашучыларны гимназия директоры Г,А.Фәсхетдинова 18 нче гимназиянең үсеш концепциясе белән таныштырды. Ул гимназиядә гамәлгә куелган төрле проектлар, аларның нәтиҗәләре турында сөйләде. Директорларга сыйныфтан тыш эшчәнлекнең төрле формалары белән танышырга мөмкинлек тудырылды. Семинарда катнашучылар алдында Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары А.Н.Биктова, мәгариф идарәсе эксперты Р.Ә.Баһавиева чыгыш ясадылар. Алар милли мәгариф өлкәсендәге шәһәр проектлары белән таныштырдылар, бу юнәлештәге эшләнәсе эшләргә, бурычларга тукталдылар. Семинарда “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Г.Р.Закирова, баш мөхәррир урынбасары Ф.Р.Нурмөхәммәтов журналның эшчәнлеге, мәктәпләр белән үзара хезмәттәшлек, укытучыларның һөнәри осталыкларын күтәрүдәге роле турында сөйләделәр. Семинарда “Риваять” төркеме җитәкчесе Руслан Габитов чыгыш ясады. Ул сыйныфташ тыш эшчәнлекне оештырганда “Риваять” төркеменең мөмкинлекләре турында сөйләде, мәктәпләр белән булдырылган аерым проектларны бәян итте.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын билгеләп үттеләр.
- Зиннатуллин Раиф Каримуллович's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев