Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм республика мәктәпләрендә тел һәм әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган телгә, тарихка кызыксыну уяту максатыннан гомуми белем оешмалары укучылары өчен Россия Федерациясе халыклары телләрендә VII төбәкара фәнни-гамәли укулар үткәрелде. Укулар Совет районы 180 нче күппрофильле полилингваль гимназия базасында онлайн форматында уздырылды.
Конференциядә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чуваш республикаларыннан, Мәскәү, Белгород, Ульяновск, Оренбург, Астрахань, Сверловск, Самара, Төмән өлкәләре, Пермь крае мәктәпләре укучылары, педагоглары катнашты.
Конференция барышында укучылар фәнни-эзләнү эшләрен рус, татар, чуваш, башкорт, удмурт, мари, эрзя телләрендә якладылар.
Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, күрше республикаларның фәнни оешмалары галимнәре, укытучылар, хакимият органнары, Татарстан Республикасы Халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни автономия вәкилләреннән торган жюри, һәрбер чыгышны игътибар белән тыңлап, үз бәясен бирде.