SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Укытуда массакүләм матбугат чараларын куллану

 3 гимназия 8

1 нче декабрь көнне Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Балалар иҗат үзәгендә “Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр матбугатын куллану” темасына IV Бөтенроссия конференциясе үткәрелде.
Конференцияне Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Совет районы мәгариф бүлеге, Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге оештырды.
Конференция эшендә Россия төбәкләре, шул исәптән Татарстан мәктәпләрендә эшләүче укытучылар, югары уку йортлары галимнәре, студентлар, мәктәп укучылары катнашты.
Пленар утырышта Казан федераль университеты профессоры, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, дәреслекләр авторы Х.Й.Миңнегулов, Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институты Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, дәреслекләр авторы, профессор В.З. Гарифуллин, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе доценты Р.Л.Зәйни, шул ук институттан филология фәннәре кандидатлары А.З.Мөбәрәкҗанова, Р.М.Галиева, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Э.Ф.Мозаффарова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин, Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Г.Г.Миңнекәева, Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгенең милли белем һәм тәрбия бирү бүлеге мөдире Л.М.Антонова, Казан шәһәре Совет районы 11 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.М.Хафизова, Арча шәһәре Балалар иҗат сарае методисты З.М.Зарипова, “Теләче” газетасы корреспонденты Ф.Н.Нигъмәтҗанов чыгыш ясадылар. Конференциядә катнашучылар 6 секциягә бүленеп эшләделәр. Конференциянең 5 секциясендә укытучылар төрле темаларга чыгыш ясасалар, ә “Журналистикада беренче адымнар» секциясендә мәктәп укучылары мәкалә, репортаж, эссе, реклама, интервью юнәлешләре буенча үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
Конференция җиңүчеләренә дипломнар бирелде, иң яхшы эшләр җыентыкка кертелде.