SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Туган телләрдә тикшеренү укулары

IMG_0943

Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм республика мәктәпләрендә тел һәм әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган телгә, тарихка кызыксыну уяту максатыннан гомуми белем оешмалары укучылары өчен Россия Федерациясе халыклары телләрендә VII төбәкара фәнни-гамәли укулар үткәрелде. Укулар Совет районы 180 нче күппрофильле полилингваль гимназия базасында онлайн форматында уздырылды.
Конференциядә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чуваш республикаларыннан, Мәскәү, Белгород, Ульяновск, Оренбург, Астрахань, Сверловск, Самара, Төмән өлкәләре, Пермь крае мәктәпләре укучылары, педагоглары катнашты.
Конференция барышында укучылар фәнни-эзләнү эшләрен рус, татар, чуваш, башкорт, удмурт, мари, эрзя телләрендә якладылар.
Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, күрше республикаларның фәнни оешмалары галимнәре, укытучылар, хакимият органнары, Татарстан Республикасы Халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни автономия вәкилләреннән торган жюри, һәрбер чыгышны игътибар белән тыңлап, үз бәясен бирде.
Конференциядә 200 нән якын укучы һәм укытучы катнашты. Укучыларның 41 е төрле номинацияләрдә җиңү яулады.
Конференциядә Казан мәктәпләре укучылары да актив катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Түбәндәге укучылар конференциянең җиңүчеләре һәм призерлары булдылар: Яңа Савин районы 155 нче гимназиядән Хәмидуллин Җәлил (җитәкчесе – Усманова Ф.М., рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Совет районы 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиядән Сафиуллина Азалия (җитәкчесе - Шәрипова Д.М., рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Хәсбиуллина Диана (җитәкчесе - Мостафина Ф.Х., рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Фазлыева Зиля (җитәкчеләре - Ибраһимова Н.М., Вәлиева И.Х., татар теле һәм әдәбияты укытучылары), Яңа Савин районы 170 нче урта гомуми белем мәктәбеннән Рәхимҗанов Азат (җитәкчеләре - Шәмиева Э.М., Гарипова И.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучылары), Идел буе районы 10 нчы урта гомуми белем мәктәбеннән Хәсәншина Лиана (җитәкчесе - Хафизова М.М., татар теле һәм әдәбияты укытучысы), Яңа Савин районы “Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл” күптелле мәгариф комплексыннан Сафиуллина Азалия (җитәкчесе - Әһлетдинова Л.Ф, татар теле һәм әдәбияты укытучысы), Авиатөзелеш районы 37 нче гимназиядән Мөхәммәтшина Диләрә (җитәкчеләре - Әхмәтшина З.В., Фәхретдинова А.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучылары), Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиядән Тимуршина Алина (җитәкчесе -Абдуллина Р.Ә.,татар теле һәм әдәбияты укытучысы).
Конференциянең төп этабына үткән барлык катнашучыларга диплом тапшырылды. Жиңүче урыннарга лаек булган укучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Укучыларның иң яхшы эшләре җыентыкка кертелде.