SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Зиннатуллин Раиф Каримуллович

Яңа программаларның проектлары

Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары! Татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк эш программаларының проектлары Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына урнаштырылды. Проект дип куелган, чөнки хәзер РФ Туган телләр институтында экспертиза бара. Экспертиза узып, гомуми белем бирүнең федераль укыту-методик берләшмәсе раслаганнан соң, бу программалар үрнәк төп гомуми белем программалары реестрына (реестр примерных основных общеобразовательных программ) куелачак.
Бу программаларның проектын әлеге сылтама буенча министрлык сайтыннан табарга була.

https://mon.tatarstan.ru/proekti-primernih-rabochih-programm.htm

Укытучыга ярдәмгә

Хөрмәтле коллегалар! Сезнең үтенечегезне исәпкә алып, Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре йортында 2022 нче елның 5 маенда үткәрелгән семинарда чыгыш ясаган презентацияне урнаштырам. Эшегездә куллана аласыз. Сорауларыгыз булса, миңа мөрәҗәгать итегез.

Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе

 Мастер -класс

28-29 нчы мартта Вахитов районының 27 нче гимназиясе базасында туган (рус, татар, чуваш, мари, удмурт, эрзя, мокшы) тел укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе үткәрелде. Конкурска Россиянең 11 төбәгеннән туган тел укытучылары килде. Конкурсның читтән торып үткәрелә торган этабында бәйгедә катнашучыларның интернет ресурсларына, методик портфолиоларына бәя бирелде. Гимназиядә алар мастер-класс күрсәттеләр, сыйныфтан тыш эшчәнлекне оештыруга юнәлтелгән проект якладылар.
Конкурста Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы Гран прига лаек булды, Казан шәһәре Яңа Савин районы 23 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Корбанова Лилия Илдар кызы җиңүче, Яңа Савин районы М.Р.Әхмәтшин исемендәге 113 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы һәм Идел буе районы 83 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова-Иманкулова Гөлчирә Рөстәм кызы лауреат булдылар.

Юбиляр язучылар

Хөрмәтле коллегалар! 2021 нче елдагы һәм 2022 нче елның гыйнвар-май айларындагы юбиляр язучылар турында мәгълүмат урнаштырам.Октябрь аенда мәктәпләрдә әдәби мәйданчыклар (литературный дворик) уза.Аларны үткәргәндә бу язучыларның да иҗатларын исәпкә алсагыз иде

Татар теле һәм татар әдәбиятын укыту программалары

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан башлангыч, төп һәм урта (тулы) гомуми белем мәктәпләрендә татар телен һәм татар әдәбиятын укытуның үрнәк программалары төзелде. Бу программалар 2020 -2021 нче уку елында федераль реестрга кертелде ( Гомуми белем бирү буенча федераль укыту-методик берләшмәсе карарлары: 2020 елның 17 сентябре, 3/20 нче беркетмә); 2021 елның 1 июле, 2/21 нче беркетмә).
Аларны файдалану өчен урнаштырам. Федераль реестрга кертелгән башка программаларны да кулланырга була.

Яңа федераль дәүләт белем стандартлары

2022 нче елның 1 нче сентябреннән башлангыч гомуми белем бирү һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартлары гамәлгә керәчәк. Быелгы уку елында аны апробация формасында кайбер гомуми белем бирү оешмалары куллана башлый. Сезгә танышу һәм куллану өчен бу документларны тәкъдим итәм.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты

IMG_3451

26-28 нче гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2021» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Идел буе районының 16 нчы гимназия базасында үзара көч сынашуларын дәвам итте.

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе

IMG_2988 (2)

Казан шәһәре мәгариф идарәсендә «Казан шәһәре ел укытучысы-2021» бәйгесенең «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә көч сынашачак укытучылар өчен семинар үткәрелде.

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕН ҮТКƏРҮ ѲЧЕН МЕТОДИК КҮРСƏТМƏЛƏР

Хөрмәтле коллегалар! Яңа ел алдыннан белем бирү оешмаларына 5 нчы сыйныфлар өчен "Татарча да яхшы бел" уку әсбабы җибәрелде. Уку әсбабының авторы Р.Р.Нигъмәтуллина тарафыннан әзерләнгән методик күрсәтмәләрне тәкъдим итәм. Бу әсбапны башлангыч сыйныфларда Мещерякова В.Н. системасы белән укыткан татар теле укытучылары да куллана алалар.

Төрле фәннәрдән төбәкара олипмпиадалар

Казан федераль университеты 21 фәннән, шул исәптән татар теленнән (9-11 нче сыйныф укучылары өчен), регионара олимпиада уздыра.
Олимпиадаларда катнашу бушлай. Олимпиада ике этапта узырыла.
Сайлап алу этабы, читтән торып уку технологияләрен кулланып, 2020 елның 1ноябреннән 1декабренә кадәр үткәрелә (теркәлү һәм тест узу "Буду студентом" сайтында https://abiturient.kpfu.ru).
Йомгаклау этабы 2021 елның 13 гыйварыннан 8 февраленә кадәр (дистанцион технологияләр кулланып) узачак. Сайлап алу этабында катнашучыларның барысы да катнашулары турында электрон формада сертификатлар алачак.
Сайлап алу этабында җиңүчеләр һәм призерлар (һәр профиль буенча катнашучылар гомуми санының 45 % кадәр) йомгаклау этабына чакырылачак.
КФУның кабул итү комиссиясе карары нигезендә 11 нче сыйныф укучылары арасыннан регионара фән олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары КФУ га укырга кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә балл алачаклар (җиңүчеләр – 5 балл, призерлар – 3 балл).
Йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары Казан федераль университетының электрон рәвешле дипломнарын, ә аларны әзерләүче укытучылар Казан федераль университеты грамоталары алачак.