SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Зиннатуллин Раиф Каримуллович

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына!

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы порталында татар теле һәм татар әдәбиятыннан 2020 нче елгы олимпиада биремнәре урнаштырылды (https://mon.tatarstan.ru/деятельность/общее образование/ национальное образование/олимпиада.”
“Методическая копилка” бүлегендә “Мәктәп сәхнәсе. Пьесалар, сценарийлар җыентыгы”, “Патриотическое воспитание” бүлегендә русча үткәрелә торган чаралар сценарийлары бар.
Эшегездә файдалана аласыз.

Дәрес эшкәртмәләре

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре урнаштырылды. Аны түбәндәге сылтама белән табарга мөмкин: https://mon.tatarstan.ru/деятельность/общее образование/национальное образование/методическая копилка/.

Видеоматериалы. Разработки уроков по родному (татарскому) языку и родной (татарской) литературе учителей общеобразовательных организаций РТ
Разработки уроков для русскоязычных подгрупп
Разработки уроков для татарских подгрупп
Разработки уроков для школ с родным языком обучения

Уңышлар сезгә!

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына!

Хөрмәтле коллегалар!
Татар теленнән татар мәктәпләре, татар төркемнәре өчен төзелгән яңа программалар ФГОС/ реестрының ( https://fgosreestr.ru/ ) “основные образовательные программы в части учебных предметов,курсов, дисциплин (модулей)” бүлегенә кертелгән. Бу программалар гомуми белем бирү буенча федераль укыту-методик берләшмәсе тарафыннан хупланган (17.09.2020 ел, № 3/20). Шулай ук 2017, 2018 нче елларда реестрга кертелгән татар теле һәм татар әдәбияты программалары да гамәлдә кала.

Татар теле һәм татар әдәбиятын укыту программаларының проекты турында

Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының порталында татар телен һәм татар әдәбиятын укыту программаларының проекты урнаштырылды (https://mon.tatarstan.ru/деятельность/общее образование/ национальное образование/ рабочие программы по татарскому языку и литературе/. Программалар белән минем блогымда да танышырга мөмкин. Тәкъдимнәрегезне министрлыкның милли мәгариф бүлегенә яки бу адреска җибәрә аласыз raif.2014@mail.ru .

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен сылтамалар

Хөрмәтле коллегалар! Сезнең игътибарыгызга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе әзерләгән һәм укытучыларга татар телен өйрәткәндә кулланырга мөмкин булган сайтларның сылтамаларын тәкъдим итәм. Шулай ук "Казанский образовательный портал"да урнаштырылган "Дистанционное образование" һәм "Казанские учителя в онлайн" бүлекләрендәге материалларны да кулланырга киңәш итәм.

«Ана теле» онлайн мәктәбе http://anatele.ef.com.
Детская мультимедийная библиотека «Бала рф»: http://бала.рф/
Мәктәп электрон библиотекасы: http://tatarile.tatar/
Татар мәгарифе порталы: http://belem.ru/
Образовательный ресурс: http://tatarschool.ru/
Татар телен өйрәнәбез: https://vk.com/tatarbelem
Әйдә онлайн (татар теленә өйрәнү дәресләре): https://www.azatliq.org/eyde
Базовый курс татарского языка (татар теле баскычлары): https://www.tatartele.com/
Татар телен өйрәнүчеләр өчен сайт: http://tatar.com.ru/index.php
Методические материалы, учебники, словари, переводчики и разговорники. Всё для изучения татарского языка! http://tugan-tel.com/
Гыйлем: https://vk.com/gylem

Дистанцион белем бирүне оештыру

Дистанцион белем бирүне нәтиҗәле оештыру өчен, укытучыга кирәкле беренче әйбер - укучылар белән элемтә. Гамәлдә иң киң таралган элемтә каналы - электрон почта. Аны төп элемтә каналы буларак кулланырга мөмкинлек биргән бөтен нәрсә диярлек файдалана. Укытучыга барлык укучыларның E-mail адресын җыярга һәм шул рәвешле алар белән кирәкле уку мәгълүматын алмашырга кирәк. Электрон почта ярдәмендә укытучы өй эшләрен бирә, аларны фото рәвешендә тикшерергә кабул итә, кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль өйрәнүгә җибәрә ала.
Дистанцион белем бирүне оештыру өчен E-mail дан тыш, элемтәнең төп каналы буларак, элемтәнең башка чараларын да кулланырга мөмкин. Мисал өчен, Viber, Whatsapp кебек мессенжерларның мобиль кушымталары. Аларда онлайн-чатын оештырырга мөмкин, анда укучылар төркемен дә өстәргә мөмкин. Месседжерларның төп өстенлеге - укучылар белән оператив элемтә һәм мобильлек. Шулай ук скайп элемтәсенең компьютерда да да, мобиль җайланмада да кулланырга мөмкин булган альтернатив каналын да кулланырга мөмкин.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына грант бирү турында

Хөрмәтле коллегалар! Сезнең игътибарыгызга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 6 нчы апрелендә кабул ителгән “Татар теле һәм әдәбиятыннан республика һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр, призерлар әзерләгән укытучыларга грант бирү” турындагы 510 нчы боерыгын һәм нигезләмәсен урнаштырам.

Татар телен һәм әдәбиятын дистанцион формада укыту

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың төрле районнарында эшләүче милли мәгариф өчен җаваплы методистлар катнашында zoom платформасы аша видеоконференция уздырды. Ул татар телен һәм әдәбиятын дистанцион формада укытуга багышланды.
Конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары И.Г.Һадиуллин, министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Л.М. Әхмәтҗанова әлеге проблемага багышлап чыгыш ясадылар.

Цифрлы белем бирү ресурслары

Хөрмәтле коллегалар! Сезнең игътибарыгызга цифрлы белем бирү ресурсларын тәкъдим итәм. Аларны үзегезнең эшегездә һәм балалар белән эшләгәндә куллана аласыз. Әлеге ресурсларның тупланмасын Совет районы милли мәгариф методисты Л.З.Бикмөхәммәтова эшләде.

Укытучылар тәҗрибә уртаклаша

20190314_135128

Казан шәһәре Вахитов районының 28 нче гимназиясе базасында “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар телен өйрәтү технологиясен куллану“ дигән темага семинар - практикум уздырылды. Семинарга рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылды.
Федераль дәүләт белем стандартлары һәм педагог стандарты таләпләреннән чыгып, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри осталыгын камилләштерүне оештыру тәҗрибәсе белән гимназия директорының милли мәгариф эшләре буенча урынбасары А.Р.Гыйльманшина уртаклашты.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Заман укытучысына – заманча технологияләр дигән”шәһәркүләм проектта актив катнашалар. Семинарда катнашучылар татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәрифуллина Р.З., Габбасова Л.Җ., Лотфуллина Р.Ә. тарафыннан 1, 3, 4 нче сыйныфларда үткәрелгән дәресләрдә булдылар. Дәресләрдә сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар телен өйрәтү технологиясен куллану, яңа “Сәлам” укыту-методик комплектлар белән эшләү тәҗрибәсен күрергә мөмкинлек тудырылды. Балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды, укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре беленде.