SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Зиннатуллин Раиф Каримуллович

Директор урынбасарлары тәҗрибә уртаклаша

 сем сш 171 3

Казан шәһәре Совет районы 171 нче урта гомуми белем мәктәбендә белем бирү оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары өчен семинар узды. Ул “Педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү чарасы буларак директор урынбасарының идарә итү лабораториясе” темасына багышланды. Семинар эшендә шәһәрнең 137 мөдир урынбасары катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты, семинарның максаты белән таныштырды.

Татар телендә белем бирүче фән укытучыларынын методик берләшмәсе утырышы

DSC03278

Казан шәһәре мәгариф идарәсендә татар телендә белем бирүче фән укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул, Казан шәһәре мәгариф идарәсе боерыгы белән расланган, татар телендә белем бирүче фән укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе составы белән таныштырды. Берләшмәгә төрле грантларда җиңү яулаган, укыту-тәрбия өлкәсендә уңышларга ирешкән тәҗрибәле укытучылар керде.
Берләшмәнең беренче утырышында яңалык һәм инновация, инновациянең типлары һәм төрләре, инновацион эшчәнлекне проектлаштыру технологиясе мәсьәләләре каралды. Берләшмә әгъзалары эш дәфтәрләрендә бу юнәлештәге хокукый-норматив документларны билгеләделәр, мәгарифнең төрле өлкәсендәге инновацияләрен ачыкладылар, методик теманы тормышка ашыруның технологик картасын төзеделәр. Зиннәтуллин Р.К. үз чыгышында белем бирүдәге инновацияләргә тукталды, глоссарийларга аңлатма бирде.

Мәгариф оешмасының белем бирү программасын төзүгә тәкъдимнәр

Хөрмәтле коллегалар!
Милли мәгариф оешмаларына ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 147 нче санлы (22.07.2017) методик хат җибәрде. Анда мәгариф оешмасының белем бирү программасын төзү буенча тәкъдимнәр бирелгән.

Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе

Хөрмәтле коллегалар! Сезнең игътибарга татар теле һәм татар әдәбиятын укыту концепциясенең расланган вариантын тәкъдим итәм.Татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларның мәктәп методик берләшмәләрендә документ белән танышып чыгуыгызны сорыйм.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе утырышы

DSC03207

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе составы белән таныштырды.
Берләшмәнең беренче утырышында яңалык һәм инновация, инновациянең типлары һәм төрләре, инновацион эшчәнлекне проектлаштыру технологиясе мәсьәләләре каралды. Берләшмә әгъзалары эш дәфтәрләрендә бу юнәлештәге хокукый-норматив документларны билгеләделәр, мәгарифнең төрле өлкәсендәге инновацияләрен ачыкладылар, методик теманы тормышка ашыруның технологик картасын төзеделәр. Зиннәтуллин Р.К. үз чыгышында белем бирүдәге инновацияләргә тукталды, глоссарийларга аңлатма бирде.
Утырышта шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин “2030 нчы елга Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе” н тормышка ашыруда башкарылган эшләргә анализ ясады.Чыгышта милли мәгариф системасы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, белем эчтәлеген камилләштерү, фәнни-методик ярдәм күрсәтүне арттыру мәсьәләләре яктыртылды. Анализ республика күрсәткечләре белән чагыштырып бирелде.

Федераль реестрга кертелгән нәшриятлар

Хөрмәтле коллегалар! Федераль реестрга кертелгән нәшриятлар исемлеген тәкъдим итәм. Бу нәшриятлар чыгарган уку-укыту әсбапларын укыту-тәрбия эшендә куллана аласыз. Исегезгә төшерәм: укытканда Федераль исемлеккә кертелгән дәреслекләрне һәм Федераль реестрдагы нәшриятлар чыгарган уку әсбапларын кулланырга ярый.

Расланган үрнәк эш программалары

Хөрмәтле коллегалар! Татар теле һәм татар әдәбиятыннан үрнәк эш программаларын тәкъдим итәм. Бу программалар гомуми белем бирү буенча федераль укыту-методик берләшмәсе тарафыннан расланып (Беркетмә номеры 2/17, 16.05.2017), федераль исемлеккә кертелде. Бу программалар стандартлар урынына кулланыла торган белем бирүнең минималь эчтәлеген тәшкил итә. Алар рус телендә, татарча вариантларының элекккесен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан таба аласыз. Ләкин русча һәм татарча вариантларны чагыштырыгыз, үзгәрешләр бар. Программалар түбәндәгечә:
1. Примерная рабочая программа учебного предмета «Татарская литература» для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (1 – 11 классы)
2. Примерная рабочая программа учебного предмета «Родной (татарский) язык» для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (1-4 классы)
3. Примерная рабочая программа учебного предмета «Родной (татарский) язык» для общеобразовательных организаций с обучением на русском языке (1-11 классы)

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе утырышы

DSC00974

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул “Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе” проектын тикшерүгә багышланган иде. Зиннәтуллин Р.К. концепцияләрнең кыскача эчтәлеге, максатлары, бурычлары белән таныштырып үтте. Чыгыш ясаучы Концепция проектларын төзегән Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты галимнәренең зур хезмәт куюларын билгеләп үтте.Ләкин концепция проектларының кайбер бүлекләрендә төгәл аңлашылып җитмәгән, яки ике төрле фикер тудыра торган урыннар булуын да ассызыклады.
Совет районы 141 нче урта гомуми белем мәктәбенең директор урынбасары, дәреслекләр авторы Фәизова Ф.С. концепция проектларына тирәнтен анализ ясады. Проектларга үзгәрешләр кертү максатыннан, тәкъдимнәрен бәян итте.

Татар әдәбияты исемлеге

Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү” турындагы 2016 нчы елның 6 нчы июлендә кабул ителгән 1325 нче боерыгын һәм шушы боерыкны тормышка ашыруның “юл” картасын үтәү максатыннан Татарстан Республикасы укыту-методик берләшмәсе гомуми белем бирү оешмаларында өйрәнү өчен татар әдәбияты (рус телендәге төркемнәрдән кала) исемлеген булдырды. Дөрес, әлеге исемлек тәкъдим итү характерында. Ул өч бүлектән тора: мәҗбүри өйрәнергә тиешле әсәрләр ( минимум), өстәмә әдәбият, класстан тыш уку өчен әдәбият. Укытучылар эш программалары төзегендә бу исемлектән файдалана алалар.

Фәнни-эзләнү укулары

IMG_3759

Ноябрь башында Казан шәһәре Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе планнары нигезендә һәм 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә тел, әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган телгә, тарихка кызыксыну уяту максатыннан гомуми белем оешмалары укучылары өчен Россия Федерациясе халыклары телләрендә III төбәкара фәнни-гамәли конференция һәм укулар үткәрелде. Агымдагы елда конференциядә катнашу өчен республикабыз районнары һәм Рәсәй төбәкләре укучыларыннан барлыгы 598 фәнни эш кабул ителде. Бу укуларда Татарстан Республикасы мәктәпләрендә белем алучылар белән беррәттән Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Мордва республикаларыннан, Ульяновск, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән укучылар катнашты.