2020 елның 22 декабрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен онлайн-семинар үткәрелде. Семинар эшендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Казан шәһәре методик берләшмәсе әгъзалары, республикабыз һәм Россия төбәкләре (Мәскәү, Пермь, Курган, Ульяновск, Саратов, Пенза, Оренбург, Кемерово, Марий Эл Республикасы һ.б.) мәктәпләренең кайбер укытучылары катнашты (100 педагог). Семинар “Татар теле предметының эчтәлеген камилләштерү шартларында инновацион алымнар” дигән темага багышланды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгарифне үстерү институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, тәҗрибәле укытучылар катнашында укыту программаларын, укыту-методик комплектларны камилләштерү буенча эш алып бара. Татар мәктәпләре, татар төркемнәре өчен татар теленнән яңа программалар төзелде. Шул программалар нигезендә башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләр, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең рус телле укучылар өчен “Сәлам” укыту-методик комплекты булдырылды.Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына төрле заманча укыту технологияләрен куллану мөмкинлеге дә артты. Бу үзгәрешләр семинар барышында яктыртылды.