SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Заманча технологияләргә өстенлек бирелә

IMG_1957

2020 елның 22 декабрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен онлайн-семинар үткәрелде. Семинар эшендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Казан шәһәре методик берләшмәсе әгъзалары, республикабыз һәм Россия төбәкләре (Мәскәү, Пермь, Курган, Ульяновск, Саратов, Пенза, Оренбург, Кемерово, Марий Эл Республикасы һ.б.) мәктәпләренең кайбер укытучылары катнашты (100 педагог). Семинар “Татар теле предметының эчтәлеген камилләштерү шартларында инновацион алымнар” дигән темага багышланды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгарифне үстерү институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, тәҗрибәле укытучылар катнашында укыту программаларын, укыту-методик комплектларны камилләштерү буенча эш алып бара. Татар мәктәпләре, татар төркемнәре өчен татар теленнән яңа программалар төзелде. Шул программалар нигезендә башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләр, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең рус телле укучылар өчен “Сәлам” укыту-методик комплекты булдырылды.Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына төрле заманча укыту технологияләрен куллану мөмкинлеге дә артты. Бу үзгәрешләр семинар барышында яктыртылды.
Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Р.Р. Шәмсетдинова, шул ук кафедра доценты, филология фәннәре кандидаты Л.Г. Гыйләҗева, Мәскәү районы Ф.Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясе директоры З.Ш. Нәгыймова, гимназиянең директор урынбасары М.Н.Вәлиева, әлеге гимназиянең укытучылары Р.М.Миңнехуҗина, М.Н.Шаһиәхмәтова, Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиясенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Г.Р.Гарипова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Алар чыгышларында татар телен дәүләт теле буларак укыту методикасының кайбер аспектларына, универсаль уку гамәлләрен формалаштыруда фасилитация һәм ингибиция феноменнары, яңа программалар һәм укыту-методик комплектларының үзенчәлекләренә, укытуда отышлы технологияләргә тукталдылар; туган (татар) теле дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларында коммуникатив һәм этномәдәни компетенцияләрен формалаштыру һәм "Сәлам" укыту-методик комплектын гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.