“2014-2022 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә тел һәм әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган телгә, тарихка кызыксыну уяту, укытучыларның тикшеренү компетенцияләрен, һөнәри осталыкларын камилләштерү максатыннан гомуми белем оешмалары укучылары, педагоглары өчен Россия Федерациясе халыклары телләрендә VI төбәкара фәнни-гамәли укулар һәм педагоглар өчен конференция үткәрелде. Ул быел Совет районы 180 нче күп профильле полилингваль гимназия базасында уздырылды.
Конференциядә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Мордва республикаларыннан, Мәскәү, Ярославль, Ульяновск, Оренбург, Астрахань, Сверловск, Самара өлкәләре мәктәпләре укучылары, педагоглары катнашты.
Конференция барышында укучылар фәнни-эзләнү эшләрен рус, татар, чуваш, башкорт, удмурт, мари, мокша, эрзя телләрендә якладылар.