SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Директор урынбасарлары семинар-киңәшмәсе

shapka-1024x614

ZOOM платформасында онлайт-форматта гомуми белем оешмалары җитәкчеләренең милли мәгариф буенча урынбасарлары семинар-киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә 100 директор урынбасары катнашты.
Семинар-киңәшмәдә Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары М.М.Фәттиев “Директор урынбасарлары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр” темасына чыгыш ясады. Ул милли мәгариф буенча директор урынбасарлары эшчәнлегенә анализ ясады, алар алдында торган бурычларга тукталды. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты З.И.Җамалетдинова гомуми белем оешмаларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру үзенчәлекләре турында сөйләде. Совет районы А.Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры урынбасары, эксперт М.Х.Хәмидуллина үзенең чыгышында мәгариф оешмаларында контроль-күзәтчелек мәсьәләләрен яктыртты, тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләр һәм аларны бетерү юлларын күрсәтте. Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин чыгышында татар телен һәм әдәбиятын укытуның норматив-хокукый базасына, гамәлдәге һәм яңа укыту программаларына, дәреслекләр, укыту әсбапларына тукталды.