SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Тел сагында - ир-егетләр

 1

2021 нче елның 11 нче мартында Казан шәһәре Совет районының 187 нче күп профильле лицей базасында “Тел сагында - ир-егетләр” педагогик уен –конкурсы үткәрелде. Анда Казан шәһәре һәр берләштерелгән районының ир-егетләреннән торган 4 җыелма команда катнашты.
Педагогик уен шәһәребездә үз эшчәнлеген алып бара торган гомуми
белем оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, ир-ат мөгаллимнәренең җәмәгатьчелек алдында профессиональ абруен күтәрү максаты белән Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылды.
Уен-конкурс Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Уенның беренче этабында һәр команда үзе турында презентация тәкъдим итте. Икенче этапта исә “Теле барның - иле бар” темасына 3 минутлык видеоролик күрсәтелде. Төрле халыкларның мәдәнияте буенча команда капитаннары өчен блиц-турнир уздырылды. Интеллектуаль этапта командалар туган телебезнең үсешенә багышланган сорау-биремнәргә җавап бирделәр. Соңгы этапта командалар татар классик язучыларының әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәр команда башта әсәрне тамашачыларга тәкъдим итте.
Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе белгечләреннән торган мәртәбе жюри Гран-прине Совет районы командасына бирде. 1 нче урынга Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының берләштерелгән командасы лаек булды. 2 нче урынны Вахитов һәм Идел буе районының берләштерелгән командасы һәм Киров һәм Мәскәү районнарының берләштерелгән командалары бүлеште.
Ярышны Совет районы Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгенең милли белем һәм тәрбия бүлеге мөдире Антонова Л.М. һәм “Лазер” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Гаязов Н.Р. алып барды. Уен концерт программасы белән үрелеп барылды. Танылган җырчы Алия Исрафилова (Мөбарәкҗанова), “Салават” җыр театры артисты Фәнил Галиуллин конкурста катнашучыларны һәм тамашачыларны матур җырлары белән сөендерделәр.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары М.М.Фаттиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Халиков, “Мәгариф” журналы баш мөхәррир урынбасары Р.Б.Фаизова (Исмәгыйлева), “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Г.Хәбибрахманова конкурста катнашучыларны сәламләделәр һәм үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Конкурста катнашучыларга Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, шулай ук спонсорларның бүләкләре бирелде.
Уенны уңышлы үткәрү өчен 187 нче күп профильле лицеенда барлык шартлар да тудырылган иде. Конкурсантлар лицей директоры Г.Г. Галиева һәм директор урынбасары Л.З.Бикмөхәммәтовага һәм башка оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.