Ноябрь башында Казан шәһәре Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе планнары нигезендә һәм 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә тел, әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган телгә, тарихка кызыксыну уяту максатыннан гомуми белем оешмалары укучылары өчен Россия Федерациясе халыклары телләрендә III төбәкара фәнни-гамәли конференция һәм укулар үткәрелде. Агымдагы елда конференциядә катнашу өчен республикабыз районнары һәм Рәсәй төбәкләре укучыларыннан барлыгы 598 фәнни эш кабул ителде. Бу укуларда Татарстан Республикасы мәктәпләрендә белем алучылар белән беррәттән Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Мордва республикаларыннан, Ульяновск, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән укучылар катнашты.