Киров районының 4 нче татар гимназиясендә гомуми белем оешмалары директорларының “Белемнең сыйфатын тәэмин итү факторы буларак нәтиҗәле идарә итү” темасына шәһәр семинары үткәрелде. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары И.Р. Һидиятов ачып җибәрде. Ул семинарның максатлары белән таныштырды.
Гимназия директоры И.А.Вахитова милли гимназия шартларында нәтиҗәле идарә итү ысуллары, чаралары белән таныштырды. Ул чыгышында бердәм коллектив туплау, ата-аналар, төрле оешмалар, иганәчеләр, гимназияне тәмамлаучылар белән тыгыз элемтә урнаштыру, аларны укыту-тәрбия эшенә тарту, укучыларның эшчәнлеген оештыру алымнарына, идарә итүдәге яңа проектларга тукталды.
Директор урынбасарлары Ф.Р. Шәйхразиева, Ф.Ш.Әхмәтҗанова педагогик кадрларның һөнәри осталыгын формалаштыру һәм үстерүдә идарә итү командасының зур роль уйнавын ассызыкладылар, педагогның һөнәри стандартын тормышка ашыру, профессиональ компетенцияне булдыруның төрле модельләрен бәян иттеләр, укучы шәхесенең һәрьяклап үсешен тәэмин итүче чараларны билгеләп үттеләр.