Гали разыйаллаһу ганһу әйтте: "Дөньяда гыйлем хисапсыз күптер, яхшырагын вә файдалырагын кабул ит", - диде. Һәрни китап кулыңа төшсә укы, яхшысы белән гамәл кыйл. Гыйлемнең ниһаяте юктыр, мең ел укысаң да, белмимнән башка булмассың, һаман гыйлемнән туймассың. Әристу әйтте: "Ниндәен хәерле вә файдалы нәрсә язарсың, гүзәл вә укырлык булсын, гүзәл хат белән яз. Вә ниндәен хәерле вә файдалы нәрсә өйрәнсәң, язарлык булсын, ягъни хифыз өйрәнгәнеңне онытма, күңелеңнән чыгарып тасниф кыйлырлык бул, каләм - сүзнең илчеседер, язу -кулның теледер. Әкълидис (Евклид) хәким димештер ки: "Хат вә язу-рухани һәндәсәдер (геометриядер) аләт җисмания (физик корал) зорур итте", - димештер. Язу язмак фәкыйрьләр янында малдыр, байлар янында җәмалдыр, олуглар янында кәмальдер.
Каюм Насыйри "Фәвакиһел җөләсә" . (Төзүчесе, гарәп графикасында сакланган текстларны гамәлдәге язуга күчерүче - Мәсгуд Гайнетдин)
Китап уку турында мәкальләр:
Китап-белем чишмәсе.
Китап галим-телсез мөгаллим.
Китапның белмәгәне юк.
Күп укыган күп белер.
Кояш җирне яктырта, уку кешене.
Уйламый уку-аңгыралык, укыганда икенчене уйлау-саңгыраулык.
Бер укыган кешегә ике укымаганны бирсәләр дә алучы юк.